Әлегә безнең илдә кыйналып яшәгән хатын-кызларны яклый торган канун юк.
“Ярдәм сорар кешем дә юк иде, түздем”
Алия Имилхуҗина Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсен күптән күзәтәм. Очраклы рәвештә юлыктым. Һөнәре буенча табиб-терапевт ул.
Ире белән 2016 елда социаль челтәр аша таныша, бер-берсен ошатып аралашып китәләр. Бер елдан соң гаилә коралар. Балалары туа. – Элекке ирем Абхазия кешесе, аның кире шунда китәсе килде, күченеп китмәсәм, үз-үзенә кул салачагын әйтте. Андый сүзләрдән соң курыктым. Бервакыт өйгә бау күтәреп кайтып керде. Яратуым көчле булганмы, 2020 елның август аенда Абхазиянең Сухум шәһәренә күчендек. Иремнең апасы һәм әнисе белән бер йортта яши башладык. Ләкин тынычлык бетте, ирем мине рәнҗетеп, хурлап яшәде. Ярдәм сорар кешем дә юк иде, түздем. Аның рөхсәтеннән башка урамга да чыгарга ярамады, – дип искә ала Алия ул көннәрне. Көннәрдән бер көнне салмыш хәлдәге ире аны өеннән куып чыгара, баласын күрсәтми.
Ике елга якын Алия улының үзе белән яшәве өчен көрәшә, гәрчә суд карары буенча малай әнисе белән яшәргә тиеш булса да. Ике ел чит илдә яшәгәннән соң һәм суд юлларын таптаганнан соң, Алия улын кире кайтара ала. Әмма элекке ире аны тынычлыкта калдырмый. Әле дә булса иреннән янаулы смслар килеп тора. Алия хәтта тынычлап яши һәм эшли дә алмый. Элекке иренең эзәрлекләве, янавы турында хокук сакчыларына хәбәр итә... әмма яклау тапмый. Хатын-кыз ир алдында көчсез кала. Алия кебекләр безнең илдә күпме?
***
Статистика буенча ел саен Россиядә 40 мең хатын-кыз җәбер-золым корбаны була. Ел саен 14-15 мең хатын-кыз ир-ат кулыннан үлә.
Белгечләр әйтүенчә, әлегә безнең илдә кыйналып яшәгән хатын-кызларны яклый торган канун юк. 2017 елның февралендә Россиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыккан. Шул рәвешле, Россия гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил булып тора. Соңгы унеллыкта Дәүләт Думасына мондый канун күп тапкыр кертелгән, ләкин бер генә тыңлауны да узмаган. Саннар телендә: Россиялеләрнең 24 проценты гаиләдә көч куллануга дучар булган.
Россиядә гаиләдә көч куллануның 75 процент очрагында хатын-кызлар зыян күрә. Никахта бу күрсәткеч 91 процентка кадәр арта.
Россиядә хатын-кыз, балаларга карата көч куллану җинаятьләренең 40 проценты гаиләдә кылына. Хөкүмәтнеке булмаган, хатын-кыз берләшмәләре консорциумы мәгълүматларына караганда, 2020-2021 елларда Россиядә хатын-кызларны үтерүнең 70 проценттан артыгы, аларның партнерлары һәм туганнары тарафыннан кылынган
Үтерү өчен хөкем ителгән хатын-кызларның 79 проценты үз-үзләренә карата көч кулланудан сакланган. Ир-атларның 3 проценты үз гомерләрен икенче яртыларыннан яклап җинаять юлына баскан.
2020 һәм 2021 елларда гаиләдә көч куллану дәрәҗәсе шактый арткан. Гаиләдә көч кулланудан үлүчеләрнең 92,5 һәм 92,8 проценты ире яки хатыны тарафыннан үтерелгән.
Сораштырылган хатын-кызларның 50 проценты гаиләдәге икътисади көч куллануның ким дигәндә бер формасы белән очрашуын раслаган. Ягьни ул иренә барлык чыгымнар турында даими рәвештә хисап биреп бара, аңа ире һәрдаим өйдән куып чыгару һәм акчадан мәхрүм итү белән янап тора.
Сәгате сугармы? Әлеге саннардан чәчләр үррә тора. Әле бу сораштыру нәтиҗәләре генә, ә өй ишеге артында йомылып калган очраклар күпме?! Хатын-кыз хокукларын яклаучы белгечләр, 2024 - Гаилә елында аның сәгате сугачагына өметләнә.
Гаиләдә җәбер-золымга дучар ителеп яшәүче хатын-кызга нишләргә? Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермичә, сабыр булып, түзеп яшәргәме? Бу хәлдә психологлар нәрсә эшләргә куша? Ир кеше хатынына кул күтәрсә, гаепне кемнән эзләргә? Әлеге һәм башка сораулар турында без түгәрәк өстәл янында психолог-практик, күп китаплар авторы Марсель Сультеев һәм филология фәннәре кандидаты, психолог, Мәдәният институты доценты Гөлүсә Ахунова белән сөйләштек.
Ир-ат һәм хатын-кыз психолог карашы – Бүгенге көндә "абьюз", "абьюзер", "абьюз мөнәсәбәтләр" кебек сүзләр еш очрый башлады. Кем соң ул, аны гадәти кешедән нинди сыйфатлар белән аерып була? Г. А .
– Фәнни терминологиядә абьюзер ул - үзенең иптәшен, сөйгән ярын, якын кешесен мыскыл итүче, аны җәберләүче, аның теләкләренә игътибар бирмәүче, билгеле бер гамәлләргә этәрүче, мәҗбүриләп үзенә буйсындырып яшәтүче яки аңа карата физик көч кулланучы кеше. Шулай ук биредә “агрессор” һәм корбан төшенчәсе дә килеп баса. Агрессор тормышка ашырырга теләгән бөтен уйларын корбанының шәхси чикләрен бозып, үзенең хаклылыгын вәхши формада “аңлата”. Шул рәвешле, кешене юкка да чыгарырга мөмкин. Корбан ролендәге кеше агрессорның бөтен теләк-таләпләрен үти, ә үзенең шәхси уй-фикерләре икенче планга кала. Мондый яшәү рәвешендә кешенең мин-минлеге, шәхесе югала, шул агрессор кулыннан ычкына алмаган кешеләр гомер буе коллыктта яшәргә мәҗбүр була. Моннан чыгу юлын табарга куркалар.
М.С .
– Абьюзер җенес ягыннан аерылмый, ул ир-ат та, хатын-кыз да булырга мөмкин. Еш кына абьюзер “тирания”, ягьни залимлек төшенчәсен, аралашуның ультиматив формасын (“Бары мин генә хаклы”) актив куллана. Үзенең әңгәмәдәшен җәберләргә, аны шәхес буларак мыскылларга, физик яктан көч куллану, шантажлау, янау белән куркытырга тырыша. Әйтик, бер мисал, ир хатынына: “Син беркая да бармыйсың. Мин шулай телим. Әйттем, бетте”, дип бармак яный. Яисә әни кеше баласына: “Авызыңны яп, бу уенчык сиңа кирәк түгел. Мин моны сатып алмыйм”, ди. Бу абьюзив мөнәсәбәтләрнең ачык мисалы.
- Соңгы елларда бөтен дөньяда гаиләдәге көч куллану һәм абьюзив мөнәсәбәтләр турында актив сөйләшү бара. Сезнеңчә, залимлек, көч куллану темасы популярлашу белән хатын-кыз үзенә булган мөнәсәбәтне һәм якын-тирәдәге ир-атны җитдирәк анализлый башладымы? М.С. – Гаиләдә көч куллану үзе ике өлешкә бүленә. Психологик көчләү һәм физик яктан көч куллану. "Абьюз мөнәсәбәтләр" ир белән хатын арасында гына түгел, ә әти-әни һәм балалар арасында да чагыла. Әйтик, әти-әниләр балаларны билгеле бер әйбер белән шантажлыйлар, мәсәлән, “Мин сиңа үпкәләдем, синең белән сөйләшмим”. Тагын бер мисал, 5 яшьлек сабый урамда озаграк уйнарга тели, әнисе моңа карыша һәм “Әйдә, киттек, алайса урамда берүзең калачаксың. Әнә усал бабай килеп алып китә үзеңне”, ди. Бу шулай ук көч куллану. Кайбер кешеләр, "абьюз мөнәсәбәтләр"не кыйнау, сугу, көч куллану дип уйлый. Ләкин бу тамырдан ялгыш фикер. Ирләре тарафыннан еллар буе изелеп, кыйналып яшәүче хатын-кызлар темасы, аларны яклау турында соңгы елларда актив фикер алышу бара. Һичшиксез, бу проблеманы күтәреп чыгу бик кирәк. Ләкин, шул ук вакытта, гаиләдә шундый ук мөнәсәбәттә, шартларда яшәгән ир-атлар турында да онытмыйк. Алар да юк түгел. Ир-ат көчле зат булып саналгач та, алар “Мине өйдә хатыным җәберли, кыерсыта”, дип кычкырып йөрергә күнекмәгән. Әти-әни һәм балалар мөнәсәбәтен алсак та, еш кына балаларның күпчелеге әниләреннән курка. Чөнки әни – гаиләдә баш, ул хуҗабикә.
– Залим ирне нинди сыйфатлар буенча ачыкларга? Әйтик, егет белән кыз әле очрашып кына йөри ди, нинди гамәлләр, сүзләр аша аның көч кулланырга сәләтле икәнлеген аңлап була? Г.А. – Абьюзерларны, һөнәри телдә, икенче төрле “нарцисслар” дип атап йөртәбез. Үз-үзләрен яратучылар, янәсе, янәшәдәгеләр аларга карап хозурланырга тиеш. Мондый төр ирләрне, табигый күзлектән караганда, үрмәкүч белән дә тиңләргә була. Ир-ат әкренләп-әкренләп үз корбаны тирәли ятьмә үрә. Ә аннан качып котылу бик авыр. Үзеңне капкында сыман хис итәсең, иркенләп сулыш ала алмыйсың, күңелдә һәрчак борчылу хисе яши, эчтән суласың, йөздән елмаю кача икән, деструктив (җимерүче) мөнәсәбәт барлыкка килә. Моннан чыгу юлы бер генә – аерылышу. Тагын бер мисал, беренче очрашуда ук ир-ат үзенең әти яки әнисен, тәүге мәхәббәтен бары начар яктан телгә ала икән, бу манипуляторның бер коралы. Мисалга, егетегез яки кызыгыз сезгә: «Минем смс хәбәр, шалтырату җавапсыз калырга тиеш түгел. Бу чорны элекке юлдашым белән үттем. Миңа мондый салкын мөнәсәбәт кирәк түгел», – ди. Һәм сез нәкъ шушы вакытта аны җәлли башлыйсыз. Аның тозагына килеп капканыгызны сизми дә каласыз. “Син кая киттең, миңа хәбәр итеп тор”, диюләр, һәр адымны конрольдә тотарга тырышу бу үзенә күрә яшерен абьюзив мөнәсәбәт. Залим утырып сөйләшүдән кача, алар һәрвакыт: “Бу тема ябык, сорауларга җавап бирмим”, ди. Психологиядә “хисси таганнар” дигән төшенчә бар. Кеше бер карыйсың, балкып тора, икенче караганда, төс-бите качкан, кәефе үзгәргән. Бу куркыныч күренеш. Тормышка карата начар фикердә булган, “хисси таган”да утыручы кешеләр башкаларны юк итүче, аңа басым ясаучы.
М. С. – Җәмгыятьтә “Көнләшә, димәк, ярата” дигән ялгыш фикер нык береккән. Мантыйкый яктан фикерләсәк, көнләшү ул - башка кешене дәлилсез рәвештә гаепләү. Көнләшә торган һәркем – ул залим, абьюзер. Гаилә бюджеты уртак булмаган гаиләдә хатын-кыз акча сорарга мәҗбүр булу, шулай ук абьюз мөнәсәбәтләр. Моннан тыш, иптәш кызларың белән очрашуга барыр өчен дә иреңнән рөхсәт сорау, уртак балаларына кыйбатрак кием сатып алган өчен акланырга мәҗбүр булу, көндәлек абьюзив мөнәбәтләрнең бер билгесе. Хатын-кыз үз чикләрен сакларга тырыша, ә ир-ат аны баса. Шул рәвешле, психик яктан көчләү барлыкка килә.
– Икенче яртысының абьюзер икәнлеген аңлаган хатын-кызга нәрсә эшләргә? Бу мөнәсәбәтләрне тәмамлау өчен нинди адымнар ясарга кирәк? Г. А. – Хатын-кызга иң беренче чиратта иркен итеп сулыш алырга һәм аек акыл белән эш итәргә тырышырга кирәк. Әгәр гаиләдә физик көч куллану, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч бар икән, шунда ук китәргә. Мин моны кисәтмичә генә эшләргә киңәш итәм. Кыйнаучы ир-ат үзенең корбанын качарга тырышканда да үтерә ала. Тыныч һәм тирәнтен уйлап китәргә кирәк. Берничә ай эчендә план төзергә, берникадәр акча тупларга һәм якыннарыгыздан ярдәм сорарга. Хатын-кыз тавыш-тынсыз гына югалырга тиеш. Һәм шуннан соң гына, еракта һәм куркынычсыз урында булганда, аерылышу процессы белән бәйле юридик мәсьәләләрне хәл итәргә була. М.С . – Беренче адым, хатын-кыз балачагын искә алырга тиеш. Аның әтисе әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә булган, залимлек гамәлләре күренмәгәнме? Чөнки, гадәттә, кызлар әтиләренә охшаган ирләрне үзләренә тиң пар итеп сайлый. Ирдән аерылу, китү мәсьәләсенә килгәндә, терәк, теләктәшлек табу максатыннан хатын-кыз якыннарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Күп очракта туганнары аңа: “Түз. Балаларың белән син кемгә кирәк”, дип каршы чыга. Мораль яктан үз чигеңне саклау өчен нык булырга, үз фикереңнән кире кайтмаска кирәк. Шундый тезис бар: “Башка кеше сиңа карата көч куллана икән, ни өчен син үз чигеңне саклый алмыйсың”. Ягьни үз өстеңдә эшләргә кирәк.
—-Хатын-кызга карата физик һәм әхлакый көч куллана торган ир яратучан, идеаль әти була аламы? Г. А. - «Миңа карата начар мөнәсәбәттә булса да, балалар өчен ул иң яхшы әти», дигән сүзләрне, мин бөтенләй аңламыйм. Яхшы әти үз балаларының әнисе өчен начар ир була алмый! Балаларының әнисен мыскыл иткән, әмма шул ук вакытта кызының чәчләрен үреп, балалар бакчасына озаткан, каршы алган ир-ат үзенең сабыена коточкыч психологик травма ясый. Балалар аңында “көч куллану дөрес, шулай тиеш” дигән фикер барлыкка килергә мөмкин. М.С. – Мантыйкый һәм биологик яктан караганда, балаларының әнисен яратмаган ир тулы дәрәҗәдә балаларын да ярата алмый. Әниләрен кыерсыту, рәнҗетүне күреп үскән балалар әтиләрен яратмый, аны кабул итә алмый. Ә ир кеше кыйбатлы бүләкләр биреп, сабыйны үзенә каратырга тырыша. Аңа “Яратам”, ди, ә кич җиткәч, шул баланың әнисенә җикеренә башлый. Тышкы яктан идеаль әти булып күренергә мөмкин ул, ләкин бала күңелендә мәңгегә җәрәхәт калачак, моны бернинди бүләкләр белән дә төзәтеп булмый.
– Ни өчен Россиядә күпләр әле дә гаиләдәге көч куллануны аклый? М.С. – Бу күренешнең тирән тамырлары бар. Беренчедән, мәгълүмат җитмәү, чөнки ул өстән-өстән генә бирелә. Шулай ук Россиянең күп кенә гаиләләрендә имин мөнәсәбәтләр юк. Аны үстерергә кирәк. Балалар гаиләләрендә ни күреп үсә, шуны кабатлый. Моннан тыш, Россиядә корбанны кызгану кабул ителмәгән. Безнең җәмгыять ире кыйнаган яки психологик яктан мыскыл иткән хатынның үзен гаепле дип саный, янәсе ул аны шуңа китереп җиткергән. Тора-бара тиешле канун кабул ителеп, үзенә карата көч кулланган кеше җәмгыятьтә яклау табар. Ләкин кайчан?
Дин ни ди? "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов: – Исламда гаиләдә көч куллану тыела. Рәнҗетү, сугу, кыйнау ул гөнаһ санала, чөнки ул гаиләне таркатуга китерә. Ислам динендә гаилә таркалуны Аллаһ рөхсәт итә, әмма Аллаһның иң теләмәгән гамәле — аерылышу. Матур гаиләдә тәрбияләнгән сабыйлар да бәхетле булалар. Аннары бит балаларны да кыйнарга ярамый, бары тәрбия йөзеннән әкрен генә сугып алу гына рөхсәт ителә. Рәнҗетү һич ярамый. Гаиләдә көч куллану дигәндә нигездә ирнең хатынын гына кыйнау турында сүз бара. Ә бит хатынның да иргә карата көч куллануы булырга мөмкин. Ике якта да кыйнау, рәнҗетү булмаска тиеш. 25 ноябрь дөньяда хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен көрәш көне буларак билгеләнә. Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү турында БМО декларациясе 1993 елның 20 декабрендә кабул ителгән. Аның максаты — дөньяның төрле илләрендә хатын кызларны көчләүне, хатын-кызларга карата гаиләдә һәм башкача көч куллануларны бетерү.
“Ул эштә чакта гына тынычлап яшәдем” Ире яман чирдән үлгәч кенә сулыш ала башладык, дип сөйләп китте Рәбига апа (исеме герой соравы буенча үзгәртелеп бирелә). 30 ел залим ире белән яшәү дәверендә бер тапкыр да хокук сакчыларына мөрәҗәгать итмәгән. "Аны утыртудан ни файда, унбиш тәүлек утырып чыга да, барыбер кайта бит ул?" дип уйлап яшәгән ул. "Йорт тирәсендә эшләгән кешемени ул. Колхозда агроном булып йөрде, хет, эштә чакта күземә күренмәде. Ә өйдә көн дә кара тавыш чыга. Йә аш ярамый аңа, йә ипи көеп киткән. Бер тапкыр өстемә өч литрлы банка җибәрде. Ә ул куркудан куеныма елышкан дүрт яшьлек кызыма килеп эләкте", дип ул үз аянычлы язмышы турында бәян итә. "Ник аерылмадыгыз?" дигән соравыма каршы апа: "Гомерем буе үз кулларым белән җыйган, туплаган мал-мөлкәтне калдырып китә алмадым. Каядыр китеп, яңабаштан башларга куркытты", диде. Гәрчә, туганнары., авылдашлары да аның нинди җәһәннәмдә яшәвен күреп, белеп сизеп торган. Ләкин беркем дә ярдәм кулы да сузмаган, ярдәм итәргә дә ашыкмаган. “Авыл җирендә һәр икенче гаилә шулай яши. Нишлисең, түзәсең. Исерек икәнлеген белсәм, икенче ишектән йә ялгыз яшәүче күрше әбигә, йә салам сараена кереп качам, шунда төн кунам. Шулай гомер үткәнен дә сизми калганмын. Рәхәт яшәүчеләр бар инде. Безгә яшьлектә шулай яшәргә язмаган. Әнә яман чирдән китеп барды, бик газапланды соңгы елда. Ташламадым, карадым”, дип сөйләде әлеге апа.
Комментарийлар