16+

Сайлауларда катнашып IPhone откан тагын бер кешенең бәхетен уртаклашабыз

Алтынчы телефон Арча районы «Өчиле төп гомуми белем мәктәбе» педагог-оештыручысы Венера Гарипованыкы булды. “Иртән үк сайлап куйдым”, – ди ул.

Венера Гарипова мәктәптә 37 ел эшли. Сайлауларны да бер дә калдырганы булмаган. Бу юлы бәхет үзенә дә елмайган.

– Җиңәрмен дип уйламадым. Әмма шулай да өметләндем. Гаиләбез белән сайлауларда актив катнашабыз. Бүген иртәбез дә шулай башланды. Җиңүне Татарстан Алга төркеменнән хәбәр иттеләр. Беренче мизгелләрдә ышанмый тордым. Чын, дөрес икәнен белгәч, бик шатландым, – ди ул.

Венера Гарипова телефонны эштә кулланырга уйлый. Укытучы өчен кирәкле әйбер! Котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading