16+

"Подружкаң" ирең белән шуры-муры ясап йөри бит..."

Бүген алар бер-берсен күралмас дәрәҗәдә бер сыйныфта укыйлар. Икесенә дә авыр, ләкин нишләтәсең?! Ата-аналар ялгышы өчен кайвакыт балалар җәфа чигә шул…

"Подружкаң" ирең белән шуры-муры ясап йөри бит..."

Бүген алар бер-берсен күралмас дәрәҗәдә бер сыйныфта укыйлар. Икесенә дә авыр, ләкин нишләтәсең?! Ата-аналар ялгышы өчен кайвакыт балалар җәфа чигә шул…

Һәр бертуганның да үз тормышы: үз ире, үз хатыны, үз балалары. Ләкин бу бәхетле көннәр озакка сузылмады. Илһамия 35 яшендә ике баласын ятим калдырып бакыйлыкка күчте. Барысының да төп сәбәбе шул өч хәрефле зәһәр авыру булды. Кызына 15 яшь булса, улы әле укырга да кермичә калды. Балаларының әтиләре дә бик кырыс кеше иде шул. Һәр көн диярлек эчеп, исереп кайта иде. Туганнарына да, балаларына да миһербанлы булмады Ирек. Кечкенәдән шундый холыксыз иде. Төпчек малай булгангамы, әти-әнисе дә каршы әйтмәде, барысын да үзе теләгәнчә эшләде. Үз балалары белән хатынын да өйгә кертмичә, урамда йоклаткан чаклары күп булды. 

Әнә бүген дә ул аягында көчкә басып тора. Йөгерә-йөгерә мал-туар ашатып йөргән сабыйларына да селтәнә хәтта. Бертуган апасының бу хәлләрне күреп йөрәге ярыла. Ничек тә булса ярдәм итәсе килә аның. Тик нишләргә? Балаларны үзенә алыргамы? Ирек белән өстәл артына утырып сөйләшеп караргамы? Нәрсә эшләргә Фәниягә? Үз-үзенә көн саен шундый сораулар бирә иде ул. Ләкин ни эшләргә кирәклеген төгәл генә үзе дә белми. Балаларын да үзенә ала алмый шул, үзенең дә ике сабые бар – берсенә 13 яшь, икенчесе әле 3не генә тутырып килә. Сөйләшеп тә карады инде энесе белән, ләкин җавап һаман да бер: «Тыгылма минем тормышка. Үзеңне генә тикшер әле, аңладыңмы? Тагын миңа ничек яшәргә кирәклеге турында әйтсәң, тормышыңның астын-өскә китерәм», – дип кенә яный иде Фәниягә.

Озак уйлый торгач, Фәниянең башына бер уй килде. Аның иң якын Гөлназ исемле  иптәше бар. Алар бәби тудыру йортында танышканнар иде. Ул вакытта Гөлназ Ильяс белән, ә Фәния Зәмирә белән корсаклы. Шул вакыттан ук дуслашып киткәннәр иде, быел инде дуслыкларына өч ел була икән. Барысын да Гөлназга сөйләп бирде Фәния. Иптәше дә нишләргә белмәде. Ләкин Фәниягә ярдәм итү теләге көчле иде. Гөлназ үзе дә ялгыз бала үстергәнлектән, Ирекнең хәлен аңлый иде сыман. Алар икесе дә ялгыз, Ирекнең хатыны үлде, ә Гөлназны ире бала буласын белгәч үк ташлап, элеккеге йөргән кызы белән чуала башлады. Бәлки, икесе бергә яшәсәләр, Ирек тә начар гадәтен ташлар, балаларга да яхшы әти булыр. Әни булган йорт та ерактан күренә бит. Ике ятим дә үзләрен аз булса да яратуларын тояр иде. Фәния белән Гөлназ озак уйлашканнан соң, бер карарга килделәр. 

Кояшлы матур көн. Балалар урамда шаулашып йөриләр. Әтиләре эштә. Гөлназ башта Фәниядә кунак булды. Бергәләп чәйләр эчтеләр, мунча керделәр. Кояш баюга авышкач, Ирек тә кайтты. Күрше өйдә генә торганлыктан, барысы да бик яхшы күренә иде. Бүген аның кәефе яхшы сыман тоела. Балаларын да гомер булмаганны кочып алды, аларга тәмнүшкәләр дә алып кайткан булса кирәк. 

Озакка сузмадылар, ике хатын-кыз бергәләп күрше өйгә атладылар. Фәния азрак курку хисе тойды, әмма Гөлназ бик кыю тотты үзен. Ирек аларның икесен бергә күргәч аптырап китте. Алар артыннан Ильяс та чабып кереп җитте. Ир тәмам аптырашта калды. Нишләп йөриләр алар аның йортында? Кем чакырган аларны? Әллә берәр нәрсә булганмы? Шундый сораулар Ирекнең башын әйләндерде. «Апай, нишләп йөрешегез? Адаштыгызмы әллә?» – диде ул. Гөлназ да җебеп тормады: «Менә синең янга килдек әле. Синдә кунак булырбыз!» – диде. Ирек бу сүзләрне ишеткәч, шатланып та куйды. Менә бит, аның да хәлен белергә теләүчеләр бар икән бу дөньяда!

Шулай итеп Ирек белән Гөлназ бергә яши башладылар. Күршедә яшәүче Зәмирә Ильяс белән бергә балалар бакчасына йөрде. Ирек тә хәзер эчү белән бик мавыкмый. Фәния шатланып туя алмый иде. Ләкин, кызганыч,  бәхетле көннәр озакка сузылмады. 

Беркөнне эштән кайтып барганда, Фәния янына авылның иң озын телле «мужикларының» берсе килде. Әй ярата инде сөйләнергә! Бөтен кешенең кайда нишләгәнен белеп тора ул! Фәния янына якынрак килде дә: «Син «подружкаңның» кем белән шуры-муры ясап йөргәнен белмисең ахрысы, име? Азрак күзеңне ач әле, Фәниюш! Беркөнне ирең белән җан дустың хихылдашып яр буеннан менеп киләләр иде. Күреп шаккаттым бит, җаным!» – дип сүзен тәмамлап, юкка да чыкты. 

Фәния ничек өйгә кайтып кергәнен сизми дә калды. Бары баласының елап утырганына гына «айнып» китте ул. Зәмирә зал идәненә сузылып утырган да, тырналган йөзен әнисенә күрсәтеп, еламсырап янына килеп басты. Барысын да сабыйларча сөйләп бирде кечкенә кызчык: «Әни, Ильяс минем курчагымны алды. Мин сорадым-сорадым, ләкин ул битемне «абу» иттерде дә, әти белән җитәкләшеп чыгып китте!»

Фәниянең каны кызды. Мөнир ничек үз баласын якламыйча, тынычландырмыйча өйдән чыгып киткән?! Әле бит Ильясны да үзе белән алган! Монда нидер дөрес түгел иде. Барысын да аңларга теләп, ул тиз-тиз күрше йортка атлады. Килеп керсә, Гөлназ белән Мөнир кочакланышып бусагада утыра иде. Фәниянең күзе маңгаена менде. Ничә еллар дус күреп йөргән хатын-кыз бүген аның күзләрендә күрә алмаслык адәмгә әйләнде! Хатын барысын да аңлатуларын сорап, акаеп икесенә карап торды. Ниһаять, Гөлназ сүз башлады: «Шаккатып карап торма монда! Инде ничә еллар Мөнир мине генә ярата. Бала кечкенә булганга гына сине ташламады. Нәрсәгә син генә бәхетле булырга тиеш? Мин нәрсәм белән ким синнән? Иреккә дә Мөниргә якынрак булу өчен кияүгә чыктым. Минем балам да аталы булырга хаклы! Кит юлдан, бүтән яшерер әйберебез калмады. Бүген үк Мөнир белән миңа кайтабыз!» – дип шаккатырды Фәнияне. 

Фәния егылып китмәс өчен диварга терәлде. Барысын да аңларга теләп, ул башларын тотты, күзләрен йомды. Ничек ул ничә еллар әлеге хыянәтне күрмәгән? Хәзер нишләргә? Ирек ни дияр? Хәлләр мөшкел. Җибәрсенме ул аларның икесен? Андый ирне гафу итеп булачакмы? 

Барысын да уйлады Фәния. Ахырдан: «Китсәгез, китегез. Икегезне дә күрәсем дә, ишетәсем дә килми! Ләкин балалар минем белән калачак. Бүтән сезнең ялганчы, икейөзле чырайларыгызны күрергә язмасын!» – дип ишекне дөбердәтеп чыгып чапты. 

Тыштан боз булып күренсә дә, эчендә ут иде Фәниянең. Ике баласын кочаклап, ул шулай ирсез, ахирәтсез, хәтта энесез дә калды. Ирек бу хәбәрләрне ишеткәч, гарьләнүеннән үзенә кул салды. Шулай итеп аның ике баласы ятим калды. Балаларны Ирекнең өйләнмәгән абыйсы үстереп кеше итте. 

Еллар аккан судай тиз узды. Фәния тормыш йөген үзе генә тартырга ияләшеп бетте. Янына бер ир-атны да якын китермәде. Бер авызы пешкәннән соң, алар белән сөйләшәсе дә килми иде аның!  Ике кызын ялт итеп үстерде. 

Кече кызы Зәмирә инде быел 10нчы сыйныфка икенче авылга бара. Беренче сентябрь көнне әнисе аны мәктәпкә кадәр озатып куйды. Яңа мәктәпнең сыйныф ишеген ачуга шаян Зәмирә таныш бер йөзне күрде. Каян күргәне бар соң аның бу егетне? Әллә ялгыша инде? Сыйныфташлар белән таныша башлагач, ул әлеге егетнең Гөлназ малае Ильяс икәнлеген белде. Егет тә шунда гына танып алды чибәр кызны. Икесенә дә бик кыен иде. Кем гаепле бу хәлләргә? Әлеге сораулар җавап бирүче табылырмы?

Алсу Касыймова.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading