К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты, педагог, тәрҗемәче, инсценировкалар, җырлар авторы Тәслимә Фәйзуллинаның тууына 70 ел хөрмәтеннән аны искә алу кичәсе узды.
Тәслимә Хәләф кызы 1953 елда Башкортсан республикасы, Бишбүләк районы, Дүсән авылында туа. 1977 елда Кәрим Тинчурин театрына килә һәм 46 елдан артык гомерен театрга багышлый. Әлеге иҗат итү дәверендә ул 70тән артык рольне зур осталык белән башкарып, халык күңеленә үтеп керә. Тәслимә Фәйзуллина 1993-2008 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында һәм параллель рәвештә Казан театр училищесында актёрлык осталыгы буенча дәресләр укыта. Иҗат итү белән дә шөгыльләнә: пьесалар тәрҗемә итә, инсценировкалар һәм җырларга сүзләр яза. Тәрҗемә ителгән пьесалар арасында “Канлы туй”, “Тормышка ашмаган хыяллар”, “Гильдерландта күренеш”, инсценировкалардан Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче”, “Бер тамчы ярат”, “Күбәләк” әсәрләре билгеле. Мәрхүмә Хәния Фәрхинең “Соңгы сөю” җырының сүзләре авторы булып, нәкъ менә Тәслимә ханым тора. 2018 елның 13 октябрь көнендә 65 яшендә кинәт кенә үлеп китә.
Искә алу кичәсенә Тәслимә Хәләф кызының туганнары, хезмәттәшләре һәм укучылары җыелды. Килә алмаган кунаклар өчен дә театрның социаль челтәре группасында турыдан-туры эфир аша карау мөмкинлеге тудырылган иде. Әлеге чараның оештыручысы һәм алып баручысы, театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәни хезмәткәре Розалия Чабатова туры эфир башлану белән тамашачыларны сәламләде, бирегә җыелуның сәбәбен һәм максатларын әйтеп, кичәне башлап җибәрде. Килгән кунаклар арасыннан сүз иң беренче Тәслимә Фәйзуллинаның хезмәттәше Зөфәр Харисовка бирелде: “Тәслимә турында сөйли башласаң, бик озак сөйләргә мөмкин. Мин шәхсән күңелемә бик күп кешене кертмим, ә Тәслимә үзе ничектер якын итте, үзебез дә сизмәстән шулай рухи дуслар булып киттек. Ул әйдаман сыман үзе артыннан ияртте, аның белән рәхәт иде...” Зөфәр Назыйм улы театрдагы эшчәнлегенең дә Тәслимә ханым белән бергә башланып китүен әйтеп үтте.
Ләлә Миңнуллина да хезмәттәше турында: – Тәслимә ханым белән аралаша алганыма мин үземне бер яктан бик бәхетле дип саныйм, чөнки андый шәхесләр дөнья йөзендә бик сирәк булалар, – дип сүзен башлады. Тәслимә Фәйзуллина белән йөргән гастроль хатирәләрен Ләлә ханым аерым җылы истәлек итеп сөйләде,– Гастрольләргә чыксак, без аның белән бер бүлмәгә эләгә идек. Безне я интернатка, я берәр колхоз йортына урнаштыралар. Ул килеп кергәч тә, русча әйткәндә, бүлмәдә ниндидер “уют” булдырырга тырышты: башта ук әйбәтләп идәннәрне юып чыгара. Матурлык яратты ул, тәртип яратты. Бүлмәдә гөл булмаса, ул каяндыр гөл табып китерә иде. Ул беркайчан да гастрольгә самавырсыз чыкмады. Аның җыйнак кына самавыры, кечкенә генә чәйнеге бар иде. Үзенең матур эскәтерен, савытларын алып чыга иде. Өендә нинди матур әйбере бар – шуны алып чыгып, гастроль тормышын бизәргә ярата иде ул...
Кичәдә Тәслимә ханымның эшенә карата бик җитди карашлы, идеальлеккә омтылган, бар нәрсәдә дә төгәл, пөхтә булуын һәм башкалардан да шуны таләп итүен искәртеп үтмәгән кеше калмагандыр. Театр артисткасы Люция Гәлләмова да: – Рольләрен энәсеннән җебенә кадәр карый иде. Кызганыч, актриса буларак ул ачылып бетә алмады. Ул теләгән рольләр уйналмыйча калды. Безнең театрда ул үз режессёрын көтә алмады, - дип искәртеп үтте.
Кунаклар арасында мәрхүмәнең якын дусты, Татарстанның халык язучы Нәбирә Гыйматдинова да бар иде. Тәслимә Хәләф кызы аның “Сихерче” әсәрен сәхнәләштерә һәм әлеге спектакльдә ул Убыр ролен башкара. – Мин өчен бу бик зур югалту булды. Җан дус берәү генә була ул. Тәслимә - күпкырлы уникаль шәхес иде. Аның күп серләре миндә калды. Бер хикәям аңа багышланган, исемен әйтмим, - диде Нәбирә апа.
Тәслимә Хәләф кызы укучыларыннан беренче булып, сүз Ирек Хафизговка бирелде, ул үзенең истәлекләрен студент чакларыннан сөйли башлады: - Моннан 30 ел элек, без укырга кергәч, театрга чакырылдык та, Тәслимә Хәләф кызы безне шушы бинабыз каршында каршы алды. Ул безне үзәк ишектән алып кермәде, арткы ишектән алып кереп китте һәм әйтеп барды:" Менә монда Минҗә апагыз эшли, ул сезнең сәхнәдә уйнаган киемнәрегезне юа, сез аны ихтирам итегез. Монда эшли Рәмзия апагыз, ул сезнең киемнәрне үтүкли". Ул безгә һәрбер кешене хөрмәт итәргә өйрәтте. Тәслимә апа безгә укуны гына түгел, тормыш тәҗрибәсен бирде. Ул бит безне алгы ишектән алып кермәде, арткы ишектән алып кереп, театр тормышының агын түгел, карасын күрсәтүдән башлады.
Тәслимә Файзуллина шәкертләре остазлары турында бик җылы искә алдылар. Һәрберсе өчен ул таләпчән, кырыс, усал һәм шул ук вакытта киң күңелле, кайгыртучан, әнидәй якын кеше булып хәтердә калган. - Ул сине бөтен яктан урап ала иде: ничек хатын, ана, сөйгән яр булырга да, ничек дус, дошман булырга да өйрәтә торган шәхес иде, - дип сагынып сөйләде укучысы Гүзәл Гайнуллина.
Искә алу чарасында Тәслимә Хәләф кызының килене Гүзәл, оныклары Әминә, Мәдинә һәм Хәсән утыралар иде. Алар кичә дәвамында Тәслимә ханымга карата әйтелгән һәр сүзне игътибар белән тыңлап, кызыклы хатирәләр ишетелгәндә артистлар белән бергә елмаеп, сагынып тыңлап утырдылар. - Үзенә карата ул бик кырыс, таләпчән иде, ләкин гаиләсенә карата ул гел йомшак булды. Без бик матур яшәдек. Бик сагынабыз, ул безгә җитми. Аның тормышы да матур, китүе дә матур булды. Урыны җәннәт түрләрендә булсын, - дип, Гүзәл ханым кичәне оештыручыларга һәм килгән кунакларга гаиләләре исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде.
Туры эфир тәмамлангач, кичәне алып барган Розалия Вәлиәхмәт кызы кунакларны театр фоесына чакырды: биредә Тәслимә Фәйзуллина тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылган иде.
Тәслимә Хәләф кызының якты истәлегенә багышлап, ул көнне театрда Нәбирә Гыйматдинованың "Утка очкан күбәләктәй... " спектакле күрсәтелде.
Гөлинә Минҗәләева
Автор фотолары
Комментарийлар