16+

Туганнарын үзләре янына эшкә урнаштырулар дәвам итә...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен каршылап, Шул уңайдан оештырылган матбугат конференциясендә мәгариф һәм авыл хуҗалыгы тармаклары вәкилләре ришвәтчелеккә каршы алып барылган чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов әйткәнчә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ришвәтчелеккә каршы эзлекле көрәш алып бара.

Туганнарын үзләре янына эшкә урнаштырулар дәвам итә...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен каршылап, Шул уңайдан оештырылган матбугат конференциясендә мәгариф һәм авыл хуҗалыгы тармаклары вәкилләре ришвәтчелеккә каршы алып барылган чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов әйткәнчә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ришвәтчелеккә каршы эзлекле көрәш алып бара.

- Ләкин ришвәтчелеккә бәйле очраклар күзәтелә әле. Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының ата-аналардан акча җыюлары турында мөрәҗәгать күп керә иде, бу мәсьәлә контрольгә алынды. Хәзер андый фактлар кимеде. Ата-аналар мәгариф учреждениеләренә акча бирергә тиеш түгел. ВУЗларга һәм көллиятләргә чынбарлыкта булмаган студентлар кабул ителүнең 80 очрагы ачыкланды. Бу хәл Апас аграр көллиятендә, Чүпрәле тармак технологияләре техникумында, Кукмара районындагы Лубъян урман-техник көллиятендә күзәтелде. 80 ялган студент өчен стипендия алганнар. “Студент” исемлегендә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре - бухгалтерлар, директор урынбасарлары да булган хәтта. Авыл хуҗалыгында кайбер фермерларның субсидияләрне тиешле максатларда файдаланмау очраклары бар, - диде Алексей Панкратов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләгәнчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында 140 мең кеше эшли. Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә Идел буе федераль округында беренче урында.
- Республикада эшчәнлек алып барган федераль сәүдә челтәрләренә җирле җитештерүчеләрнең азык-төлек товарларын сатуга кертүдә киртәләр тудыру, ришвәтчелек төсмерләре юк. Федераль сәүдә челтәрләрендәге азык-төлекнең 60-90 проценты - республиканыкы. Бу - икмәк, яшелчәләр. Мәсьәлә сәүдә челтәренә үтеп керүдә түгел, ә анда кергәч, продукцияне килешенгән күләмдә өзлексез тәэмин итеп торуда. Менә шушыңа ирешергә кирәк, - диде Наил Залаков, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән биргән соравыма җавап итеп.

Авыл хуҗалыгы җирләренең максатсыз файдаланылуы турында да әйтелде, мондый мисаллар Казан тирәсендә аеруча күп.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөзинов әйтүенчә, быелның 9 аенда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыюга кагылышлы 103 хәбәр кергән. 
- Мәктәпләр һәм балалар бакчалары ата-аналардан акча җыярга тиеш түгел, - дип кабатлады Рәмис Мөзинов та. - Мәктәпләрнең кайбер балаларны яшәү урынына мөнәсәбәттә 1нче сыйныфка алмаулары очраклары тикшерелде. Нәтиҗәдә, ике сабый ата-анасы теләгән мәктәпкә урнаштырылды. Интернетта ялган диплом тәкъдим итүче 296 сайт ачыкланды. Татарстан Прокуратурасы белән берлектә әлеге сайтларны томалау эшләре үткәрелә. Әлеге сайтлар Россия төбәкләреннән яшертен эшчәнлек алып бара, аларның адресын ачыклау катлаулы. Бер сайтны томалыйсың, икенчесе барлыкка килә. Без хәзер андый сайтларны республика территориясендә бердәм томалау алымын кулланырга әзерләнәбез. 

Мәгариф учреждениеләре директорларының үзләренең туганнарын эшкә алып, өстәмә хезмәт хаклары түләп тотуның 69 очрагы ачыкланган. Шуның өчен 7 мәгариф хезмәткәре эшеннән азат ителгән, аларның икесе - җитәкче.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading