16+

“Өчпочмакка дигән тәлинкәләрне яратып алалар”

Диләрә һәм Артур Шакировларның алтын кулларында балчык чып-чын сәнгать әсәренә әверелә.

“Өчпочмакка дигән тәлинкәләрне яратып алалар”

Диләрә һәм Артур Шакировларның алтын кулларында балчык чып-чын сәнгать әсәренә әверелә.

Кукмарада яшәүче Шакировларны районның иң беренче керамика осталары дип шикләнмичә әйтергә була. Диләрә дә, Артур да тумышлары белән Кукмарадан. Казанда һөнәр үзләштергәннән соң, туган якларына кайтып урнашканнар. Артур - интерьер дизайнеры, Диләрә - филолог. Моннан тыш аның этнодизайн юнәлеше буенча да белеме бар.

Артур Кукмарада яңа гына ачылган “Галактика” балалар иҗаты үзәгендә компьютер графикасы һәм рәсем сәнгатен укыта башлады. Соңрак үзәк директоры балчык эшләнмәләр ясау остаханәсе булдыру ниятен әйтеп, бездән шул дәресне алып баруыбызны сорады. Бу өлкәдә белемебез юк, әмма шулай да ризалаштык. Казанда махсус курсларда укыдык. Ул белем генә аз булып чыкты, керамика сәнгате турында мөстәкыйль рәвештә интернеттан, китаплардан да өйрәндек. Камиллекнең чиге юк. Без әле дә өйрәнәбез, күп укыйбыз, - ди Диләрә.

Моның белән генә чикләнеп калмыйча, Шакировлар үз остаханәләрен дә булдырган. Бүген алар балчыктан милли савыт-сабалар ясыйлар.
Без бу эшне башлаганда, модага этника темасы кергән иде. Керамик эшләнмәләр күп төрле: савыт-саба, сувенир продукция, бизәнгечләр һәм башкалар. Без исә савыт-сабалар эшләргә булдык. Башкалардан аермалы буларак, өчпочмак өчен шундый ук формада махсус тәлинкәләр ясыйбыз. Студент вакытта ресторанда эшләп алган идем. Шунда өчпочмакның гадәти тәлинкәгә салып бирелүен искә төшердем дә өчпочмак өчен махсус тәлинкә ясап карарга булдык. Хәзер нинди генә күргәзмә яки ярминкәгә барсак та, сатып алучыларның күзләре нәкъ менә шул тәлинкәләргә төшә. Иң күп сатылган эшләнмә дә шул. Бер ярты еллап элек шундый дүрт йөз тәлинкә ясап бирүебезне сорадылар. Без аны, үзебезнең дә гаҗәпләнүебезгә каршы, бер айда эшләп бирдек. Чәйнекләр дә ясыйбыз. Тик заказга гына, чөнки аны ясау өчен шактый вакыт кирәк, - ди Диләрә.

Төмәннән дә үзенчәлекле заказ алган булганнар. Интерьер өчен балчыктан Төмән ханлыгы урнашкан утраучыкның күчермәсен эшләгәннәр. 
Бу эш өч айга сузылды, иң зур заказ иде ул, ди Диләрә. 

Керамик эшләнмәләрнең техникасына килгәндә, кызыл һәм ак балчык кулланалар. Аны, борынгылар үрнәгенчә, сөт белән эшкәртәләр. Ахырдан зәйтүн мае белән балавыз кушылган катнашма белән ышкып чыгалар.

Кемдер балчык эшләнмәләрен глазурь белән каплый. Без аны кулланмыйбыз, буямыйбыз да, шуңа савыт-сабаларыбыз арзанрак та һәм экологик чиста да санала, чөнки алар фәкать балчыктан гына тора. Бу материал белән эшләүнең шул ягы да бар: балчык озак кибә һәм шуның белән заказларны да тиз генә өлгертеп булмый, - ди Артур.  

- Безнең эштә иң мөһиме балчыкның сыйфаты белән мичнең яхшы булуы, - дип сүзгә кушыла Диләрә. – Мондый эштә кул бик арыйдыр, диләр, яратып башкаргач, авырлыгы сизелми дә. 2017 елдан бирле күпме савыт-саба эшләп тә, бу шөгыль туйдырды дигәнебез юк. Бу эш рәхәтлек кенә бирә.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Красотаааа. Тоже хочу научиться.

    Мөһим

    loading