Казан тирәсендәге бистәләрнең берсендә яңа чәчәкләр плантациясе барлыкка килсә дә гаҗәпләнмәячәкмен.
Лилия Гыйльманова-Низамованың бу якларда да чын-чынлап чәчәк атачагына да шигем юк. Сыгылган-сынмаган, пешкән - көймәгән, үзе абынган, аннан кабат торып киткән. Лилиянең үз башыннан үткән кыенлыкларны шулайрак тасвирлый. “Чәчәк бизнесына кереп киткән чакта интернет та булса, бу кадәр ялгышларны кабатлап та утырмас идем”, – ди әңгәмәдәшем.
Чынлыкта чәчәк үстерү турында уйлап та карамаган була ул. Бер кешенең иркә хатыны, кызының сөекле әнисе булып яшәгән җирдән тормышы төптән үзгәрә дә куя аның. Баштарак Лилия үзе дә 12 ел өйдә утырудан соң, эшкә чыгарга ниятли. Кулында бер дипломы булган хатын, икътисад юнәлешендә кабат укырга керә. Укый, эшли, тик көннәрдән беркөнне ире кинәт вафат була. Нишләргә?
Ул чакта мәктәптә бик яхшы билгеләргә укып килгән 14 яшьлек кызын да алга таба укытасы, кеше итәсе килә. Эштә чираттагы кыскартылу вакытында икенче берәүне җибәргәнче, үзе теләп эштән китә. Бу карары шулкадәр тиз була аның, эштәгеләр аптырап та кала. Лилия, мөгаен, инде күптән уйлап йөргән карары өчен өлгереп тә җиткән булгандыр. Шулай итеп, 2014 елдан чын-чынлап бизнеска кереп китә ул.
– Эшем бар иде. Икътисадчы булып эшләдем. Минем апам Тукай районының “Весенний” совхозында агроном булып эшләгән иде. Күңелемә чәчәкләр үстерү уе килде. Бу хакта берәр ел уйладым әле. Ирем үлгәннән соң рульгә утырдым. Машинаны яңартып, шул фикерем буенча эшли башладым. 2011 елда теплицаларны да үзем проектлап ясатырга керештем. Шушындый зурлыкта, шундый киңлектә кирәк дип уйладым. Кайда ниндиерәк юньрәк металл табып, үземнең размерлар буенча бөктереп, поликарбонатлары шундый калынлыкта булсын дип эшләттем. Ул вакытта интернет та юк. Бөтен нәрсәгә үземнең тәҗрибә буенча ирештем. Мин аңа бик кыйммәт түләдем, елы-елы белән бик күп югалтулар да кичердем. Пешүләр, янулар, югалтулар белән барысына да ирештем. Хәзер интернетта карыйм да, әллә нинди мәгълүматлар бар. Их, болар булган булса, бу хаталар булмаган булыр иде дим. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлен, сынавын да, ярдәмен дә бирде, – дип сөйләгәндә Лилиянең тамагына төер утыра.
Хәзер инде күп сынаулар артта калган кебек. Лилия үзе дә җигелгән ат кебек тарта башлаган арбасын да туктатырга теләми. Үзе әйткәнчә, булдырам дип башлаган да, хәзер туктый алмыйча эшли дә эшли.
– Чәчәкне күп җирдә үстерәләр. Урман туфрагында органик ашлама белән дә кушып та, ә мин горзеленхозлар ничек үстерә, шулай по “госту” –торфта үстерәм. Торфны Псковтан кайтартам. Аннан кайтып җиткәнче алтынга әйләнә ул. Бу чәчәк үстерү – баю чыганагы да түгел. Бер чорда, үземнең җүләрлегем белән кереп киттем. Авырлыктан сыгыласың да, сынмыйм дип алга барам, барыбер эшлим дисең. Күпме генә ул хәтле баю чыганагы түгел дисәм дә, шул акчага яшим. Әйе, артыгын туздырмыйм, ял йортларына да бара алмыйм. Шул хәтле көч белән тапкан акчамны берничә көнлек тиле нәрсәгә тотарга кызганам. Минем башка максатлар булды. Казанга, балам янына күчәргә кирәк иде. Әлмәттән ике тапкыр прицеп тагып Казанга килеп җиткән чакларым күп иде. 260 чакрым монда, 260 чакрым тегендә, шуны ике тапкырга тапкырласаң 1000әр чакрымнан арта. Хатын-кыз өчен, юлда йөрү дә зур эш. Әле документларны тәртиплисе бар, исәп-хисапны алып барасың, – дип сөйли Лилия.
Без әле утыртырга туфрак әзерләп йөргәндә, аның инде бер төркем үсентеләре инде утыртылган, эшне ул гыйнвар аенда ук башлап җибәргән. Орлыкларны ноябрь-декабрьдә үк сайлап куйган. Лилиянең чәчәк орлыклары да Голландиядән, Мәскәүдән кайта. Өендә тартма-тартма чәчәкләре үсеп утыра. 20ләп тартмасында күзлек киеп карарлык үсемлекләре инде баш төрткән.
– Ярый әле иптәшем эшне оештыруда булыша. Юлымда бик яхшы кеше очрады. Шулай да кемгәдер салынып ятмыйм, чын хезмәтем белән кеше күзенә туры карап яшим. Кызым да үзе тырышлыгы белән, җитәрлек баллар җыеп укырга керде. Беренче курста ярты елны Кытайда укыды, аннан соң 4 айга Америкага китте. Кызыма, миңа чәчәк үстереш әле, авылга кайт дия алмадым. Аның хыялларын кисәсем килмәде. Пешсәм – үзем пештем, янсам – үзем яндым. Кеше дә чакырып эшләткән чакларым булды. Кызым укуын бетерде, әйбәт кенә урында эшли, үзенең фатиры бар. Ул миңа таяныч, ул хәзер үзенең еллык ялларын алып кайтып, миңа ярдәм итә. Кызымнан шулхәтле уңдым, дөрес тәрбия бирдем дип уйлыйм, – дип сөйли Лилия.
Эшне башлаган беренче елларында ул күрше авыллардан хатыннар алып килеп, аларны эшләтә. Үзе аларга ашарга әзерләп ашата. Кичтән кайтарып куя. Хәзер инде аерым бригадасы бар. Тынгысыз Лилия әнә шул Әлмәттәге бөтен хуҗалыгын хәзер Казанга күчермәкче. Моның өчен сәбәпләре дә бар. Чаллыга кире әйләнеп кайтасы кызы да Казанны сайлый. Апалары да берәм-берәм Казанга күченеп килә. Болай да Казан, Чаллы, Әлмәт арасын шомартып бетергән Лилия үзе дә башкалага якын авылдан йорт сатып ала. Үзенең терәге булырдай ир-атны очрата. Алар авылдашлар булсалар да, бер-берсен интернет челтәреннән эзләп табалар. Язмышның юллары төрле шул. Яшьлек каласына кабат әйләнеп кайтуына да сөенә ул.
Лилиянең тырышлыгына да, үҗәтлегенә дә таң каласың. Аның белән чәчәкләр турында көне буе сөйләшеп утырырга мөмкин булыр иде. Тик аның бүгеннән башлап кара көзгә кадәр бакчадан башын күтәреп чыгарга да вакыты булмаячак. Әңгәмәбездән кызыклы лайфхакларны сезнең игътибарга аерым тәкъдим итәргә булдык.
*Иң күп сатылган чәчәкләр – петунияләр. Кайбер кешеләр ел саен утыртабыз, туйдык диләр. Безгә бер көч тә куймый торган күпъеллык матур чәчәкләр булсын диләр. Күпъеллыкны да карарга, я бер урыннан икенче урынга күчереп утырырга кирәк. Алар иң күп дигәндә ике атна чәчәк ата. Ә менә петунияне утыртасың, ул октябрьгә кадәр чәчәктә булачак. Аларның нинди төсләре, нинди формалары гына юк. Кырый-кырыйлары бизәкләр, я йолдызлар белән әйләндереп алынганнарына хәтле бар.
*Петуния бик хуш исле. Теплицага иртән килеп керәсең, хуш истән башлар әйләнә. Миңа чәчәк алырга килгән кешеләр шаккатып кала: сездә ничек рәхәт, оҗмахта яшисез диләр. Тик ул оҗмахны без күрмибез. Аны күрергә вакытыбыз юк. Я юлда, я эштә без.
*Үсентеләрне артык иртә утыртуның кирәген тапмыйм. Бу чәчкәләргә генә кагылмый. Кайбер кеше мин помидорларны гыйнварда-февральдә үк утырттым, ди. Теплицага чыгарганда кечкенә помидорлары да бар иде, дип мактана. Бу дөрес әйбер түгел. Мондый әйберне мин авырлы хатынга операция ясау белән тасвирлар идем. Күчереп утырткач, аңа туфракка ияләшергә кирәк, әле аның тагын өстендә асылынып торган, туклануга мохтаҗ булган помидорлары да бар. Шуңа күрә үсемлекләр чирли, эффекты булмый. Ә безнең утырту башкача, төрле “спрос”лар була. Кайбер бакчачыларның иртә утыртасылары килә. Кайберсе теплицага гына чәчә. Марттан да иртә утыртуның мин кирәк тапмыйм.
*Петуниягә дә игътибар кирәк. Кеше бит меңәр төп утыртмый. Безнең сортлар гади кеше сатып алган сортлардан аерыла. Без алганда ук профессиональ сортлар алабыз. Безгә Голландиядән кайта. Анда 5 кенә данә булмый. Анда меңәр, бишәр мең, ун мең орлык кайта. Алар шуңа күрә аерылалар да. Утырту өчен гади кешегә иң отышлысы – Тайдал дип уйлыйм. Алар ампель сортлар.
*Петунияне һәрбер кеше үстерә ала. 20-30 литрлы чүлмәкләрдә, кайберсе 10-15 литрда да үсә. Чүлмәкләрнең күләме зуррак булган саен яхшырак. Цион, осмокот дигән ашламалар бар. Туфракка шуларны кушып, вакытында су сипсәң, үсә ул.
*Алга таба яшелчәләр дә үстерәчәкмен. Кешеләр кыяр-помидорны да күп сорый. Күрше авыллар килеп сатып алалар. Казанга теплицаларны күчереп бетергәч, яшелчәлекне дә киңәйтермен дим. Теплицаларыбыз җылытыла. Аларны баллон белән газ ташып та, кайберләрен утын белән дә җылыттык. Элегрәк 8 мартка ләләләребез өлгерә иде.
Комментарийлар