Соңгы кыңгыраудан соң авыл белән саубуллаштык та төрлебез төрле якка таралды.
Әни белән документларны институтка илтеп бирдек. Икенче көнне үзем вокзалны табып, әнине авылга озатып җибәрдем. Тулай торакта да, шәһәрдә дә таныш булмаган йөзләр. Бик авыр, моңсу чаклар... Ун көн әзерлек курсларында укыдык. Аннары имтиханнар бирергә кирәк. Хат язарга адрес юк әле, кызлар белән утырабыз да елыйбыз. Алар күбесе якын тирәдән, авыз алдау өчен булса да бушрак вакытта кайтып китәләр.Безнең кебек Кама аръягыннан килүчеләр бик еш кайта алмый шул:ерак,акча капчыгы буш.
Тулай торакның беренче катында “Переговорный пункт”бар. Заказ биргәч тә ике көн көтәсе.Ул ике көн ике ел кебек тоела инде. Мин кабинага кереп операторга көтеп торуымны әйттем. Авылда да әни нәкъ шулай эшләргә тиеш. Ул урам башында торучы Сания апаларга керә. Ул вакытта авылда 8-9 йортта гына телефон бар. Рәхмәт яусын аларга, үзләре бер дә кире борып чыгармадылар. Ул телефон тавышын көткәндә йөрәгең күкрәгеңнән чыгып төшә, авызларың кибә инде менә. Кайчан булыр? Әниемә ни диярмен? Сеңлем ияреп керер микән?
Менә телефон шалтырый һәм оператор беркем дә переговорга килмәгәнлеге турында әйтә. Дөньялардан китеп барасың инде менә. 250 чакрымны йөгереп кайтырдай буласың. Бертуктамый ярты сәгать еладым мин шул көнне.
Икенче көнне тагын тагын переговорга заказ бирдем. Тагын мәңгегә сузылган ике көн. Бу юлы ярты сәгать алдан төшеп утырдым. Менә ул мин көткән звонок. Кабинага очып та кердем, оператор “Соединяю”диюгә әни дип кычкырдым да елап та җибәрдем. Әни тегеннән елый, мин моннан елыйм. Тавышы шундый ерак ишетелә, Кавказ таулары артыннан сөйләшәмени?! Елый-елый 10 минутның 6-7 минуты үтеп тә китте. Күз яшьләремне сөртеп телефон трубкасына карасам, ни күрәм:т рубканың астын өскә тотканмын бит! Шуның өчен ишетелмәгән инде ул. Әле бит алыштырып тоттым да, “кара, бу болай яхшырак ишетелә икән”,-димен. Адәм имгәге булганмын ләса... Еллар үткәч бу хәлләрдән көлдек тә, ул чакта бик мөшкел иде хәлләр.
Тагын бер танышым телефонга ярты сәгать елаган. Егетен ташлап башка кешегә кияүгә чыкты ул. Кияү булмакчыга кат-кат егете барлыгын тукып торса да, тегесе туган абыйлар-апаларын яучы итеп җибәрә. Кыз балага начар исем кирәкми бит инде, кияүгә чыгарга риза була. Килеп туган хәлгә аек күз белән карый. Ләкин ерактагы егеткә ничек аңлатасы соң? Кияү белән переговорный пунктка баралар.
Кыз трубканы алып өч сүз дә әйтә алмый,е ларга тотына. Шулай итеп телефон трубкасына аз да түгел, күп тә түгел, ярты сәгать елый. Ак белән караны аерган кияү дә сабыр гына көтеп тора. Нәрсә-нәрсә, ләкин телефон трубкасы беркем белмәгән серләрне үзенә сеңдергәндер әле. Күпме язмышларны хәл иткәндер гади телефон, күз яшьле телефон.
Каләмгөл
Адресым,исемем редакция өчен генә
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар