Барыннан да элек, бу кыргый хайваннарның үрчүе белән бәйле, биш ел эчендә кыр кәҗәсе белән пошиның саны ике тапкырга арткан, икенче сәбәп – югары тизлекле юлларның озынаюы һәм сыйфаты. Әмма, докладчы билгеләп узганча, юл-транспорт һәлакәте хайваннар дөньясы объектларына гына түгел, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Юл һәлакәтләре аркасында ике кеше һәлак булды, 113 зыян күргән.
Аларны киметү максатында комитет машина йөртүчеләргә эл һәлакәте фактлары турында оператив мәгълүмат бирелеп бара. ЮХИДИ белән берлектә махсус 286 билгесе урнаштырылган. Шулай ук М-12 трассасы төзелешен килештергәндә, хайваннарга транспорт инфраструктурасы аша үткәндә тоннель һәм ландшафт күпере рәвешендәге куркынычсыз кичүләр төзү тәкъдим ителгән һәм урнаштырылган.
– Шулай да күрелә торган чаралар юл-транспорт һәлакәте санын киметмәде. Без башка субъектларның, халыкара тәҗрибәне өйрәнеп, бер чара таптык – кыргый хайваннарны куркыта торган акустик җайланма урнаштыру. Хәзерге вакытта безнең йөкләмә белән республиканың бер предприятиесендә проблеманы хәл итә торган техник комплекс эшләнде һәм сынаулар уза. Нәтиҗәсе булганда, аны республика автомобиль юлларының проблемалы участокларына урнаштыру бурычын куябыз, – диде Фёдор Батков.
Авылга төлке төшә Ел саен аучылык урманнарында котыру авыруына каршы 2 миллион доза вакцина салына. Республикада төлкеләр саны 5,3 мең башка кадәр кимегән. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә соңгы ике елда кыргый хайваннар арасында котыру авыруының бер генә очрагы да теркәлмәгән.
– Өлешчә бу ветеринар хезмәтләрнең төлкеләрне аулаучыларга акча түләүләре белән дә бәйле, аларга бер төлке өчен 300-500 сумга кадәр акча бирелә. Әмма мондый түләүләр барлык муниципаль районнарда да башкарылмый, – дип Батков ветеринария идарәсенә түләүләр проблемасын хәл итәргә чакырды. Аныңча төлкеләрнең саны киметеп тору өчен бу аучыларга яхшы стимул.
Комментарийлар