Бүген “Татмедиа” агентлыгында танылган язучы, журналист Вахит Имамовның “Кәнәфи” һәм “Ерактагы якын туганнар” исемле китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.
“Кәнәфи” повесте “Татмедиа” АҖ һәм “Казан утлары” журналы гамәлгә куйган кечкенә кесә китаплары сериясеннән. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белдергәнчә, әлеге проект кысаларында барлыгы 71 мең тиражлык 27 китап дөнья күргән, шуларның 60 меңе инде сатып бетерелгән.
Вахит Имамов әсәренең төп темасы – үзгәртеп кору чорындагы түрәләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, халык турында онытып, үзләренең “җылы урынга”, “кәнәфи”гә үрелүләре. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моның турында болай ди: “Вахит Имамов тирән фәлсәфи фикерләргә бирелмичә, гади чынбарлык турында яза. Ул кешенең яхшы яклары турында гына түгел, яман якларын да бик яхшы оста сурәтли. Шуның ярдәмендә бездә, укучыда, нәфрәт хисе уята. Бу мәсьәләдә, гомумән, татар әдәбиятында аның белән ярышырлык язучылар юк дип уйлыйм мин. Кеше бит ул гел ак белән карадан гына тормый, аның төрлесе була. Ә Вахит Имамов гиберпола, гротеск тел чараларын кулланып, укучысын битараф калдырмый.” Әлеге китапчыкларны Р.Зәйдулла бульвар әдәбият мисалы, ди, ягъни кеше аны теләсә кайсы җирдә үзе белән алып укый ала. Имамов нәрсә генә язса да, милләт очен, татар өчен кайгырып яза, аның киләчәге өчен җан ата. Кызыклы факт булып шуны әйтеп була: әлеге китап аркасында В.Имамовның тормыш иптәше Гөлүсә ханым хәтта үз эшеннән китәргә мәҗбүр була. Дөресрәге, эшеннән җибәрелә.
“Ерактагы якын туганнар” сәяхәтнамәсен язу өчен мөхәррирләр махсус сәяхәткә чыгып китә. Үз юлында Кырым, Брест, Россиянең күп кенә татар яшәгән төбәкләрдә кунак булалар. Шуның нәтиҗәсендә әлеге әсәр дөнья күрә. Аның аерым өлешләре “Казан утлары” журналында инде укучыга таныш, ләкин тулы китап буларак ул әлеге генә чыга. Китапның төп темасы - читтә яшәгән татарларның тормышы, көнкүреше. Әлеге китап турында тарих фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров болай ди: “Читтә яшәгән татарлар һәм, гомумән, татарлар турында белергә теләгән кешеләр өчен әлеге китап изге итеп санала.”
Автор исә үзе бу китапны “кан белән язылган” ди. Ул сәяхәттә булган кыска гына тарихы турында әйтеп китә: музейларда Асаф Габдрахманов, Петр Новиков кебек бөек татар каһарманнары турында белмәү, аларның портретлары да булмавы белән гаҗәпләнә. Язучының алар өчен, татарларны милләт буларак кысырыкланулары өчен йөрәге яна. Аларга бит мактаулы исемнәрне дә бары татар булганнары, диннәре өчен генә бирмиләр. Бу авторны бик каты борчый һәм ул булган барлык кичерешләрен әлеге хезмәттә бирә.
Чарада авторны шулай ук узган юбилее һәм Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелүе белән дә котладылар. Монда җыелган барлык кунакларның төп кичереше ул – милләт, татар язмышы һәм аның киләчәге. В.Имамовның әлеге китабы киләчәк буыннар өчен гыйбрәт, сабак булып кала. Төп киңәш – “менә болай булырга тиеш түгел” дигән фикер. Очрашуның төп девизы булып Индус Таһировның мондый сүзләре яңгырый: “Җир шары кояш тирәли никадәр әйләнсә, татар бу дөньяда шулкадәр яшәр,-” дигән гыйбарә.
Әдилә Әхмәтшина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар