Мин бик тырышып яздым ул мәкаләне. Бер атнадан соң алып килдем. Роберт абыйга да ошады ул. Эшкә алды. 1986 елның 26 сентябре иде бу. Аннары мин аның ышанычын аклар өчен, һәр язмаманы тырышып, күңелемнең дә бер кисәген салып яза башладым. Җаннан чыккан гына җанга барып җитә. Журналистика мәктәбен аңарда узуым белән бәхетлемен. Кайбер сүзләре әле дә колагымда яңгырый. “Сез нинди генә хәбәр ишетсәгез дә, я булмаса укысагыз да, “моны безгә (“Яшь ленинчы”(Сабантуй”га ) ничек биреп була икән?” дип башыгызны эшләтергә тиешсез.“ Кияүгә чыккач, бер-бер артлы дүрт баланың әнисе булгач та, яңа фатирга күчкәч тә беренче котлаучым Роберт абый булды.
Балалар шагыйре булып китүемдә дә аның роле биниһая зур. “Яшь ленинчы” шигъри учак иде ул чакта. Роберт абый, Госман Садә, Илдар Юзеев белән бергә эшлибез. Көн саен диярлек Шәүкәт ага Галиев килеп китә. Бергәләп гөр килеп мәктәпләргә очрашуларга йөрибез. Нәкъ менә шул чорда мин балалар өчен шигырьләр яза башладым. Аларны оялып кына шушы остазларыма күрсәттем. Алар моңа туганнарымча сөенделәр. Фатихаларын бирделәр. Татарстан язучылар берлегенә керергә тәкъдимнәмәне дә Роберт абый үз кулы белән язып бирде. Яшел кара белән язылган бу кулъязма миндә әле дә кадерле истәлек булып саклана. Аннары аны Роберт абый “Шагыйрь генә булып калалмадым” дигән китабына да кертте. Бу миңа иҗатыма канатлар куйды.
Минем тагын да шәбрәк шигырьләр язасым, Роберт абый шикелле балаларның яраткан шагыйре буласым килде. Яңа Дөнья күргән һәр яңа китабымны мин аңа “Хөрмәтле остазыма шәкертеңнән” дип култамгамны куеп биреп бардым. Ул аларга гел игътибарлы булды. Очрашканда бәясен бирми калмый иде. Шулай кирәк чагында мактап үсендереп, тиешле җирендә бераз тәнкыйтьләп тә миннән балалар шагыйрәсе ясады ул. Моның өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Минем белән бергә ул рәхмәтне шигырьләремне яттан сөйләүче балалар да әйтәдер дип уйлыйм. Тукай кулыбында узган юбилеемда да иң ихлас, иң җылы сүзләрне Роберт абый әйткән иде.
Комментарийлар