Менә биш-алты ел инде әнисе Фәриха апаның күзләре дөм сукыр. Ул кызы Гөлчирә карамагында.
Әни мин тиздән кайтам
Гөлчирәнең әнисе соңгы биш-алты елда гына биреште әле. Таза гәүдәле, бер эштән дә куркып тормас, сыер фермасын һәм анда эшләүчеләрне ду китереп торучы алдынгы савымчы иде ул заманында. Тик ничек кенә тырыш булса да, аңа кирәкле хезмәт хакын да, тиешле дәрәҗәсен дә бирүче булмады. Үзе дә даулап йөрмәде. Эшне ат кебек эшләде, салып бирүче булса, баш тартмады.
Ире Сәүбән белән матур гына яшәгәндә башка районнан мал табибы гаиләсе белән алар авылына күчеп килде. Дүрт баласы булган Фәрихага мал табибы Илдус та якынаеп китте. Көннәрнең берсендә Сәүбән алар хакында яман сүзләр ишетә башлады. Күзе белән күрмәсә дә, ирнең йөрәген корт кимерде. Әлбәттә, бу гайбәтләр гаиләдә эзсез генә узмады. Фәриха үзенең дүрт баласын ияртеп әнисе Фәймәттәйнең кечкенә генә йортына кайтмакчы иде. Олы улы тиздән армиягә китәчәген әйтеп әтисе өендә калды, икенче баласы – кызы көздән шәһәргә укырга китмәкче икән. Шулай итеп Фәриха улын һәм унике яшьлек Гөлчирәсен ияртеп әнисенә кайтты. Фәриха үз авылларындагы фермага эшкә урнашты. Балаларга ничек тә үзгәрешсез калды, чөнки алар яшәгән авылда мәктәп юк, барыбер бу авылга йөреп укыйлар иде.
– Фәриха апа, Гөлчирә суга кергән иде, таба алмыйбыз! Кире чыкмады, – дип фермага күрше кызы Гөлия атылып керде. Гөлчирәсе бүген иртәнге якта, әрәмәгә барабыз, аннан кызлар белән су коенабыз, дип әйткән иде шул. Фәриха саварга дип тышаулап куйган сыерын чишәргә дә онытып, малларга силос таратырга дип әзерләп куйган җигүле атны чаптырып фермадан Ык буена атылды.
Көн сүрелә башлаган, кичкә авышкан мәл иде. Ык буенда уйнаган бала-чага, Гөлчирәнең дуслары, тагын берничә авыл кешесе яр буенда басып тора. Берничә егет суга бер чума, бер калка... Фәриханың йөрәге чыгып китәрдәй булып тибә. Чаптырып барган атның арбасыннан сикереп үк төшкән Фәриха тигезлеген югалтып җиргә егыла. Башын күтәреп караган мизгелдә кызы Гөлчирәнең җансыз гәүдәсен күрше егете Ислам ярга чыгарып салды. Шуннан соң Фәриха бер ни дә хәтерләми. Бу көн һәм аннан алдагысы бер булып тоташып, томан эчендә калды. Гөлчирәне җирләп кайттылар.
– Хәерсезләр, бала башына кыландыгыз, – дип сөйләнеп ятагына ауды күршеләрен озатып калган Фәймә карчык.
Икенче, өченче көнне дә, бер атна буе да эштә күренмәгән Фәриханы ферма мөдире өеннән килеп алды. Фәриха бу көннәрнең кайгысын аракы белән юарга җайлап җибәргән иде инде. Эчә дә, йокларга ята. Төшендә Гөлчирәсен күрә. Имеш, ул исән-сау икән. “Әни мин тиздән кайтам, – диеп кулын суза да, көлә-көлә каядыр китеп югала. Фәриха күз яшьләренә батып уяна да, ишегалдына чыга. Анда печән чүмәләсе янына яшереп куйган шешәсен бушата һәм кире кереп караватка ава.
Фәриханың бу хәлен сиксән яше белән барган Фәймә карчык башта аңламады. Аңлап алу белән куркуга калды. Бөтенләй эчүгә сабышса, нишләр ул? Сәүбән кияү дә кире кайтып алып китмәс. Ул әле кызы белән киявенең яңадан бергә яшәп китүләренә өмет итә иде. Ни дисәң дә, ир белән хатынны исән калган уртак балалары бәйләп тора.
Фәриха кич белән кайтып чәй эчәргә утырды. Фәймә карчык өендә бар булган тәм-томны кызы каршына өстәлгә тезде. Ана белән кыз арасында авыр тынлык урнашты.
– Кызым, инде буласы булды, бала кайгылары да кичерергә язган икән безгә, – дип сүз башлады Фәймә карчык. – Кайгыңны аракы белән юасың икән бәхиллегем юк. Әле беребезгә дә рәхәт түгел. Башыңны юләрлеккә салма.
Фәймә карчык шул сүзләрен әйтеп бетерүе булды, Фәриха табын яныннан торып, урамга атылып чыкты. Ул укшый-укшый коса иде. Ана белән кыз әлеге хәлне берничә көн юньләп ризык күрмичә, эчкәнлеккә юрап куйдылар. Тик Фәриханың күңел болгануы иртәнге якта көн саен кабатланды. Кичке савым вакытында ул күкрәк астында берничә тапкыр тибеп куйган яралгыны тойды.
– Әни, мин йөккә узганмын бугай, Сәүбән ышанмас инде, – дип әнисенә яңалыгын җиткерде. Яңарак кына баласын югалткан Фәриха кайгысын эченә йотып, учын җәеп корсак тирәсенә куйды. – Ышанмас инде...
Чынлап та, Сәүбән бала турында ишетү белән дә хатынына бер генә җөмлә әйтте: “Өстерәлчек, бала минеке түгел!”
Үлгән баланың исемен кушарга ярамый
Шулай итеп Фәриха ире Сәүбән белән кире яшәп китә алмады. Бала кайгысы да, туачак бала сөенече дә аларны кире бәйли алмады. Югыйсә, бала ире Сәүбәннеке иде. Фәриханың кызы туды. Ул аңа суга батып үлгән кызы Гөлчирәнең исемен кушты, үлгән баланың исемен икенче балага кушарга ярамый, дигән сүзләрне ишетергә дә теләмәде. Гөлчирә дигән исемне әйткән саен аңа рәхәт иде. Гөлчирә, Гөлчирә...
Мал табибы булып эшләүче Илдус та Фәриха янында башка күренмәде, чуалмады да. Әллә баланы үзенеке диеп әйтерләр дип курыкты. Гаиләсе белән башка районга ук күчеп китеп, юк булды.
Гөлчирәне күбрәк Фәймә карчык карады. Фәриха эштә булды. Ялгыз хатын янында ир-атлар да еш чуалды. Фәриха дүрт тапкыр кияүгә чыгып карады. Икесендә улы белән кызын да ияртеп барды, ә өченчесендә һәм дүртенчесендә балаларны әбиләренә калдырып торды. Тик барыбер яшәп китә алмады.
Комментарийлар