Бик гыйбрәтле юридик аспект. Аны һәркем белергә тиеш һәм әлеге язманың герое сыман капкынга эләгүдән сакланырга тырышыгыз.
Баш геройны Н. дип атыйк.
Паркта йөргәндә, Н. эскәмиягә килеп утыра һәм биредә кемнеңдер телефоны калуын күреп ала. Мисал өчен, бәясе 90 мең сум тирәсе булган бик кыйммәтле марка ди ул.
Н. тирә-ягына карый, беркем дә юк. Ә телефонны хуҗасына кайтарырга кирәк. Җитмәсә, ул блокланып куелган, анда сакланган контактларны белергә дә мөмкинлек юк. Ичмасам, хуҗа кеше үзенең номерына ни өчендер шалтыратмый, телефонын эзләми. Шул вакытта Н. социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдә әлеге табыш турында белдерү урнаштырырга карар кабул итә. Егет уйлана башлый. "Табышны хуҗасына табып биргәнем өчен бүләк сорамаска, ди. Телефон кыйбатлы, мин монда шәхси вакытымны әрәм итәм! Бер-ике мең сум акчага телефоныгызны кайтарып бирәм дип язармын, һәм шуның белән бетте китте!", дип фикерли ул. Шулай эшли дә.
Табылган телефон һәм бераз баеп алырга дигән теләк турындагы белдерү социаль челтәрләрдәге бөтен төркемнәр буйлап тарала.
Инде икенче көнне үк Н. белән телефонның хуҗасы элемтәгә керә, бүләк бирергә дә әзер үзе. Очрашу турында сүз куешалар. Ир-ат үзенең бармак эзе белән телефоннан блокны ача, димәк ул чын хуҗа. Ир-ат Н.га тиешле бүләк бирә дә, китеп бара. Ләкин Н. аңардан берничә адым да ерак китәргә өлгерми, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Полиция бүлегендә исә Н.нан сорау алу башлана. Баксаң, ул ике җинаять кылуда шикләнелеп тоткарланган. Берсе – Россия Җинаять Кодексының 163 маддәсе буенча "Янау" булса, икенчесе – 158нче маддә, ягъни "Урлау". Янау өчен җәза - 4 елга кадәр ирекне чикләү яки 80 мең сум күләмендә штраф, ә урлау өчен шул ук күләмдә штраф яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Н. шок хәлендә кала. Ул беркемне дә таламады бит. Телефонын да хуҗасына кире кайтарган! Үзенә калдырмаган. Интернетта белдерү урнаштырган өчен 6 елга төрмәгә утырыргамы? Ни өчен?
Мондый гаепләүнең хокукый нигезен Н. га адвокаты аңлатып биргән.
Канун нормалары нигезендә югалган әйбер үз хуҗасының милке булудан туктамый. Ягъни телефон Н.кулында булса да, аның хуҗасы булып теге ир-ат кала.
Ә Н. үзенең телефон табуы турындагы белдерүендә ачык итеп: "Бүләк өчен кайтарам" дип язган һәм хәтта сумманы да күрсәткән.
Югары суд урлау дигәндә менә нинди аңлатма бирә (2017 елның 19 апрелендәге 75уд17-2 номерлы кассацион билгеләмә):
Онытылган әйбернең кайда булуы хуҗасына билгеле булырга һәм теләсә кайсы вакытта ул анда барып, югалган әйберен алырга мөмкин.
Ә Н. кемдер онытып калдырган телефонны үзенә алган, ягъни чит кешенең милкен урлаган. Бүләкләүне таләп итеп, чит милекне законлы хуҗасына кайтару өчен акча таләп иткән. Менә сиңа – җинаять составы.
Н. кебек хәлдә калган кешегә нишләргә кирәк иде соң?
Кемдер югалткан әйберне тапкандагы гамәлләрнең төгәл тәртибе Россия гражданнар кодексының 227 маддәсендә каралган.
Әгәр әйбер буенча аның хуҗасын билгеләргә мөмкин икән аны эзләү һәм табышны кире кайтару буенча кичекмәстән барлык чараларны күрергә кирәк.
Әгәр әйбер бинада яки транспортта табылса, аны әлеге бинаның яки транспортның хуҗасына тапшырырга кирәк.
Әгәр әйбер башка урыннарда табылса һәм хуҗасын идентификацияләү мөмкин булмаса, әйберне кичекмәстән полициягә яки җирле үзидарә органына (шәһәр администрациясенә) бирергә кирәк.
Н.ны ирегеннән мәхрүм итәрләрме соң? Хәзер аның эше - тикшерүчеләр кулында. Аның каравы хәзер сез, хөрмәтле укучылар, гамәлдәге законнарның шундый нечкәлекләрен беләсез һәм безнең төп герой ясаган хаталарны ясамассыз.
Адвокат Марат Гайнуллинның эш тәҗрибәсеннән
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар