Республикабызда да киңәшмә булды, Татарстан Президенты коронавирустан саклану максатында медицина битлекләреннән йөрергә киңәш итте. “КАМАЗ” җәмгыятендә цехларда битлек кию таләбе яңартылды, без дә киңәшмәләрдә битлектән утырабыз, чөнки кеше күп җыела. Битлек кию үзебезнең сәламәтлегебез өчен, моңа җаваплы карау кирәк.
Казан Кремлендә узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика яңалыклары белән таныштырды һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.
Президент Биектаудан Кукмарага оча
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елына ике мәртәбә-язгы чәчү һәм көзге урып-җыю вакытларында республика районнарын урап кайта. 18 августта ул Биектау белән Кукмара районнары кырларын карап чыга. Беренче тукталыш Биектау районындагы Бөреле авылында ясала. Рөстәм Миңнеханов анда бәрәңге кырларын да карый, игенчеләр һәм җирле үзидарәләр җитәкчеләре белән очраша. Шулай ук төзекләндерелгән Мәдәният йорты һәм яңа төзелгән гомум гамәли медицина пункты белән таныша. Әлеге пункт 14 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Аннан соң сәфәр Кукмарага дәвам итә. Президент игенчелек, терлек азыгы әзерләү эшчәнлегендә Кукмараны гел башкаларга үрнәк итеп күрсәтә,-диде Лилия Галимова.
Август киңәшмәсе - Яшел Үзәндә
Татарстанның фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Яшел Үзән шәһәрендә була. Атна ахырында узачак әлеге киңәшмәдә Татарстан Президенты да катнаша. Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелгән август киңәшмәсендә мәгариф эшчәнлеген цифрлаштыру мәсьәләсе көнүзәк тема итеп куелачак.
Президент беррәттән Яшел Үзән шәһәрендәге сәнәгать паркы белән танышачак, пластик тәрәзәләр ясаучы заводка аерым игътибар бирәчәк. Яшел Үзәндәге күпкырлы юнәлешле лицейда укытучылар һәм укучылар белән очрашу каралган.
Салмачыда - “газүткәргеч ызгышы”
Журналистлар Казанның Салмачы бистәсендә җир астына салынган газүткәргечкә якын урнашкан йортларны күчерү ихтималына бәйле ыгы-зыгының ни белән тәмамланачагы турында кызыксынды.
— Бу мәсьәлә инде 2015 елдан бирле чишелеш таба алмыйча килә. Сүз кешеләр иминлеге турында бара, кешеләргә куркыныч янарга тиеш түгел. Биредә нинди дә булса чара хөкем карары чыгарылганнан соң гына күреләчәк,-дип фикерләре белән уртаклашты Лилия Галимова.
“Кырлай” паркы кая күченә?
Казансу буенда эшләгән “Кырлай” балалар паркы урынында Җәмигъ мәчете төзеләчәк.
— Балалар өчен паркны Җиңү паркы янәшәсендә булдыру ниятләнелә. Бу коры җирне һәм күлләрне берләштергән 13 гектар мәйдан. Биредә аттракционнар гына түгел, башка корылмалар да булачак, җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак. Күлләргә, табигатькә зыян китерелми. Барлык нечкәлекләр экологлар һәм геодезистлар катнашында Казан шәһәр Думасында каралачак,-диде Лилия Галимова.
Коронавирустан саклана башла
Бурятия Республикасында кешеләрнең медицина битлегеннән йөрүе гомум таләп итеп куелды. Татарстанда да чикләүләр кабаттан кертеләчәкме?
— Республикабызда да киңәшмә булды, Татарстан Президенты коронавирустан саклану максатында медицина битлекләреннән йөрергә киңәш итте. “КАМАЗ” җәмгыятендә цехларда битлек кию таләбе яңартылды, без дә киңәшмәләрдә битлектән утырабыз, чөнки кеше күп җыела. Битлек кию үзебезнең сәламәтлегебез өчен, моңа җаваплы карау кирәк,-дип аңлатма бирде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар