– ДЦП, шикәр авыруы, лейкемия, аяклары йөрмәүче, тагын әллә нинди авырулар белән интегүче балалар бар бездә. Ләкин алар шулкадәр башкаларга булышасы килү теләге белән яна. Спектакльдән кергән акчаларның бер өлешен мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм максатыннан тапшыралар. Гәрчә үзләре моңа мохтаҗ булсалар да, – ди Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар җәмгыяте оешмасы рәисе Татьяна Морзаева.
Татьяна ханымның үз кызы да әлеге студиягә йөри.
– Мин үзем бу юлны үттем. Олы кызыма куркыныч диагноз куйгач, аяз көнне яшен суккан кебек булды. Моңа үземне гапләдем, ни өчен минем балам шундый дип, тормышка үпкә хисем дә бар иде. Каядыр качасы, бикләнәсе килде, ләкин кулларны салындырмыйча, баланы аякка бастырырга кирәк иде. Икенче авырлык авыру балаң белән урамга чыккач башлана. Кешеләр аңа текәлеп карый башлый. Шуңа да андыйларның өйләреннән бик чыгасы килми. Безнең студиянең максаты да авыр хәлдә калган гаиләләрне җәмгыятькә чыгару, – диде Татьяна Морзаева.

«Хыялга юл» спектаклен сәхнәгә куярга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ярдәм иткән. Спектакльдан соң Татарстанның эстрада артистлары балалары катнашында концерт булды. Чарага мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр чакырылган иде.
«БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салихов оныгы Сәет белән нәни артистларның һәркайсына – истәлекле бүләкләр, әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Баулы якташлар җәмгыяте рәисе, «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәге» директоры Нурислам Хәбипов та райондашлары белән очрашуга буш кул белән килмәгән.
– Бүген без хыялның чынга ашканын күрдек, – диде ул, бүләкләрен тапшырып.
Алисә Шәрәфиева
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар