16+

Фотобәйгедә җиңүче: «Телефон ота калсак, әти-әни: «Сиңа булыр», диделәр»

ТНВ каналында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонының туры эфирында фотобәйгенең җиденче җиңүчесен игълан иттеләр.

Фотобәйгедә җиңүче: «Телефон ота калсак, әти-әни: «Сиңа булыр», диделәр»

ТНВ каналында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонының туры эфирында фотобәйгенең җиденче җиңүчесен игълан иттеләр.

Ул Жанна Байгузина булды. Җиңүче 12 айфон телефонының берсен алачак. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, 14 сәгатькә бәйгедә 42 018 кеше катнашкан.
Ә без беренчеләрдән булып җиңүчегә шалтыратып, аны сөендердек. Ышана алмыйбыз әле, диде Жанна сөенеченнән. 

– Сайлау участогыннан чыкканнан соң, әтием, әнием һәм мин фотога төшәргә булдык, – дип сөйләде җиңүче үзе. – Фотобәйгедә үз көчебезне сынап карыйк әле дидек. Әмма җиңәрбез дигән ышаныч юк иде. Әтием Эдисон, әнием Ольга белән сайлауга инде икенче тапкыр бергәләшеп барабыз. Алар Мөслим районындагы Мари–Бүләр авылында яши. 

Жанна милләте буенча мари, безнең белән саф татарча сөйләште. Мәктәптә үзләштергән икән. Хәзерге вакытта Чаллыда бер оешмага эшкә урнашып йөри. Аңа 19 яшь. Алга таба югары уку йортына читтән торып укырга керергә хыялланам ди кыз үзе. 
– Телефон ота калсак, әти-әни: «Сиңа булыр», диделәр, – ди Жанна көлеп. 
Байгузиннарны әлеге отышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңыш елмайсын. 
Стал известен седьмой победитель фотоконкурса «Всей семьей на выборы!»
«Гаилә белән – сайлауга!» фотобәйгесендә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы фонында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзекне киеп, гаилә белән фото\селфи ясарга. Шунысы мөһим: фото сайлау участогы эчендә төшерелергә тиеш түгел.

Төшерелгән фотоны бүләкләр уйнату көнендә иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр социаль челтәрдәге битләргә урнаштырырга кирәк. Постка #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары мәҗбүри куелырга тиеш.

Бәйгедә бары тик паспортларында Татарстанда даими пропискасы булган республика кешеләре генә катнаша ала.

Катнашучының фотосы урнаштырылачак социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яшькә җиткән физик затныкы булырга тиеш.

Барлык мәҗбүри шартлар белән «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» фотобәйгесе берләшмәсендә, «Фотобәйге 8 сентябрь 2024 кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык бүләкләрне дә 2024 елның 8 сентябрендә «ТНВ» телеканалында туры трансляция вакытында («ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә дә күрсәтелә) уйнатачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading