Әй сөйләштеләр, гәпләштеләр, мактаныштылар ике бичә. Бичәләр диюнең дә сәбәбе бар, бәйрәмнәрдә икесе дә әниләрендә кунакта йөреп кайттылар.
Берсе Әгерҗедән, икенчесе бөтенләй дә Башкорт ягында. Туган яклары шунда, шул яктан килгән киленнәр. Бу авыл туфрагында инде тамыр җәеп, җимешләр пешерсәләр дә, сүз-сөйләмнәре дә бу якныны шикеллегә әйләнгән кебек булса да, берничә көнгә үз якларына кайтып килүгә сөйләмнәре үзгәреп кайта, әйе шул, ана сөте белән бәгырь түреңә кереп урнашкан сүз-сөйләм бит ул.
Алар сөйләшәләр, берсе ире, балалары белән яшәп ята, икенчесенең ире моннан берничә ел элек яшь кенә килеш йөрәк белән китеп барды. Бу авыл киленнәре, язмышлары шушы туфракка язылган. Туган якларында газиз әнкәләре исән-сау. Җай булганда, берничә көнгә булса да, әниләре янына кайтып килергә тырышалар.
Алар Рәхиләнең эш урынына кереп утырганнар да рәхәтләнеп гәп куерталар, туган җирләрендә, әниләре янында кунак булып кайтканнар. "И, диләр, ул әни янында эчкән чәйләрнең тәмлелеге, әни пешергән ризыкларның телләреңне йотарлыклары". Икенчесе кушыла: "И, ул әни җәеп биргән урынның йомшаклыгы, тәннәрең генә түгел, җаннарың да ял итә". "И, ул әни белән сөйләшкән сүзләрне беркем белән сөйләшеп булмый, әни биргән киңәшне сиңа беркем бирми".
Йөзләрендә кояш нурлары балкытып, караңгы кышкы көнне дә яктыртып сөйләштеләр чит җирләрдән очып төшкән ике авыл килене. Яннарында сүзгә катышмыйча гына утырган Рәхиләне санга да сукмадылар.
Ә Рәхилә нәрсә инде, ул шушы авылныкы, шушында туган, үскән, шушында яши. Аның чит җирләргә сагынып барыр кешесе юк.
Үз авылларында да сагыныр кешесе юк, япь-яшь килеш, көтмәгәндә-уйламаганда әнисен югалткан еллары Рәхиләнең. Йөрәк ярасы әле ябылмаган, кырык беренче шырпы бертуктаусыз кадап-чәнчеп тора. Суык туфрак суыта диләр, юк, суытмый ул, бары тик кеше ярасын эчкәрәк яшереп яшәргә өйрәнә. Менә бүген дә бу ике хатынның үзара мактанышуларыннан түгелергә торган күз яшьләрен эчкә йотып, телсез-авызсыз кеше булып, эчтән өзгәләнгәнен тышка чыгармаска тырышып утыра. Бу дөньяда һәркем үз итәгенә төшкәч кенә көя, кеше итәгендәге ялкын сине яндырмый да, көйдерми дә.
Аннан инде, бер кат хәлләр белешкәч, һәркем үз эшенә тотынды. Ә кайтканда әле яңарак кына әнисе яныннан кайткан, үзе дә берничә ел элек кенә ирен югалткан хатын белән юллары бер якка аларның.
Икәү генә өйгә кайтканда, түзмәде Рәхилә, эчендә кайнаган әрнүен тышка чыгарды. Талашмады, кычкырмады, күңелендә кеше аңларлык сүзләре туган иде инде. Туры сүзлелек аларның нәселендә бит инде, тик турысын әйткән кешене усал диләр. Булдырам дип гел турыга сукалау да кирәк әйбер түгел инде, билгеле. Тик кайвакыт гел телне генә дә тешләп булмый, ачык ярасына бигрәкләр дә авыр тәэсир итте шул бу ике хатынның әңгәмәсе.
Бәлки алар мактанмаганнардыр да, бәлки Рәхиләнең кара кайгысын күптән онытканнардыр да. Руслар әйтмешли, "Чужую беду руками разведу" бит инде дә.
Әйтте Рәхилә, һәрбер сүзенә басым ясап әйтте: "Әй мактаныштыгыз да инде, име, яныгызда йөрәген учына кысып утыручы бар дип уйлый белмәдегез, ә минем бит сиңа бер генә мәртәбә дә, и, авыр инде сиңа ирең булмагач, җәй җитсә, печән-салам дип кайгырасың, бакча сукалатасы бар дип борчыласың, кыш булса, тагын утын кайгысы, ә минем менә ирем булгач ул турыда бер кайгым да юк, әзерләп-табып алып кайтучым булгач, минем сиңа шулай дип бер генә тапкыр булса да әйткәнем бармы?"
Аңлады ул хатын, бөтен борчу-мәшәкатен Рәхиләгә кереп түккәнен дә, аның күңелне йомшартырлык киңәш биргәнен дә, Рәхилә иренең бик күп эшләренә булышчы булганын да аңлады. "Уйламыйча сөйләшкәнбез шул, гафу ит, яме" дип гафу да үтенде. Тик буласы булган, йөрәк ярасыннан кан тамган иде шул инде. Сүзне сөйләшкәндә кайвакыт як-ягыңа карап алу да бик әйбәт тә инде дә. Шагыйрь әйтмешли, "Яныңда моңлы-зарлы-кайгылылар да булырга мөмкин бит".
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: https://www.freepik.com
Комментарийлар