16+

«Тормыш ваклыклары»н чорный-чорный тәгәри бу дөнья

Көн артыннан көн үтә, дөнья алга бара, кышларны язлар, язларны җәйләр алмаштыра.

«Тормыш ваклыклары»н чорный-чорный тәгәри бу дөнья

Көн артыннан көн үтә, дөнья алга бара, кышларны язлар, язларны җәйләр алмаштыра.

Менә инде быелгы яз да үз урынын җәй-чибәргә  тапшырырга әзерләнә.

Бик каты мактанып, "Бөтен дөньяны шау чәчәккә күмдем, сиңа җимеш үстерәсе генә калды", дип күкрәк киереп шапырыныр урыны юк инде быелгы язның, шул тавыш-тынсыз итеп кенә  кәнәфиен җәйгә тапшырса гына инде. Әллә ничек характеры йомшак булды быелгы язның, кыш йогынтысыннан арына алмады. Җәйгә мул уңышка өметләнеп февраль-март айларыннан ук тәрәзә төбендә рассада үстергән, май башы белән шул рассадаларны теплицага күчергән күпме кешенең, әни әйтмешли, өметләрен өзде быелгы май ае.

Бик күп кешенең рассадалары өшеде, салкыннар озакка сузылды шул. Басуларда уҗымнар өшегән диләр, люцерна кара көеп утыра диләр. Туган җирне сагынып кайткан, оя корып, бала үстерергә әзерләнгән кошларны да сынады быелгы май ае. Салкын, май ае бетеп бара, әле бер чебен күргән юк. Юк ла инде, чебеннәрне сагынып утырмыйм, тик чебен-черки булмагач колга башындагы оясына кайтып кунаклаган сыерчык гаиләсе балаларын нәрсә белән туендыра микән дип борчылам. 

Җәй ни күрсәтер тагын, ансын алга таба күрербез инде, гомерләр булса. Минем күрше әбием Хәтимәттә гел әйтә торган иде, "Без утырткан яшелчәсе, җиләге җирнең үги балалары гына алар, ул аларга барыбер артык көчен бирми, ә менә чүп үләннәр җирнең үз балалары, ул аларны назлап-сөеп үстерә", диеп. Әллә чынлап та шулай, әнә бит, без күпме утырткан-чәчкән яшелчәләр кайсы туңып, кайсы өшеп, кайсы тишелә дә алмыйча, кайсы тишелгәч тә башкаен кайсы якка салырга белмичә утыра, ә тузганак менә... Бөтен дөньяны сап-сары келәмгә төреп утыра мин сиңайтим горурланып. Аңар суыгы да, кыравы да нипачум. Кемнәрдер шул сары келәмне фотога төшерә, кемнәрдер шул сары тузганак фонында үзе фотога төшә, кемнәрдер чәчкәләрен җыеп бал ясый, кемнәрдер шул чәчкәләрне аракыга салып куя, кыш көне сызланган аяк-кулларына дәва табар өчен.

Аллаһы Тәгалә һәрбер үләнне, һәрбер җиләк-җимешне безгә, Адәм балаларына дәва итеп яралткан. Кайсын бөртекләп кенә кулланасы, кайсын тамчылап кына, кайсын рәхәтләндереп, авыз тутырып, учлап-учлап ашыйсы. Бөтен кешегә бөтен үлән дә килешми дә әле. Менә минем үземә Иван-чәй дигән үлән килешмәде, ә бик күпләр шул үләнне җыеп, киптереп, кышлар буе чәй итеп эчәләр. Ә мин бер генә эчтем, башым тубал булды, көн белән төнне дә аерырлык хәлдә түгел, тышта әллә ай җемелди, әллә кояш балкый.

Сүзем  тузганак турында иде бит әле. Тузганак сезонында көненә ун гына чәчәк сабагын ашасаң да, ашказаны асты бизең өчен иң зур дәва дип язганнар иде.  Ә тузганак балына килгәндә, бик озак кайнатасы бит, бөтен файдалы матдәләре кайнап бетми микән аның. Уналтынчы елда мин дә ясап карадым тузганак балын, бөртекләп, нәкъ 400 бөртек чәчәк җыеп, юып, кайнатып, кыскасы, нәкъ интернетта язылганча ясадым инде. Сүзнең дөресе кирәк, тәме дә әллә ни түгел, файдасын да күрдем дип әйтә алмыйм. Балны, дуслар , исән-сау гына булып,  бал кортлары җыйсыннар икән.

Аннан  әле безнең тагын бер җир-әнкәбезнең кадерле баласы - кычыткан кала икән. Менә аның да нәкъ сезоны инде хәзер. Җыеп-бәйләп-киптереп җиләсрәк урында саклый торган табигать хәзинәсе. Канны куертып җибәрү үзлеге бар инде аның да, шуңа күрә күрдем дә күмелдем диеп түгел, чамасын белеп кулланырга кирәк. Бу вакытта бик күпләр май кычытканыннан аш пешерәләр инде, витамин чыганагы диеп. Шифасын күрсеннәр. Мин үземме, җәмәгать? Юк, бер тапкыр да кычыткан ашы пешергәнем юк, теге заманда нәнәләр-әттәләр, әби-бабайлар безнең өчен дә ашап куйганнардыр ул кычыткан ашын  дип уйлыйм. Кычытканга бер тамчы да нәфсем төшми.

Әле кичә менә бабай белән рәхәтләндереп, күңелләр булганчы, кузгалак ашы пешереп ашадык, вәйт тәмле, әчкемтемдер тәме, менә аны яз көне организм үзе сорый. Баш миенең кайсы төшенәдер хәбәр килә инде, "Кузгалакның нәкъ вакыты, картаеп киткәнче ашыгырга кирәк" дип.

Дөнья ваклыкларын йомгакка  чолгый-чолгый язган  язмам ахырына якынлашып киләдерие инде. Менә йомгак дидем дә, үзебез үскән замандагы, авылда аякка баскан арт шәрифләренә утырган һәммә халык шәл бәйләгән заман, нәнәләр җегерләгән мамык йомгаклар исемә төште.Кәҗә мамыгыннан җегерләп чолганган йомгаклар.Үзебез шәл бәйләгән чаклар.Бөтен йортны карап, пешереп-төшереп, кызлары мәктәптән кайтуга кабага мамык бәйләп, орчык белән баш хәтле йомгаклар да җегерләп нәнәләр ни хәлләр җитеште микән дә, ун-унбер яшьлек, әле уен уйнап туймаган, пар инә белән, ике күзләрен бәйләүләреннән дә алмыйча шәл чите үрүче кыз балалар ничек түзеп утырдылар микән? Шәл чите бит алты күзәнәктән башлана, бүтәнен язмыйм инде, үземнең дә, шушы язманы укучы бер урамда шәл бәйләп, кич утырып үсеп, таралышкан дусларымның да,  күңел кылларын кузгалтмыйм әле. Үзебезнең күңел кылларыбыз да, кәҗә мамыгындагы кыллар кебек һай нечкәрде шул. Орчыктан мамык җебен йомгакка чолгаганда гәҗитнең бер читен ертып алалар да, шуны ике учта бөтереп-түгәрәкләп, шул түгәрәкләгән гәҗиткә орчыктан шәл җебен чолгап китәләр иде.

Ә кайвакыт нәнәләр шул  җегерләгән шәл җебен бер карамель кәнфиткә чолгыйлар. Бәйли башлаганчы йомгагыңны әйбәтләп ике кул белән кысып карыйсың, йомгак эчендә нәрсә, бөтәрләп-түгәрәкләгән гәҗит битеме, я булмаса бер кәнфитме? Йомгагыңны бәйләп бетергәнче теге йомгак эчендә качып яткан бер кәнфит синең күңелеңне ымсындырып, йомгагыңны тизрәк бәйләп бетерергә дәрт  биреп тора инде. Кайлардан алган инде ул нәнәләр әллә нигә бер булса да йомгак эченә кәнфит тыгып куеп, безгә бәйрәм ясарлык карамель кәнфитне.

Язмамның исеме дә "Тормыш ваклыклары"иде бит. Шул ваклыкларны йомгак итеп чорный-чорный тәгәри бугай инде бу дөнья тәгәрмәче.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading