«Яңалыкларны алай ярыш алдыннан гына күрсәтү, миңа калса, бик үк дөрес түгел. Анысы — бер. Икенчедән, ярыш башлангач, хөкемдарларның төрлесе төрлечә хөкемдарлык итә: кемдер кисәтү бирә, кемдер — юк», ди Рәмзил Бәдриев.
Түбән Камада Илһам Шакиров истәлегенә узган яшьләр көрәшендә келәм җитәкчесе вазыйфасын Минзәлә районы буенча көрәш тренеры Рәмзил Бәдриев башкарды. Аның белән дә сөйләшеп алдык.
— Рәмзил абый, үзегезнең күңелдә Данил Галиев турниры ничек сакланып калган? Быелгысы турында ни диярсез?
— Данил Галиев истәлегенә турнирны яхшы беләм, нык хөрмәт белән карыйм. Чаллыда физкультура институтында укыганда, 1990-1996 елларда Чаллы өчен көрәшеп, дүрт-биш мәртәбә катнаштым. Дүрт тапкыр 80 кгда II урында калдым, I урын яулый алмадым.
Быел да Түбән Камада ярышларны оештырулары югары дәрәҗәдә булды. Дүрт келәмдә хөкемдарлар эшләде. Ашау-җир, ял итү урыннары яхшы әзерләнгән, үлчәү... — барысы да төгәл булды. Анысы өчен оештыручыларга аерым рәхмәт! “5”ле! Ярышка үзебездән ике команда — 12 бала алып килдем. Аллага шөкер, барысы да көрәште, имгәнмәделәр. 60 кгда Радмир Факаев I урын алды. Шуңа бик сөендем. Ә болай, урын алсыннар дип кенә түгел, малайларны азрак ярыш күрсеннәр, зурларның ничек көрәшкәнен карап, бераз өйрәнсеннәр, җан атсыннар, дигән максат белән килдем. Мондый ярышлар балалар өчен зур бәйрәм бит. Шундый рухтагы турнирлар киләчәктә тагын да күбрәк булсын иде, дип теләп калабыз.
— Келәмдә эшләве бу юлы ничек узды?
— Күптән түгел Россия беренчелегенә баргач, бер егетем — Рузил Вәлиев 65 кгда I урын алды. Анда да мине шаккатырганнар иде. Көрәш башлана. Ике егетне чыгарып яңа кагыйдә күрсәттеләр дә, шуның буенча көрәшергә куштылар. Бу ярышта да шулай булды. Яңасын кертеп җибәрер өчен, иң беренче эш итеп, республикадагы һәр районнан бер-ике тренерны җыеп, нинди яхшы һәм начар яклары бар — барысын да уртага салып сөйләшеп, эченә кереп аңлашып, ике-өч көнлек семинар үткәрергә. Аннары без кайтып, балалар һәм зурларны өйрәтеп, ярышларда шуны кулланырга тиеш. Россия беренчелегендә дә, Түбән Камада да көрәшчеләр һәм тренерлар басып кагыйдә өйрәнеп тордык. Әлбәттә, әллә нинди уш китмәле, аңлашмаслык кагыйдә түгел. Әмма барыбер яңалыкларны алай ярыш алдыннан гына күрсәтү, миңа калса, бик үк дөрес түгел. Анысы — бер. Икенчедән, ярыш башлангач, хөкемдарларның төрлесе төрлечә хөкемдарлык итә: кемдер кисәтү бирә, кемдер — юк, кемдер бастыра, кемдер — бастырмый. Ярыш башында ничек таләп ителә, шулай башладык, ә уртасына, азагына таба ул яңа кагыйдәләрне игътибарга алучы хөкемдарлар “почти” бетте. Шуңа күрә, минемчә, башыннан таләп иткәч, азагына хәтле таләп булырга тиеш.
Хөкемдарларның үзләренә дә авыр инде ул. Әйткәнемчә, өйрәтү һәм вакыт кирәк иде. Менә шулай кисәк кертеп җибәрүгә генә мин каршы. Ә болай яңа кагыйдә дигәннәренә (“захватсыз басу”, “аякны “свисток”тан башка дөрес куйган җирдән кузгатмау”) “5”ле куям. Алайса каерып, корсагына, касыгына тыгып басалар да, “захват” ала алмаганы “свисток” бирү белән очып менә дә китә. Яңа кагыйдә сакланып калса, риза.
Балалар келәмендә эшләгәч, быел зурларныкын карый алмадым. Яныма килеп: “Рәмзил, сезнең келәмне сөенеп карыйм. Балалар җан бирешеп, елый-елый көрәшәләр. Бер, ике, өченче келәмнәрдә — театр. Әллә нинди спорт осталары, атказанганнар чыга да исем яуламаган егетләр белән дүртәр минут көрәшеп, 2:0, 3:1 белән җиңеп чыгалар. Инде хәзер күтәреп сугар дип көтеп торабыз, юк... Дүртәр минут безгә театр күрсәтәләр”, — дип әйткән кешеләр шактый булды. Ике көрәшченең чыгып шулай эшләве җанатарларның көрәшкә карашын кире якка нык үзгәртә. Әлбәттә, барысына да кагылмый бу. Андыйлары, бәлки, бер-ике кеше булгандыр. Әмма бер сыер бөтен көтүне пычрата дигәндәй, шундый алымнары белән бөтен көрәшчеләргә тап төшерәләр. Көрәшчеләр — хөрмәткә лаеклы кешеләр. Аларга карап, “Көрәшче!” дип йөриләр. Акчага эшлиләрме, сораганга гынамы — анысын мин белмим. Көрәшчеләрне бу матурламый. Үзем гомер буе көрәштем. Без я аттырып чыгып киттек, яки гел көрәшми идек, яисә көндәшнең кулын күтәреп чыгып китә идек, әмма дүртәр минут театр куймадык. Бу башыма сыймый, кабул итә алмыйм.
Алда әйткәнемчә, тренерлар, хөкемдарларны җыеп, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, семинар булырга тиеш. Чакырсалар, теләп барам, уйлаганнарымны әйтәм. Бәлки, фикерләремнең бөтенесе үк дөрес тә түгелдер. Кемдер “ахмаклык” дип тә аңларга мөмкин. Тик... Шуңа да мин Рәмзил, исемем, фамилиям бар, үз фикерем бар. Шул!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар