16+

Укырга яратучылар Казанга җыелды

Бүген Казанда «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы ачылды.

Укырга яратучылар Казанга җыелды

Бүген Казанда «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы ачылды.

2023 елда Татарстан Республикасы «Иң күп укый торган төбәк» бөтенроссия конкурсында җиңү яулап, үзендә китап тармагы һәм креатив индустрияләр лидерларын кабул итүгә лаек булды. 23-25 май көннәрендә башкалада 60ка якын чара: панель дискуссияләре, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һәм иҗади очрашулар көтелә. 

Бүген Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесындагы форум ачылышына төрле елларда конкурс җиңүчеләре булган төбәк вәкилләре җыелды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.

- Без укый белгән, нәрсә укыганын аңлаган, укылган мәгълүматны башкаларга тараткан кешеләр белән горурланабыз. Нәкъ шуңа күрә Россия Федерациясе һәрчак иң күп укый торган ил булган. “Иң күп укый торган төбәк” титулы кемгә бирелүгә карамастан, илебезнең бар шәһәрләрендә һәм салаларында укырга яраталар дип төгәл әйтә алабыз. Укучылар укуның нинди генә форматын сайласа да – электронмы, кәгазь продукцияме ул – алар укыйлар. Менә инде 10 ел дәвамында үткәрелгән мондый бәйгеләр, хәрәкәтләр ярдәмендә китап уку үсеш ала. Соңгы елларда аңлап уку кирәклеге турында сөйли башладык. Татарстан Республикасында рус теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтүе белән горурланабыз, - диде Ләйлә Фазлыева.

Быел “Иң күп укый торган төбәк” бөтенроссия бәйгесе беренче  юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтә. 2015 елда конкурс старт алганнан бирле бу титул  илнең төрле субъектларына бирелә. Җиңүчеләрнең беренчесе – Ульяновск өлкәсе, аннары Воронеж өлкәсе, Санкт-Петербург, Иркутск өлкәсе, Белгород өлкәсе, Саха Республикасы, Архангельск өлкәсе һәм Новосибирск өлкәсе. Узган елда Россиянең әдәби флагманы исеменә Татарстан лаек булды. 

Китап сарае - В.Ленин исемендәге Ульяновск төбәк фәнни китапханәсе директоры Светлана Нагаткина Ульяновск өлкәсенең конкурста беренче җиңүче булуы белән горурлануын әйтте. 2015 ел – Россиядә әдәбият елы була һәм биредә 12 әдәби апостол дигән бәйге уздырырга карар кылганнар. Алар Ульян өлкәсе территориясендә яшәгән һәм иҗат иткән 12 әдәбиятчыны сайлап алган. Конкурска барлык китапханәләр, архивлар, музейлар, мәктәпләр кушылган.

- Без бу җиңүдә генә туктап калмадык. Ел саен без  “Иң күп укый торган төбәк” исеменә гариза бирәбез. Шуннан соң ике тапкыр “Китап һәм уку территориясе” дигән билге алдык, - дип сөйләде Светлана Нагаткина. 

Башка елларда җиңү яулаган һәм призер булган төбәкләр дә үзләрендәге китап укуны үстерү юнәлешендәге иң яхшы практикалар белән уртаклашты.

     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading