“Кияүгә чыккач, иремне армиягә озаттым” Габбас абый да, Рамилә апа да – икесе дә Бибай Чаллысында туган, шунда үскәннәр һәм гомер иткәннәр. Кызга тормышка чыкканда 18 дә тулмаган була әле. Урам уеннарында катнашканда бер-берсенә күз сала алар. Озак очрашып йөрмиләр, күңелдә хисләр ялкынланып янган чагында өйләнешәләр дә. Дөресрәге, Габбас абый Рамилә апаны урлап алып кайта. Хәер, кыз моңа үзе дә каршы килми.
– Ул вакытта яшьләр клубларга түгел, урам уеннарына чыга иде. Җырлап, биеп, күңелле итеп аралаша идек. Менә шунда бер-беребезне таптык инде. Ул вакытта кызларны урлаш иде бит. Билгеле, кызның ризалыгы белән. Ул шундый тәкъдим ясагач, мин дә каршы килмәдем, – ди, көлеп, Рамилә апа.
Икенче көнне никах укытыла, аннары яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә терки. Төп йортта каенана-каената, әле кияүгә чыкмаган кыз, тумыштан сукыр булган малай янында гаилә тормышы башлана. Әмма 6 айдан аерылышырга туры килә. Аз да түгел, күп тә түгел, ә 3 ел ярымга. Чөнки егеткә армия хезмәтен үтәргә повестка килеп төшә. Югыйсә ул үзе: “Мин солдат булмыйм инде, яшем узды бит”, – дип, кызны ышандырган була. Бик тә яратырга өлгергән Рамиләне югалтасы килми аның, шулай хәйлә юлына басарга туры килә. Габбас абыйның хәрби хезмәткә соңрак алынуының да хикмәте бар икән. Ул елларда әти-әниләр балалары яшен туу таныклыгын кайчан тели, шунда алган. Балаларын я кечрәйтеп, я олыгайтып яздырган. 1932 елгы Габбас абыйга да әти-әнисе 1935 елда таныклык алган. Шуңа егеткә чакыру кәгазе дә яшьтәшләреннән күпкә соңрак килә. Шулай итеп, инде авырлы да булган Рамилә апага ирен армиягә озатырга туры килә.
– Базарлы Матакка барып, үзен елый-елый озатып кайттым. Ул вакытта зур мич башлары иде, анда сукыр лампа да бар. Шунда календарьне тотып, менеп утырдым. Күземнән яшь ага, үзем: “Шуны өч тапкыр үткәрергә кирәк бит”, – дим. Минем өйдә икәнлегемне белмәгән каенатам шунда әнигә: “Малай аңа нәрсә дип әйтте икән”, – ди. “Нәрсә дисен, яхшы торыгыз, хатыныма авыр сүз әйтмәгез диде”, – дип, җавап бирде әни. Чыннан да, шулай булды. Ялгыш та үпкәләтмәделәр, мин ирем кайтуын сабыр гына көттем, кызыбыз туды... – дип искә ала Рамилә апа яшьлек елларын.
Төпчек малай – эстрада җырчысы Вакыт үтә, солдат еллары да артта кала. Гаиләдә биш бала – 2 кыз, 3 малай туа. Кызлар тормыш иптәшләрен авылда таба, алар әти-әни белән аралашып, биредә гомер итә. Малайлар шәһәрдә урнаша, гаиләле була. Оныклар да үсеп җитеп, үз балаларын үстерәләр. Бу гаиләдә хәтта бишенче буын бала – оныкның кызының кызы туган инде. Һәм алар барысы да төп йортка – дәү әниләре, дәү әтиләре янына кайтырга яраталар. Без юбилярларны котларга килгәндә дә, өй тулы кеше иде. Алар кичке мәҗлес өчен табын әзерләп мәш килделәр. Янәшәмдә утырган Рамилә апа: “Киленнәрем, кызларым селкетмиләр дә: “Утыр”, – гына диләр. Бу көнне күрермен дип уйламаган идем”, – ди шатлыгы белән уртаклашып.
Безне каршы алучылар арасында татар эстрадасы җырчысы Нияз Җәләлов та бар иде. Ул гаиләдәге – төпчек ул. Сәләт исә әнисеннән күчкән. Рамилә апа да җырларга ярата икән.
– Кечкенәдән җырладым. Әни эшләгәндә, түргә утырам да, ул нәрсә кулына алса, шуннан җыр чыгарам. Таба тотты икән, шул сүздән, чүмеч кулга алса, шуннан җырлап китәм, – ди Нияз Габбас улы.
Шунда җырчының күчтәнәчкә әти-әни өчен алынган кило ярым перәннек турындагы җырын да искә алдык. “Гомеремдә дә перәннек алып кайтканым юк, мөмкин кадәр тәмлерәк әйберләр сатып алырга тырышам”, – ди җырчы көлеп.
Бәхет белән хезмәт бергә атлый Өйне тутырып кайткан балалар үзләре табын әзерли, шунда Рамилә апа һәм Габбас абый белән безнең корган әңгәмәгә дә кушыла. “Бала чакта үзләрен күрмәдек тә, иртәдән кичкә кадәр эштә булды алар”, – ди алар. Шулайдыр, Рамилә апа 35 ел авылдагы дуңгыз фермасында хезмәт итә. Габбас абый тракторчы да була ул, комбайнда ашлык та игә. Кулы бар эшкә ята аның. Кирәк икән, җайланмасын алып, тимерен дә эретеп ябыштыра, кулына балта алып, агачын да юына. Төп нигездә күтәргән яңа йортны да ул туганы белән икәүдән-икәү салып чыга. Ишегалдындагы абзарны да ялгызы торгыза.
Комментарийлар
1
0
Бэхетле картлар
0
0