Алар никахларын теркәде һәм шул ук көнне сайлау участокларына барып, IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта безгә Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе хәбәр итте.
Мамадышта Азат һәм Эльвира Нуриевлар да никахлашу тантанасыннан соң сайлау участогына юл тоткан. Алар өчен бу көн гаилә тарихының башлануы белән генә түгел, сайлауда катнашу белән дә истәлекле булган.
Бер көндә — ике зур вакыйга
Балтач районында Айнур Галимуллин белән Динара Нәбиева никахларын теркәгәннән соң 1093 нче сайлау участогына килгән. Яңа гаиләне ЗАГС хезмәткәрләре һәм сайлау комиссиясе әгъзалары котлаган.
Ә Чистайда Максим һәм Виктория туй тантанасыннан соң ук сайлау участогына килгән. Максим — махсус хәрби операциядә катнаша, хәзер ул ялда. Яшьләр бу көнне гаилә кору белән бергә гражданлык бурычын үтәү көне буларак та истә калдырырга теләгән.
Түбән Камадан Марат һәм Илгизә Гафиятовлар исә ЗАГСка барыр алдыннан 2823 нче сайлау участогында тавыш биргән. Тавыш биргәннән соң яшьләрне участок сайлау комиссиясе рәисе Светлана Симачкова котлап, аларга гаилә бәхете теләгән.
Азнакайда Лиана һәм Максим Маскевичлар сайлау участогына бәйрәмчә киемнәрдән килгән. Лиана туй күлмәгендә тавыш биргән. Яшь гаилә өчен бу көн, алар әйтүенчә, гомерлеккә истә калырлык матур хатирә булып калачак.
Түбән Камада Александр һәм Гөлнара Муравьевлар да никахлашу сараеннан соң сайлау участогына килгән. Алар өчен сайлауда катнашу гаилә тормышының беренче көненә туры килгән.
Комментарийлар