Эссе көнне ачык тәрәзәләрдән башка булмый, билгеле. Фатирда балалар булганда нишләргә соң?
– Җилләткән вакытта форточкаларны гына ачарга кирәк. Шулай да тәрәзәне ачарга кирәк булса, аны 10 сантиметрдан да күбрәк ачарга ярамый, әмма бу да бәлага сәбәпче булырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, һәрдаим балага тәрәзәгә менү куркынычы турында аңлатырга кирәк, – ди Андрей Родыгин.
Психолог Регина Гайсина, билгеле бер яшькә кадәр балалар белән хәвеф-хәтәр һәм үлем турында сөйләшергә ярамый, дип белдерә.
– Мәктәпкәчә балалар бу куркынычны, биеклек халәтен аңламаска да мөмкин һәм үлемнең нәрсә икәнен белеп бетерми. Без, психологлар, гомумән, мәктәп яшенә кадәр балаларны кеше каберенә, яисә кеше җирләгәндә алып барырга киңәш итмибез. Бу психикага зыянлы. 7-8 яшькә кадәрге балалар үзләрен үлемсез дип саный, үлемне аңлау хисе якынча 9 яшьтәге балаларда барлыкка килә. Ачык тәрәзәнең куркыныч һәм аянычлы нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми әле ул. Әгәр бала янында аның куркынычсызлык барлыкка килгән һәм ата-ана сабыеның иминлеген тәэмин итә алмый икән, бу ата-ана булырга син әле әзер түгел дигән сүз. Ата-ана – ул “телим һәм бир” түгел, ә “тиеш һәм кирәк”. Балаларны кызык өчен генә тапмыйлар, ә бала тәрбияләү өчен зур җаваплылык һәм олы мәхәббәт кирәк, – ди психолог.
Беренче катларда да тәрәзәләр куркыныч тудыра. Аларда бәла булдырмас өчен металл рәшәткәләр урнаштыру зарур. Әлеге ысул түбән этажларда иминлекне тәэмин итү өчен иң кулай ысул.
– Шулай ук тәрәзәләр урнаштырганда махсус җайланма – фиксаторлар, рәшәткәләрне бары тик белгечләр генә куярга тиеш. Балаларның куркынычсызлыгы белән уйнарга ярамый. Бары тик ышанычлы гарантия бирүче фирмаларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип тулыландырды Айрат Вәлитов.
Бәла якында гына...
Әгәр дә үтеп баручы кеше баланың тәрәзә төбендә утыруын һәм егылып төшү ихтималын күрә икән, туктарга һәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин үтеп баручыларны фатирга кадәр күтәрелсен һәм әлеге баланың әти-әниләренә хәбәр итсеннәр, дип киңәш итә. Шул арада, коткаручылар килгәнче баланың тормышын саклап калу өчен, мөмкин булган очракта җәймә яки башка ныклы материал сузып тотарга кирәк.
– Шулай ук бала белән аралашырга тырышыгыз, әгәр дә ул бәләкәй яшьтә икән, аның тәрәзәдә булу сәбәбен ачыкларга, кирәк булса тынычландырып карау һәм тәрәзә төбеннән фатирга төшәргә тәкъдим итү мөһим, – ди Родыгин.
Әгәр дә фаҗига котылгысыз, бала тәрәзәдән төшеп егылган икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе белгечләре ашыгыч ярдәм килгәнче биеклектән егылып төшкән бала белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр:
– Монда төп принцип – балага зыян китермәү. Үлгән кешене җылы юрган белән капларга һәм, мөмкин булганча, тимәскә кирәк. Әлбәттә, фаҗигага юлыккан ата-аналар һәм шаһитларга үз-үзләрен кулга алырга, зыян күрүчене күтәреп алудан тыелу бик кыен булачак. Ләкин, кызганычка каршы, нәкъ менә бу гамәлләр тагын да зуррак зыян китерергә мөмкин – чөнки баланың умыртка сөяге сынган булуы бар, һәм аның гәүдәсен дөрес урнаштырмау хәлне тагын да катлауландырачак. Яки зыян күрүчене борып яткырган вакытта аның сулышы яки йөрәк тибеше туктатарга мөмкин – бу очракта ашыгыч ярдәмнең медикаментлары һәм җиһазлар җыелмасы бар. Бердәнбер искәрмә – әгәр егылган бала аңсыз булса, ә авыз куышлыгыннан кан китсә, яисә косса - ул чагында аны бик сак кына ян-якка борырга кирәк.
Тикшерүчеләр фаҗигага шаһит булганнарга ашыгыч ярдәм диспетчерына үз телефон номерын калдырырга һәм гадәттән тыш хәл урынын ташлап китмәскә киңәш итә.
Һәр елны Татарстан хастаханәләренә якынча алганда тәрәзәдән егылып төшкән 10 бала китерелә, күпчелеге – малайлар. Аларның 80%ы – 5 яшьтән кечерәк. Тәрәзәдән егылып төшүләрнең 50%ы тәрәзәгә якын урнаштырылган җиһазлар белән бәйле.
Лилия Гайнуллина.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар