16+

“Шәһри Казан”нан Йолдыз апабыз республикакүләм бәйгедә приз яулады!

Киләсе елда конкурс “Мәйдан батырлар өчен” дип аталачак һәм көрәш темасына багышланачак.

“Шәһри Казан”нан Йолдыз апабыз республикакүләм бәйгедә приз яулады!

Киләсе елда конкурс “Мәйдан батырлар өчен” дип аталачак һәм көрәш темасына багышланачак.

“Казан утлары” журналы менә берничә ел инде язучылар арасында ачык конкурс үткәрә. Анарда профессиональ шагыйрьләр, прозаиклар гына түгел, иҗат итә башлаган яшь каләм ияләре дә катнаша ала.

Быелгы конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. “Аһ, туган каумем, газиз!” бәйгесендә катнашучылар повестьләр, шигырьләр, хикәяләр, роман номинацияләрендә ярышты.

Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова бу бәйге традициягә әйләнүен ассызыклады.

“Республикада бик күп хезмәтләр куела һәм без аның нәтиҗәләрен күрәбез”, - диде ул.

“Казан утлары”ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сүзләренчә, конкурста Төркия, Сириядән, Россиянең Самара, Сызрань, Төмән, Ульяновск шәһәрләреннән, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан катнашучылар шактый булган.

“Язучылар бик актив, йөриләр, катнашалар. Үзем дә язучы буларак әйтәм, язучыны аны азрак төрткәләп торырга кирәк. Иҗатка кул селтәгән шундый язучыларыбыз шундый конкурслар ярдәмендә яңадан-яңа әсәрләр иҗат итә. Конкурс яңа исемнәр ачарга ярдәм итә. Катнашучыларның яртысы без белмәгән кешеләр, яңа исемнәр. Алар бераздан безнең даими авторларыбызга әйләнәләр”, - дип бәйгенең мөһимлеген билгеләп үтте Рөстәм әфәнде.

“Милләттәшләребезнең күңеленә нинди юл белән булса да, тирәнрәк керергә, аларны уйландырырга тырышабыз. Бу бәйге күңелгә үтеп керер өчен матур чараларның берсе. Иҗат эше ул ике яклы юл кебек. Мин иҗат иттем дә, син миңа китабымны укучы табып бир дип әйтеп булмый. Китапның эчтәлеге кешене җәлеп итәрлек тә булырга тиеш. Без бергәләп эшләсәк, укучыларыбызның күңеленә тирәнрәк керә алсак, алдагы елларда әле без укучыларыбызны сакларбыз, бәлки арттыра да алырбыз”, - диде Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, комиссия катнашында үткәрелгән тагын бер бәйгедә  “Шәһри Казан” газетасы журналисты, танылган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова үсмерләр өчен язылган шагыйрьләр арасында призлы урынга лаек булды.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading