16+

Сайлауларда Айфон откан гаилә: «Телефон отуыбызга әле дә ышанмыйм»

Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның соңгы көнендә «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды.

Сайлауларда Айфон откан гаилә: «Телефон отуыбызга әле дә ышанмыйм»

Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның соңгы көнендә «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Денис Басариев гаиләсе iPhone 17 смартфонына ия булды.

Басариевлар сайлауга гаиләләре белән килгән. Фотобәйгедә дә катнашырга булганнар. Нәтиҗәдә, гаилә өчен көтелмәгән бүләк отышка әверелгән.

Денис Басариевның тормыш иптәше Әлфия сүзләренчә, бәйгедә катнашырга аларны ире тәкъдим иткән.

«Телефон отканыбызны белгәч, бик сөендек. Иртә белән йокыдан торгач, тормыш иптәшем: “Әйдәгез, матур итеп киенеп барыйк, бәлкем, айфон отып булыр”, – диде. Тормыш иптәшем – махсус хәрби операция ветераны. Сайлауларга ике улыбыз белән бардык. Фотода без дүртәү, ирем һәм өлкән улым хәрби киемнән. Фотога төшкәч тә, отсак, яңа телефон кемгә булачак инде, дип көлешеп алдык», – дип сөйләде Әлфия.

Ул смартфонның кемгә булачагын да әйтте. «Айфон миңа булачак», – диде ул.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе сайлау көннәрендә уза. Анда Татарстанда яшәүче гаиләләр катнаша ала. Моның өчен сайлау участогына гаилә белән килгән мизгелне фотога төшереп, 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

Бәйгедә катнашучылар арасында Sollers ST8 автомобиле һәм iPhone 17 смартфоны уйнатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading