16+

Урланган гөл бик тиз төпләнә

Гөлле-чәчәкле йортны күргәч, күңелләр үзгәреп китә. Хәзер, Аллаһка шөкер, күп кенә йорт каршысын, ишек алларын чәчәккә күмеп яшәүчеләр бик күп.

Урланган гөл бик тиз төпләнә

Гөлле-чәчәкле йортны күргәч, күңелләр үзгәреп китә. Хәзер, Аллаһка шөкер, күп кенә йорт каршысын, ишек алларын чәчәккә күмеп яшәүчеләр бик күп.

Матурлыкны һәркем күрә белергә өйрәнде. Нинди генә чәчәкләр үстермиләр, нинди матур савытлар ясап куймыйлар. Күпьеллык та, берьеллык чәчәкләрне дә үстерә белүчеләр бар. Иң мөһиме: чәчкә-гөлләр үзләрен яратканын сизә. Ихатаны көз азагына кадәр нурландырып тора.

Саба районы Шекше авылында Халит һәм Һәдия Гатиятуллиннар йортына аяк баскач, безне гаҗәеп матур өй гөлләре каршы алды. Аларның йортларында гөлләр өчен аерым бүлмә бар икән.  Чыннан да Һәдия апа яңа йортка чыккач, шушы якны гөлләр бүлмәсе ясарга хыялланганын яшерми. Ире Халит абыйга: “Бу якны гөлләр иле “ ясыйк әле дип әйтә. Шуңа да кая барса да, гөлләрне алып кайтырга тырыша ул. Чәчәк ата торганнарын да, чәчәксез гөлләрне дә ихластан яратуын яшерми Һәдия апа.

– Гөлләрне гел алып кайтам. Кая барсам да, урларга тырышам. Урланган гөлләр бик тиз төпләнеп китә. Аларның һәрберсен өләшәм. Кем сораса да, бирәм. Алоэ гөлен аерым үстерәм. Һәрбер җәрәхәткә бик файдалы. Аяк бармаклары авыртса да,  куллар ярылса да, иң беренче шуны куям. Ул бик тиз рәтли. Монысы һәр өйдә булырга тиешле хатын-кыз гөле  – Каала. Әле менә аны күршеләремә дип 3 савытка күчереп куйдым. Боларын да яратам, һәрберсе аерым-аерым чәчәк аталар. Монысын туганым Гөлфия алып килгән иде. Ул мәрхүмә булды, аның истәлеге бу гөл. Миңа килгәч чәчәк атты. Нишләп синдә чәчәк ата ул, миндә атмады дип тә йөрде әле. Менә һәрберсен үзенчә яратып утырттым  инде. Шулкадәр яратам гөлләрне. Җәй көне ул кадәр үк түгел, ә менә кыш көне бөтен җир ап-акка каплангач, гөлләрем бигрәк тә якын кебек тоелалар, – дип сөйли Һәдия апа һәрбер чәчкәсен сыйпый-сыйпый. – Болар –розалар. Алар чәчәкне күп атып ала, тик таҗлары тиз шиңә.  Чәчкәләре озак тормый. Розаларны аерым яратам. Гөлләрнең һәрберсе үзенчәлекле инде. Яратып карагач, яхшы итеп үсәләр. Суны гел сибеп торам.

Һәдия апа ял йортларына атна-ун көнгә чыгып киткәч, гөлләренә үзе кайтканчы җитәрлек су сибеп калдыра икән. Шунда артык иркә гөлләренең киреләнеп алган чаклары да була. Кайсыберсе шул вакытта череп тә ала. Гөлнең суның күп яратканы, аз яратканы бар. “Болар суны яраталар инде. Розалар да суны ярата. Яратып карагачмы, гел яхшы үсәләр”, – дип сөйли ул. 

Иренми Һәдия апа, һәрбер гөле турында берәр сәгать сөйләп утырыр иде. Ә гөлләре шактый күп аның. Хуҗабикә үзе аларның санын белә микән?

– 120 төп гөлем бар. Мин аны бер санаганым булды. Шифаханәләргә күп йөрим. Кесәмә кайчы тыгып чыгам да, матурын гына кисеп алам. Алып кайтып утыртып куям. Һәрберсе төпләнеп үсеп китә. Кешегә керсәм дә, бер ботакны сындырып алам. Урланган гөл тиз китә, тиз төпләнә ул. Шулхәтле рәхәт аны урлагач, болай сындырып алып кайтканы да бар. Кайда матур гөл күрсәм,  алмыйча түзмим, – ди ул уены-чыны бергә. 

Һәдия апаның һәрбер гөлнең кайдан алып кайтканын да яхшы хәтерли. Гөл кыстырып кайту хәлләре Һәдия апаны кайчак кызык та итеп куйгалаган. Шәмәрдәндә гөлне алып, күкрәк турына тыгып куйган булган. Кайткач аллергия башланмасынмы?!

– Барысы да исемдә. Кайсы гына шифаханәгә барсам да, матур гөл яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Әнә соңгылары теге як тәрәзә төбендә утыралар. Күршеләрдән дә алып чыгам. Менә монысын Сабадан алып кайткан идем. Кайберсен кибеттән дә алам. Монысын бер сыйныфташым бирде. Анысын да күчереп утырттым әле. Менә монысын 7-8 савытка утырттым идем. Аннан кеше саен өләштем. Ул бик файдалы гөл, бик яратам аны. Менә моны Казаннан алып кайттым. Бер кибеттән бер ботагын гына сындырып алдым. Анда видеокамера бар дип бер борчылган идем, аннан күрмәсләр әле дидем. Ходай рәхмәте, ул яфрак та төпләнеп китте. Утырткан һәр гөлем төпләнә. Озаграк яшә диләрме шунда. Аллага шөкер, гөлләрне бик яратам, –  ди гөлләре тирәсендә туктаусыз кайнашкан Һәдия апа.

...Һәдия апа белән язга гөлләр алмашырга килештек әле. Уңган-булган хуҗабикәне тагын бер күрергә, гөлләренә карап бер сокланырга, тәмле җимеш бәлешләрен ашарга бер сәбәп булсын әле. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading