Үләннәр белән дәвалаучы Александр Головков газета укучыларыбызга үзенең киңәшләрен бирә.
Файдалы чәй
Салкын тию билгеләре сизелүгә үк, түбәндәге рецепт буенча ясалган чәйне эчегез: 5 киптергән канәфер, 5 кардамон җимеше (порошогы да ярый), яртышар бал кашыгы корица һәм имбир тамырын алып (берәрсе булмаса, ансыз гына да ярый), өстенә 1 стакан кайнар су агызабыз һәм өстен каплап, яхшылап төреп, 10-15 минут төнәтәбез. Сөзеп алганнан соң, 1 аш кашыгы лимон согы һәм шуның кадәр үк бал кушып, кайнар килеш эчәргә дә төренеп ятарга.
Ангинадан – киви
Ангинадан: 1 кивины кабыгыннан чистартып, ит тарткыч аша чыгарабыз. Ике өлеш кивига бер өлеш бал кушып (ягъни 2 аш кашыгы кивига 1 аш кашыгы бал), көненә 5-7 тапкыр 1-2 бал кашыгы ашарга кирәк. Катнашманы тамакны «майлап» төшәрлек итеп ашагыз. Кивиның файдасы аның составында йод күп булу белән аңлатыла.
Тамакны эвкалиптның кипкән яфрагыннан ясалган «шулпа» белән чайкату да булыша. 1 аш кашыгы эвкалипт яфрагы өстенә 1 стакан кайнар су салабыз һәм 1 сәгать төнәтәбез. Сөзеп, көн дәвамында шуның белән тамакны берничә тапкыр чайкыйбыз.
Тәмле дару
Балаларның иммунитетын күтәрә торган тәмле дару әзерләү өчен 1 алма, 1 бал кашыгы кипкән җимешләр, 1 чәй кашыгы әстерхан чикләвеге, 1 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы солы лачаулары һәм чирек лимон кирәк була. Солы лачауларына 2 аш кашыгы кайнар су салып, 1-2 сәгать тотабыз. Аннары шуңа лимон согы, вак итеп туралган кипкән җимешләр һәм әстерхан чикләвеге салып, 1 ай буе балага ашатырга кирәк.
Ютәл борчыса
Кара торманың эчен бераз алып, бал тутырырга. 3-5 сәгатьтән баллы торма согын эчәргә дә була. Олыларга – иртән һәм кичен 2-3әр аш кашыгы, балаларга – 1 бал кашыгы.
Коры ютәлдән: ике өлеш песи борчагы (алтей) тамыры, берәр өлеш фенхель (укроп аптечный) җимеше, үги ана яфрагы һәм төче тамыр (солодка) алабыз. Бер аш кашыгы әлеге катнашмага 0,5 литр кайнар су салып төнәтәбез. Ярты сәгать төнәткәч, сөзеп, көне буена ач карынга 2-3 тапкыр эчәбез. Ярты сәгать үткәч кенә ашарга була. Ике-өч атна шушы төнәтмәне эчәргә.
Башка катнашма да әзерләргә мөмкин: бертигез күләмдә чабыр үләне (багульник), ала миләүшә (фиалка трехцветная), дару ромашкасы, үги ана яфрагы, төче тамыр, календула чәчәге, бака яфрагы, әнис җимеше һәм борыч бөтнеген (мята перечная) алабыз һәм алдагы рецепттагыча төнәтәбез.
Ютәл какырык белән килә башласа, каен бөресе, чабыр үләне, кычыткан һәм мәтрүшкәне бер күләмдә алып, шулай ук алдагы рецепттагыча төнәтеп эчәбез. Бу катнашманы үзгәртеп тә була: андыз (девясил) тамыры, сары мәтрүшкә һәм шалфей.
Гайморит
Борын куышлыгын халык чаралары ярдәмендә чистартыгыз. Цикламен тамырының (ул кечкенә кара редиска охшаган) бер кисәген угыч аша уабыз. Калган өлешен суыткычта да саклап була. Уылган тамырны марляга төреп, согын сыгабыз һәм су белән кушабыз (1 тамчы сокка 10 өлеш су). Бу рецепт олылар өчен. Аркага ятып, борынга берничә тамчы тамызабыз. Башта – бер генә якка, берничә сәгатьтән – икенче ягына. Борыныгызга борыч тыккан кебек хис итәрсез, төчкертә дә, күздән яшьләр дә китерә. Берничә көн кабатларга.
Ат кәстәнәсен (конский каштан) ватып, бер өлешен борын куышлыгына куегыз. Иртән – берсенә, кичен икенчесенә куярга була, икесенә бергә дә ярый. Аның исе юк. Берничә минуттан алып, борынны сеңгерәсез һәм тагын куясыз. Берничә тапкыр шулай кабатлагыз.
Авырмас өчен
Җылы киенергә, аякны чылатмаска, битлек кияргә һәм иммунитетны ныгытырга кирәк.
Салкын тиеп авырганда, дөрес туклану турында да онытмагыз. Иң мөһиме – ул җиңел булырга тиеш. Кәтлит, тортлар турында онытып торыгыз. Аларны эшкәртү өчен организм күп көч сарыф итә. ОРВИ вакытында ач торсаң да була, ә грипп булганда, моны киңәш итмим.
Иммунитетны ныгыту
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында әйтеп тормыйм. Анысын һәркем белә. Ә менә үлән катнашмалары рецептларын истә тотыгыз.
Маньчжурская аралиясе тамыры, гөлҗимеш, миләш (кызыл да, карасы да ярый), дүләнә (боярышник) җимеше, календула чәчәге һәм эт тигәнәге үләнен (череда) бертигез күләмдә алып, бер аш кашыгы шул катнашма өстенә 0,5 л кайнар су салып, ярты сәгать төнәтергә һәм сөзеп, көне буена ике-өч тапкыр эчәргә. Буш карынга эчегез, аңардан соң ризыкны ярты сәгатьтән соң гына ашагыз. Дәвалану курсы – 1 ай. Бер атнадан соң тагын кабатларга.
Икенче рецепт: сырганак (җимеше дә ярый) һәм кара карлыган яфрагы, эхинацея үләне, гөлҗимеш һәм сары мәтрүшкәне бертигез күләмдә алып, алдагы рецепттагыча әзерләгез.
Иммунитетны ныгытып кына калмыйча, үпкә һәм бронхларны сәламәтләндерү өчен, наратның яшь (быелгы) ылысын ваклыйсыз һәм 1 литрлы банкага шуның яртысы күләмендә тутырасыз. Өстенә бал агызасыз. Караңгы салкынча урында өч атна төнәтәсез. Сөзеп, көненә ике тапкыр ашарга ярты сәгать кала, берәр аш кашыгы эчәсез. «Дару» беткәнче эчегез. Тахикардия булганда, бу төнәтмәне эчәргә ярамый.
Иртән ач карынга түбәндәге катнашманы эчегез: ярты стакан җылы сөткә 15-20 тамчы прополис тамызыгыз (даруханәдә төнәтмәсен саталар). 20-30 минуттан ашарга була.
Миләшне ит тарткыч аша чыгарып, шуның кадәр үк күләмдә бал кушып, катнашманы суыткычта саклагыз. Көндез һәм кичен ике тапкыр ач карынга 1әр аш кашыгы кабыгыз. 20-30 минуттан гына ашагыз. Ашказаны авыртса яки тромбофлебит булса, кулланмагыз йә миләш урынына алоэ алыгыз.
Иртән прополис, көндез һәм кич миләш (яки алоэ) белән бал ашап, бер ай дәваланасыз. Иммунитет та ныгый, кан тамырлары да чистара, кан басымы да төшә.
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар