16+

«Телсез дә, чукрак та булырга кирәк»

Гүзәл белән Гөлнурны апа белән сеңел туганлыгыннан тыш тагын бер нәрсә берләштерә әле – икесе дә хат ташучы булып эшлиләр.

«Телсез дә, чукрак та булырга кирәк»

Гүзәл белән Гөлнурны апа белән сеңел туганлыгыннан тыш тагын бер нәрсә берләштерә әле – икесе дә хат ташучы булып эшлиләр.

Ир фамилияләре бер – Вәлиевалар. Туган якта калып, авыл гомере өчен җан атып яшәүче ханымнарның икесенә бергә эш стажлары да саллы – 52 ел!

“Урам картасын дәфтәр битенә сырлап”

Алар Кайбыч районының Борындык авылында туган кызлар. Әниләре Роза ханым белән мәрхүм әтиләре Равил абыйның җылы куенында үскән 3 кызның төпчеге Гөлназ исемле. Гәрчә башка һөнәр сайласа да, җае туры килгәндә апаларына ул да ярдәмгә ашыга.

– Әниебез гомере буе авыл җирлеге идарәсендә хисапчы булып эшләде. Авылда хат ташучы юк иде. Халык та язылган гәҗитен укырга тилмерә, авыл җирлегенең дә бер борчуы, әни: “Гүзәл, әллә соң эшләп карыйсыңмы? Гөлнур да булышыр” – дигәч каршы килмәдем. Акчасы да була бит! Минем хисапчы булып эшләгән еллар ул. Төшке ашка кайтканда, почтага сугылып гәҗит, журналларны алам да, тамак ялгап, кайсы йортка нинди газета тиешлеген язып чыгам. Урамлап бүләм. Аннары Гөлнур бер якка чыгып китә, мин эшкә баруынча таратам. Әле бит авылдашларны да белеп бетермибез, кемнәр янында кем яшәгәнен әнидән сорыйбыз, урам картасын дәфтәр битенә сырлап чыгабыз, – ди Гүзәл ханым.

Аның яшьлек хыялларына ил вәзгыяте аяк чала. Авылларны күтәрү җәһәтендә яңа фәрман кабул ителә – мәктәп тәмамлаучы яшьләрне читкә җибәрмиләр, бер елга мәҗбүриләр күмәк хуҗалыкта эшләргә калдыралар.

– Шәһәргә укырга китүче кызларга әй кызыга идем! Минем дә Казанда укыйсым килгән иде дә... Сыйныфыбыз белән мәҗбүриләп авылда калдырдылар. Әле безнең күңелне күрер өчен күмәк хуҗалык Мәскәү белән Ленинград шәһәрләренә путевкалар бирде, ял итеп кайттык та кара эшкә тотындык. Шәхси хуҗалыктагы терлекләрне гел икенче төрле карыйбыз икән, печәнен дә, катнаш азык, көрпәсен дә капчыгыңа карап, чама белән генә бирәсең. Ә фермада азык җәһәтендә муллык! Менә шунда дөрес итеп бозау үстерергә өйрәндем мин. Шул еллардан бирле шәхси хуҗалыктагысын нәкь шулай итеп асрыйм да, – ди ул.

Әнисенең алгарышлы булуы бәхетенә юл яра, Гүзәл сыйныфташлары белән ял иткәндә, Апас район үзәгендә яңа гына ачылган СПТУ–92 һөнәр көллиятенә документларын илтеп тапшыра. Әнә шулай итеп хисапчы һөнәренә укый ул. Эшкә дә туган авылына әйләнеп кайта.

– Без укыганда кибетчеләр курсы җыячакларын ишеттем. Ә минем кибетче буласым килгән иде! Әнигә кайтып: “Укыйм әле”, – дип әйтергә дә өлгермәдем, артык сыерым юк сатып түләргә, карап торган берсеннән дә яздырма инде балам, диде. Элек бит кибетчеләрнең өстенә чыга иде, әни шуннан курыккандыр инде. Ә мин гомерем буе кибетче эшенә кызыктым. Бүген дә кибеткә керсәм кибетчеләрнең җитезлегенә, киштәләрдәге товарларны матур итеп тезүләренә исләрем китеп карап торам. Почта хезмәтен дә бик яраттым анысы. Хәер, эшне сайланып тормыйбыз инде, кулга тигәнен җиренә җиткереп эшлибез, – ди әңгәмәдәшем.

Ярасы гомерлек

Килешәсездер, эш сөючәнлек – гаиләдә бирелгән тәрбия. Әтиләре 37 яшендә кинәт кенә бакыйлыкка китеп бара. Сәбәбе бүгенгәчә сер. Хәсрәте чигенсә дә ярасы мәңгелек. Ярты ятимлек ишек какканда Гүзәл алтынчы сыйныфта гына укый әле.

– Кыш иде. Авылыбызны икегә бүлеп Бәрле елгасы ага. Әтине авылдашыбыз Талия апа иртән бәке буенда ятканын күреп, әнигә хәбәр биргән. Мәһабәт гәүдәле иде мәрхүм, әллә соң үтереп, гәүдәсен бәкегә салырга теләгәннәр дә, әти сыймаганмы икән дип тә шикләнәбез. Ялган, начар хәмер кабып, кайтканда бәке буенда егылып калганмы дип тә фаразлый әни. Әти 37 яшендә китеп барды, гөрләтеп яшәрлек мәле иде югыйсә. Үз үлеме белән җан биргәндерме, кемдер ярдәм иткәндерме, беләсезме, бүгенгәчә уйда күңел. Сораулар күп  инде, җавабы гына юк. Безнең белән әтинең әнисе – Фәһерҗиһан әби яши иде, эшкә дә ул өйрәтте. Әни көне буе эштә, кайтып керүгә чәй дә эчми йорттагысына керешә. Әле хәлдән килгәнен без эшлибез, дигәндәй, – дип сөйли Гүзәл ханым.

Әмма җитә бер көн, кыз булып җитлеккәч, төп оядан канат очыра. Шүширмә авылына килен булып төшә. Хат ташучы хезмәтен яңа гына мәктәп тәмамлаган Гөлнур сеңлесе кабул итеп ала. Ә Гүзәл бала ялына кадәр хисапчы булып эшләвен дәвам итә.  

– Икенче баладан соң мин Шүширмә авылындагы медпунктта санитарка булып та эшләдем. Хат ташучы хезмәтендә дә 19нчы елым бара. Элек ябырылып укыйлар иде, хәзер азайдылар, сер түгел. Авылның халкы да кими бит. Газеталарны Борындык авылындагы элемтә бүлегеннән алып кайтам. Бер якка 7 чакрым юл. Ияләнелде инде, елның төрле көне була анысы, – ди Гүзәл.

Махсус сорадым, заманында бер миллионер күмәк хуҗалык канаты астында эшләгән ике авылның холык-фигыль җәһәтендә аерыламы, димен.

– Шүширмәлеләр артык тыйнак та, үз-үзенә йомылучан. Ачылып китеп сөйләшергә читенсенә, димме. Ә менә Борындыкта халык үзгә! Эшкә төшкәч, әниләргә дә кереп чыгам. 10 минут та үзебез генә сөйләшеп утыра алмыйбыз, әле бер күрше мине күрергә дип йөгереп керә, әле икенчесе. Гөрләшәбез! Көн аралаш килеп торам югыйсә. Шул арада сагындык, диләр. Телгә юмарт, эшкә җитез Борындык халкы, – ди Гүзәл.

Иң авыры да Гөлнурга!

Ләкин эшкә җитез борындыклыларның холкы да ут анысы. Хезмәтнең иң авыры да, димәк, сеңлесе Гөлнурга эләгә. Хат ташучы булып эшләвенә 34 ел!

– Телсез дә, чукрак та булырга кирәк, һәр әйткән сүзләренә җавап бирсәң йөрәгең түзмә. Кире сүз әйтсәләр дә үткәреп җибәрәсең инде, кешенең төрле чагына туры киләсең. Ә болай начар түгел авыл халкы, товарын да сатабыз. Айлык 40 мең сумлык план куялар, тырышып, тырмашып, шул халык ярдәме белән үтибез бит, сүзебезне аяк астына салмауларына рәхмәт кенә. Гүзәл апа белән элеккеге елларны искә алган саен сагынабыз. Укытучыларны элек мәҗбүри рәвештә бер кочак газета – журналларга яздырталар иде. Әле шуңа өстәп үз фәннәренә кагылышлы журналны да алдыралар. Хәзер район газетасына яздыртуы да мең бәла. Укырга да яраталар, ә менә яздыртыр өчен күпме үгетлисе!  – ди Гөлнур ханым.

Хөрмәткә лаек ул! Һәр йорттагы хәлләрне белеп, сүзне ипле генә сөйләшә. Кайда нәрсә ишетә, ни күрә – шунда кала. Берсен дә капкадан урам ягына алып чыкмый. Менә шуның өчен ихтирам итәләр дә!

– Әниебез авылның ак әбисе. Ул безне үстергәндә ял күрмәде, хәзер без аңа бер генә эш тә эшләтмибез. Намаз белән Коръән уку – төп эшең дим.Аллаһыга мең шөкер, без аның картлыгын кадерле итә алдык. 5 оныгы, 4 оныкчыгы бар, – ди Гөлнур ханым.

Язмышларның кабатлануы... Әнисе кебек Гөлнур ханым дә толлык ачысын татып яши. Аллаһы язган сынауны кичә, әмма бирешми! Арыган йөрәгенә ял бирүче балалары бар, хезмәтендә ышанычлы терәге – хезмәттәшләренә рәхмәтле.

– Җитәкчебез – Ләйлә Хайретдинова да бик җайлы, эшкә күндәм, уңай кеше. Холкы да сабыр. Аның белән эшләве дә рәхәт. Борчулар килеп чыкса да җиңел генә чишә белә, андый сәләт бөтен кешегә дә бирелми дә. Кәгазь эше бигрәк күп, ничекләр өлгерәдер, – ди Гөлнур ханым.

Борындык элемтә бүлеге кечкенә генә бүлмәгә сыешса да, эшләре көйле бара. Мөхтәрәм ханымнарның үзара килешеп, аңлашып эшләүләре нәтиҗәсе бу. Ике авыл халкының мәгърифәтле булуына безнең дә күңел тыныч. Димәк, газета-журналларыбыз укучыларыбыз кулына вакытында барып җитә, аларның саны да кимемәс дигән өметебез дә нык.  

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading