16+

Укытучысын куып җитеп, кияүгә чыккан

Күңел хисләрен вакыт агышы да сүндерми икән – алар еллар узгач кабат кавышкан.

Укытучысын куып җитеп, кияүгә чыккан

Күңел хисләрен вакыт агышы да сүндерми икән – алар еллар узгач кабат кавышкан.

Язмышыңа язылган булса, урау юллар һәм еллар узганнан соң да кавышасың икән ул. Балык Бистәсе районының Балтач авылындагы Вәкил белән Рәмзия моның бер мисалы.

Мәктәпне тәмамлагач Вәкил Шәрипов, токарь һөнәре үзләштереп, Казанда заводта эшли башлый.

– Ләкин, күңелдә укытучы булу теләге кузгалды. Укытучылар гаиләсендә үскән бала бит мин. Әтием Вагыйз 40 ел балаларга белем бирде, апам Зөлфирә дә мөгаллимә. Спортны яратам. “Физкультура укытучысы кирәк”, – дигән хәбәрне ишеттем дә авылга кайтып киттем. Физкультурадан, аннары тарих фәненнән укыттым, хәзер җәмгыять белеме дәресләре бирәм. Педстажым 39 елга җиткән икән инде, – ди әңгәмәдәшем.

 – Токарь булып эшләгәч тимер-томыр арасында кайнашырга яратасыңдыр инде, – дим.
 – Тимерне яратам, анысы дөрес. Тик, тимер белән эшләмим инде. Син укытучы икән, тулысынча укытучы булырга, балаларга ныклы белем бирү турында уйларга тиеш, – дип җавап кайтарды Вәкил.

Әңгәмәне хатыны Рәмзия Сәлахиева белән дәвам итәбез.
– Химия фәненнән укыткан, аннан соң күп еллар завуч булып эшләгән Гөлзаһирә апа Гарипова минем өчен чын мөгаллимә һәм искиткеч зыялы кеше үрнәге иде. Гөлзаһирә апа химия дәресләрен шулкадәр үтемле итеп үткәрә иде, һич икеләнмичә химия-биология белгечлегенә укырга ниятләдем. 29 ел химия һәм биология фәннәреннән укытам, – диде Рәмзия.

– Ничек танышып киттегез? – дип, чираттагы соравымны бирдем.
 – Укучыма тоттым да өйләндем, – диде Вәкил. 
 – Авылга укытучы булып кайткач, Вәкил абый күңелемә ошаган иде, – диде Рәмзия.
 Ләкин, аларга күңел хисләрен шактый еллардан соң гына ачарга туры килә. Вәкил авыру әнисен хәстәрли, өйләнергә ашыкмый. Ул арада Рәмзия башкага кияүгә чыга, ике улын дөньяга китерә. Еллар узып, Вәкилнең – әнисе, ә Рәмзиянең ире вафат була. Шунда яшьлектәге хисләре кабынып, гаилә корып җибәрәләр, хәзер уртак кызларын үстерәләр. Рәмзиянең ике улы да Вәкилгә үзенекеләр кебек. Бергәләшеп аякка бастырдылар, уллары икесе дә гаилә корды.
– Шәһәрдәгеләрдән аермалы буларак, авыл укытучысына нинди сыйфатлар хас? – дип ахыргы соравымны бирдем.

– Укытучылар барыбыз да балаларга төпле белем бирергә тырышабыз инде ул, аерма юктыр.  Без инде авылда яшәгәч сыерын да асрыйбыз, бозавын һәм тавык-чебешен дә үстерәбез, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында казынабыз. Аллага шөкер, авылда да матур итеп яшибез, – дип җавап кайтарды Вәкил белән Рәмзия бер авыздан.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Шулай матур, үрнәк гаилә булып картлыккача , саулык белән, тигез, бәхетле гомер кичерсеннәр, амин ...

    Мөһим

    loading