16+

Татарстанда быел 69 кеше суга батып үлде инде, фаҗига исемлеген тулыландырма

Коену чорында 52 кеше, ә ел башыннан 69 кеше республикадагы сулыкларда батып үлгән, шуның 8е – балалар.

Татарстанда быел 69 кеше суга батып үлде инде, фаҗига исемлеген тулыландырма

Коену чорында 52 кеше, ә ел башыннан 69 кеше республикадагы сулыкларда батып үлгән, шуның 8е – балалар.

Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бу күңелсез саннарны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

  Салкында суга кермә

— Хәзер 56 пляж эшли, аларның саны 71гә җиткереләчәк. Суга батып үлүләр, гадәттә, пляжлардан читтәге әзерлексез урыннарда теркәлә. Таныш булмаган җирләрдә, өстәвенә, спиртлы эчемлек кулланып су коену хәвефле, - дип кисәтте Юрий Венедиктов.

Бүген инде сулыклардагы су температурасы +5 градус кына. Мондый суга керү гомер өчен куркыныч. Кече күләмле көймәләрдә дә инде елгаларга чыкмау хәерле. Көймәдә чыккан очракта коткару жилетлары киелгән, көймәне йөртүче махсус бау белән үзен-үзе көймәгә каптырган булырга тиеш.

  Көймәләргә кышкы “отпуск”

Чулман елгасында быелгы навигация 10-15 ноябрьләрдә, ә Иделдә 21 ноябрьдә ябыла. Әлеге таләпне санга сукмыйча, кече күләмле көймәдә сулыкларга чыккан кешеләргә 1 мең сум штраф салына.

— 200 килограммга кадәрге авырлыктагы кече күләмле көймәләрне дәүләт теркәвенә кую инде мәҗбүри түгел. Алар элек теркәүгә куелган булса, теркәүдән төшерергә кирәк, чөнки салым түләве квитанциясе киләчәк, - дип искәртте Юрий Венедиктов. – Республикада хәзер дә агач көймәләрдән файдаланучылар шактый. Яшел Үзәндә еш очрыйлар. Агач көймәләрне куллану ярый, иң мөһиме кагыйдәне үтәү, саклык чаралары күрү зарур.

 Бүген - җылы, иртәгә - боз

Түбән Кама сусаклагычында боз кату 16 ноябрьдә көтелә. Бу еллык күзәтүләрдән 5 көнгә алданрак. Куйбышев сусаклагычында боз кату 3-4 көнгә соңрак, ягъни, 25-29 ноябрьләрдә булыр, дип фаразлана. Боз калынлыгы 7 сантиметрга җиткәч кенә кешеләргә сулыклар өслегенә керергә ярый, ә машинаны күтәреп тора алырлык боз калынлыгы 20 сантиметр һәм аннан калынрак булырга тиеш.

 — Чишмәләр аккан, камышлар чыгып торган урыннарда боз өстеннән йөрү хәвефле. Боз өстендәге балыкчылар бер-берсенә 3 метрдан да якын килмәсен. Боз өстенә кергәндә үзең белән бау, такта, озын кадаклар алу зарур,-дип киңәш бирде Юрий Венедиктов.

 Боз кичүләре

Татарстанда кышкы чорда Югары Ослан – Аракчино, Яшел Үзән – Нижние Вязовые, Мамадыш районында Соколка – Новый Закамский (Түбән Кама), Алабугада Покровское – Красный Ключ (Түбән Кама) боз кичүләре эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading