Шушы кыяр рецепты кулга соң килеп керде өченче ел, дөресрәге, кулга килеп керде дип әйтү борынгыча инде ул хәзер.
Хәзер кулга бер әйбер дә килеп керми инде, хәзер бөтен файдалы рецептларны, кирәкле киңәшләрне иетернеттан алабыз. Менә шушы кыяр тозлау рецептенә мин өченче ел интернет битләрендә килеп юлыкканда бакчада кыяр беткән иде инде.
Өченче ел кыяр, борынгылар әйтмешли, сәнәк күк булды да бетте дә куйды. Андый елны күргән дә юк иде. Кыяр бит ул бер тотынгач үсә дә үсә, ул үсә-үсә арып бетә, картая, кәкрәя, бөкрәя... кыскасы, картлык кешеләргә генә түгел, кыярларга да шатлык түгел. Инде син дә шул кәкре кыярларны җыя-җыя, тавык-үрдәкләргә турый-турый арып бетәсең. Чөнки өйастың тозлаган-маринадлаган кыяр банкалары белән шыплап тулган.
Көзләргә кереп барганда кыярларның шулай кадере китә шул инде. Җәй башында беренче кыярны өзгәндәге, бары тик кыярга гына хас тәмле исләрен исни-исни өйгә тотып кергән минутлардагы шатлык хисләре үтеп киткән җәйләр кебек артта калган. Ә өченче елгы август ахыры менә шушы җәй ахырында үрдәк-тавык ризыгына әйләнгән кәкре-бөкре кыярлар тарихын үзгәртте дә куйды, өченче ел кыярлар төп-төз булып үстеләр үстеләр дә, бер көндә диярлек беттеләр дә куйдылар. Күңелләрең өчен булса да ник тёщалар кияүләре алдына закускага куя торган бер кәкре кыяр күзгә чалынсын кыяр түтәлендә.
Анысы ярар, бетсә бетәр иде инде шунда.
Елларга еллар һич ошамый ул, үрдәк-тавык сбижий кыяр ашамаганнан дөнья җимерелмәс иде әле. Менә бит монда "против греха" дигәндәй, интернет өр-яңа рецепт китереп кулга тоттырды бит әле. "Огурцы по-фински" дигән. Бик җайлы, бөтенләй икенче төрле рецепт бу. Рецепт та кулда, ну кыяр түтәле буш.
Нәкъ Шәргыяттә әйткәнчә, "Ат та кулда иде, ну менә Минемулла гына юаш булды". Ул көзне инде, нәкъ Рамилчә итеп, " Упустил, упустил" дип, бу яңа төр рецептны архивка салып куеп сабыр гына алдагы җәйне көтәргә калды.
Шәргыяттәнең "Ат та кулда иде..." дигән гыйбәрәсен күп еллар буе авыл халкы кирәк кенә урында кулланып куйса, Рамилнең "Упустил, упустил, эх, нигә кирәк иде инде миңа бу курчак театры" дигән канатлы фразасы безнең өйдә кирәк кенә урында, кирәк кенә чагында һаман да "обиходта" әле.
Рамил әле башлангыч классларда укыганда ук Түбән Камадан кышкы каникулга авылга кунакка кайтты да, дуслары белән клубка курчак театры карарга төшеп китте. Кышкы каникулда, балаларны сөендереп, Казанның үзеннән үк курчак театры килгән иде ул көнне. Кышкы салкын көн, ә безнең шул көнне сыер бозаулап куйды. Сыер бозаулаган, беренче каз бибие чыккан көн авыл кешесе өчен бик зур сөенеч инде ул. Аны үзе кичергән кеше генә аңлый, ул авыл кешесенең күңел бәйрәме, алгы көнгә өмет-ышанычы.
Инде анасы ялап-чистартып бетергән, аякланырга тырышып, анасының җилеменә үрелә башлаган бозауны абзар ишеген суык кермәсенгә кызу гына ачып-ябып балаларга бозау күрсәткән авыл кешесе бу мизгелләрдә үзе дә сабый балага әйләнеп бетә ул. Җизнәсе дә курчак театрыннан кайткан Рамилне абзарга, бозау күрсәтергә алып чыгып китте. Менә дә зур сенсация булды бу яңа якты дөнья йөзенә килгән кечкенә җан иясе. Бозауның йолдызлы маңгаен сыпыра-сыпыра һаман бер сорау бирә шәһәр малае. "Ә каян килде ул бозау? Кичә юк иде бит". Татарчалап-русчалап та җибәрә. "Откуда он появился"?
Менә малай аңлатып кара син аңар, "Откуда появился бозау?", җавап эзләп башың түнәр. Ә җизни кеше бик алай баш түндереп тормады, җавабын кесәсеннән генә тартып чыгарды, чөнки бозауның алгы уң тәпиенең тояк очы инде юыла башлаган, кичкә кадәр әле ялт итеп юылып бетәр дигән өмет бар, телләр чишелеп бара, җаваплар да кесәдән генә чыгып үз-үзләреннән тел очына килеп кенә тора. "Менә име, Рамил, иртә белән сыерга печән салгач, абзар ишеген ябарга онытканмын, ә сыер ачык ишектән чыккан да, бакча ягына ук чыгып киткән, менә мин чыкканда тирес астыннан аягы белән казып шушы бозауны тартып чыгарып тора иде"... Ышанды сабый, авыл малае булса мәңге ышанмас иде, авыл малайлары, ул заманда әбиләр әйтмешли, таш астыннан чыккан бит алар, мең дә берне күрәләр, мең дә берне беләләр.
Инде көн кичкә авышып бара, тик малай гына, учы белән киң маңгаена суга-суга, үзенең ялгышып шундый зур "событиедан" коры калганына үкенеп, "Эх, упустил, упустил, нигә кирәк иде инде миңа бу курчак театры, өйдә генә каласым булган" дип куя.
Менә мин дә, Рамил шикелле, өченче ел шулай "Упустил" булдым инде, курчак театрына йөрмәсәм дә. Шәргыяттә сүзләрен үзгәртеп әйтсәң инде, рецепт та кулда, тик кыяр гына юк. Узган ел инде бөтен кыярны бу рецепт белән тозламасак та, дүрт банка тозлапмы инде шунда, маринадлапмы дигәндәй, ясап куйдык. Бик ошады, быел бөтенесен дә шушы рецепт белән генә ябарбыз дип торам әле.
Бу рецептка язылган комментарийлар да күп, фикерләр дә төрле-төрле.
Бөтен кешегә бер әйбер ошамый, мин үзе ясап-пешереп ашап карамыйча кемнеңдер интернет битләрендә үз рецепты белән бүлешкән кеше адресына кайвакыт бик ямьсез фикерләр белдергән кешеләргә аптырыйм, ошамый икән, хәзер яшьләр әйтмешли, уз да кит. Бу рецептка карата да төрле фикерләр булды инде, писүге күп түгелме, уксусы артык түгелме. Бу дөньяда бит кемдер тозлырак ашый, кемдер тозсызрак, кемдер баллы ярата, кемдер әчерәкне якын күрә. Менә минем үземә, нәкъ Тәмәй Сара апа әйтмешли, "Гүпчим дә эссе түгел, нәкъ кына" дигәндәй, писүге дә, тозы-уксусы да гүпчим дә артык йә ким түгел, нәкъ кына.
Әй дөнья, синең тузан катламың астында Шәргыяттәләр дә, Тәмәй Саралар да күмелеп баралар инде. Дөнья фани, кемне уйласаң, шул юк дияр яшькә килеп җиттек бугай инде без дә.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: архивтан
Комментарийлар