16+

Ипине туңдырып ашагыз!

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ипине суыткычта саклаучылар аны “файдалы”га әйләндерә икән.

Ипине туңдырып ашагыз!

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ипине суыткычта саклаучылар аны “файдалы”га әйләндерә икән.

Эш шунда ки, яңа пешеп чыккан ипи белән чагыштырганда, озаграк торган һәм салкын урында сакланган икмәкнең гликимия индексы кими. 

Ун көн дәвамында тәҗрибәдә катнашучылар төрле көннәрдә пешерелгән ипи ашаган. Тостерда киптерелгән ипи, яңа пешкән ипигә караганда, кандагы шикәр күләмен күпкә азрак арттырган. Ә туңдырып, эретелгән ипи күрсәткечләре тагын да кимрәк булган. Башта туңдырып, аннан тостерда кыздырылган икмәк кисәгендә исә иң түбән гликимия индексы булу ачыкланган. 

Галимнәр тәҗрибәне өйдә пешерелгән ипи белән ясаган. Заводта пешерлгән ипинең дә күрсәткечләре артык аерылмаган. 

Ипи пешкәндә аның составындагы крахмал (ул бодай онында була) каты гельгә әверелә икән. Аның ярдәмендә ипине организм тиз үзләштерә һәм канда шикәр дә тиз күтәрелә. 

Туңдырып, эретелгән ипине ашаганнан соң шикәр ул кадәр үк тиз күтәрелми. Галимнәр билгеләп үткәнчә, ипине салкында саклау организмда глюкоза күләмен 39 процентка киметә, икән. 

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading