16+

Салат ашарга да куркыныч

Бу көннәрдә Россиядә ботулизм киң колач ала. Узган атнада Мәскәүдә ботулизм билгеләре күзәтелгән 120дән артык, ә Татарстанда ике дистәгә якын кеше белгечләргә мөрәҗәгать иткән.

Салат ашарга да куркыныч

Бу көннәрдә Россиядә ботулизм киң колач ала. Узган атнада Мәскәүдә ботулизм билгеләре күзәтелгән 120дән артык, ә Татарстанда ике дистәгә якын кеше белгечләргә мөрәҗәгать иткән.

Кайберләре хәтта реанимациягә эләккән. Барлык зыян күрүчеләр төргәктәге тунец, фасоль һәм алмадан ясалган «Лобио» салаты белән агуланган,

Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, куркыныч азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр һәм барлык тәэмин итүчеләр ачыкланган, аларның эшчәнлеге туктатылган, куркыныч салат әйләнештән алынган. Аны Мәскәүнең «Локалкитчен» компаниясе һәм Мәскәү өлкәсенең «САВОН-К» компаниясе әзерләгән. Ике предприятие дә үзәк су белән тәэмин ителмәгән һәм санитариягә каршы шартларда эшләгән, хезмәткәрләрнең медицина кенәгәләре булмаган. Салатта ботулотоксин туплануга фасольне дөрес әзерләмәү сәбәп булган. 

Кыскача гына ботулизм турында нәрсә белергә һәм аннан ничек сакланырга кирәк? Бу хакта безгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов сөйләде. 

– Ботулизм – кискен йогышлы авыру, ул ботулотоксин эшләп чыгара торган микроорганизмнар тарафыннан барлыкка килә, – дип кисәтә ул –. Авыруның клиник картинасы нәкъ менә ботулотоксинның тәэсире белән аңлатыла. Кеше өйдә консервланган продуктлар – гөмбә, яшелчәләр, киптергән балык ашап агуланырга мөмкин. Ботулизмның күзгә күренеп тора торган төп билгеләре – косу, эч китү, ашкайнату эшчәнлеге бозылу, күзләр начар күрә башлау, күз алдында “томан”, предметлар ике булып күренү, йоту авырлашу, сөйләм бозылу. Иң авыр формасы күзәтелгәндә сулыш алу авырлаша.

Ботулизм белән күпләп агулануның соңгы очрагында кешеләр сатып алынган салат ашаган булып чыкты бит. Димәк, кибеттәге продуктларга да игътибарлы булырга кирәк. Белгеч кисәтүенчә, ботулизмнан саклану өчен билгесез производствода җитештерелгән яки үзебез белмәгән кеше әзерләгән консервацияләнгән продукцияне, бигрәк тә гөмбәне алмаска кирәк. Тышлыгына карап яки иснәп кенә, аңарда ботулотоксин бармы-юкмы икәнен белеп булмый ди. Ботулизмның инкубацион, ягъни ботулотоксин булган продуктны кулланудан алып авыру симптомнары барлыкка килү чоры 2-4 сәгатьтән 5 көнгә кадәр тирбәлә. Ә инде авыруның күпмегә сузылуы аның нинди дәрәҗә җитди булуы белән бәйле. 

– Авыр формалары атналар һәм хәтта айлар буена дәвам итә. Ботулизмны стационар шартларда гына дәваларга була. Аның өчен ашказанын юдыралар, дезинтоксикация үткәрелә, ботулинга каршы сыворотка кертүне үз эченә ала, кирәк булганда үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтыралар, – ди Халит Хәертынов.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе дә консервалар әзерләгәндә, өй шартларында термик эшкәртүдән башка ботулизм барлыкка китерә торган бактерияләрне тулысынча юкка чыгару мөмкин түгел икәнлеген искәртә.

Консерваларны куллану алдыннан, токсиннан котылу өчен, ачылган банканы кайнап торган суда 30 минут буе җылытырга кирәк. Ә термик эшкәртеп булмый торган продуктларны 10 градустан да югары булмаган температурада сакларга. “Күпергән” консерва ашамагыз. Әгәр алар кабарган икән, димәк, консервлау процессы бозылган дигән сүз. Бәлки, җитәрлек дәрәҗәдә термик эшкәртелмәгәндер. Мондый консервалар ашап агулану куркынычы бик зур.
Фото: © t.me/rpn_rt

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading