16+

"Сәләт"кә эләгү өчен татар телен камил белү шарт түгел

«Сәләтле Җәй» - сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнүче Сәләт үзәге. Ул Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерә.

"Сәләт"кә эләгү өчен татар телен камил белү шарт түгел

«Сәләтле Җәй» - сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнүче Сәләт үзәге. Ул Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерә.

Чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, тел мәсьәләсендә “Сәләт”тә бернинди чикләүләр дә юк. “Татар телен камил белмәгән балаларны да кабул итәбез. Телне белмиләр, ләкин белергә телиләр икән, “Сәләт” аланы - менә дигән мөмкинлек. Чөнки биредә татар телле мохит, үзара аралашу, кичке чаралар, татар музыкасы һәм башкалар – балада телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртә, телне өйрәнергә теләк уята. Ә менә “Раушан” аланына телне камил белү шартын куябыз, анда олимпиадаларда җиңгән балалар эләгә”, - ди ул. 

Алмаз Нигъмәтҗанов “Сәмрух” VIII Ел премиясендә “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңү яулаган иде. “Мин Кукмара районы Вахит авылыннан, миңа 17 яшь. Камил белән Миләүшәнең кечкенә уллары булам. 11нче сыйныфны тәмамлап киләм. Ә “Сәләт”кә 2021 елда эләктем, укытучым Биләрдәге форумга барырга юллама тәкъдим итте. Аңа кадәр “Сәләт”не телевизордан гына күреп белә һәм анда эләгергә кызыга идем. Барырга гына мөмкинлек булмады. Ә инде бер барудан соң мин аннан китә алмадым, 2022 елда “Раушан” аланына бардым”, - ди Алмаз.

Быел Сәләтнең 30 нчы сезоны үтәчәк. Беренчесе 1994 нче елда узды. Быел Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 30 җәйге профильле смена узуы планлаштырылган. Аланнарда, 7 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. 

Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Форос бистәсендә урнашкан) 4 җәйге смена үткәреләчәк. Алар 10 июньнән 16 августка кадәр узачак. Диңгез буенда узучы профильле сменалар Татарстан Республикасыннан, Россиянең башка төбәкләреннән 220шәр катнашучыны һәм чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк. 

12 июньнән 26 июньгә кадәр Болгар шәһәрендә төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Аланның программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән.

23 июньнән 11 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк. 

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк. 

Форум ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) сменасы белән 23 июньдә ачылачак, ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Әлеге смена кысаларында катнашучылар үзләрен рәсем сәнгате һәм скетчингтан алып мобиль робототехника һәм нейротехнологияләргә кадәр төрле өлкәләрдә сынап карый алачак. 

Иң иҗади смена ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) - балаларның, яшьләрнең һәм аларның остазларының өч юнәлеш: музыка, бию, театр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык. Үткәрелү вакыты: 30 июнь - 5 июль. 

Өченче смена КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology), гадәттәгечә, Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерәчәк. Быел сменаны гамәлгә ашыру карьера технологияләре өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, шәхси үсеш һәм һөнәри үсеш траекториясенә нигез салу белән бәйле. Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә алачак, шулай ук үзбилгеләнүнең кыйммәтен һәм мәгънәсен ачыклый алачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 10 - 15 июль. 

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль коралларга багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында узачак сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак. Үткәрелү вакыты: 19 - 25 июль. 

Бишенче смена МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерәчәк. Аның кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 28 июль - 3 август.

Форумны йомгаклаучы АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) cменасы Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 800 активист бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан уку-укыту остаханәләре көтә. Сменаның үткәрелү вакыты: 7 – 11 август.

Форумда укытучылар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Проект кысаларында баланың шәхесен үстерү, тату коллектив булдыру һәм аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.

Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе оештырылачак. Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә чума һәм Биләр территориясендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак. 

17 августта Татарстанның Биектау районында Иске Казан музей-тыюлыгында «Иске Казан» җыены узачак. Ул гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын арттыруга һәм туган җир табигатенә, тарихына һәм мәдәниятенә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга карата ихтирамын арттыруга һәм мәхәббәт рухын тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Көн дәвамында музей-тыюлык территориясендә «Һөнәрләр ярминкәсе» эшләячәк, анда балалар Татарстан Республикасының танылган дизайнерлары белән берлектә төрле традицион эшләнмәләр ясый, үз иҗатын һәм әзер эшләнмәләрне фестивальдә катнашучыларга тәкъдим итә алачак.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading