16+

Президент Актаныш главасына кисәтү ясады. Ни булган?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы җитәкчелегенә авыл зиратында булган хәлне ачыкларга кушты. “Бу республика өчен ярамый торган күренеш!", дип кисәтте Президент.

Районнан килеп ирешкән мәгълүмат буенча, Актаныштагы җәмәгать зиратының каберендәге хачны кисеп ташлаганнар. Президент җирле хакимиятнең әлеге факт буенча аңлатмасыннан канәгать калмады. Ул моны җирле хакимият ягыннан ваемсызлык дип атады. Аныңча, район җитәкчелегеннән әлеге хәлгә тиз арада реакция булмаган. Президент район башлыгы Энгель Фәттаховка катгый кисәтү ясады. “Бу республика өчен ярамый торган күренеш! Район башлыгы әлеге хәл өчен шәхси җавап бирә. Вәхшилек кылган кешеләрне закон буенча җәзаларга кирәк” диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Фәттаховка мәрхүмнең каберен якыннары теләкләрен исәпкә алып торгызырга кушты. Милләтара ызгышка юл куелмаска тиешлеген дә белдерде. “Татарстан төрле дин вәкилләренә хөрмәт белән карый торган төбәк булды һәм булачак та. Төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының бурычы - шул принципка нигезләнеп эшләү!” диде Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading