16+

Вейплар зыянын күрер чаклар алда әле

Никотинга бәйлелек очраклары бүгенге көндә хәтта 11-12 яшьлек үсмерләрдә теркәлә.

Вейплар зыянын күрер чаклар алда әле

Никотинга бәйлелек очраклары бүгенге көндә хәтта 11-12 яшьлек үсмерләрдә теркәлә.

Әниләре “Мин инде тартуны ташлый алмыйм”, дигән балаларын, кулыннан җитәкләп, табибларга алып килә. Шуларның күпчелеге кызлар да икән әле. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник диспансерының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан Криницкий кечкенәдән тарта башлаучыларның бик күп булуын билгели. Элеккеге кебек гади тәмәке түгел, хуш исле, тәмләткечле “электронка”лар, вейплар пыскыта алар. Әти-әниләргә дә баланың тартуын сизеп алуы кыен – кулларга, киемгә сеңеп калган гади тәмәкенеке кебек әшәке исе юк.
Степан Криницкий сүзләренчә, 2023 елда тартучылар саны 15 процентка арткан. Тикшеренү 25 яшькә кадәрге яшьләр арасында уздырылган.

-    Әгәр дә 10-15 ел элек, классик тәмәкеләр генә булганда, бәйлелекнең клиник билгеләре булган балалар санаулы гына булса, хәзер алар шактый күп. Электрон тәмәкеләр, вейплар – модалы күренеш, үсмерләр бер-берсенннән күреп, тартырга тотына. Бәйлелек исә балада бик тиз барлыкка килә. Башта ул психологик төс йөртә – бала үзе аралашкан микросоциумга иярә, яшьтәшләрен кабатлый. Физик яктан бәйлелек инде 15-20 тапкыр тартканнан соң туа. Тартмыйча торса, аның үз-үзен тотышында агрессивлык, тиз кабынып китүчәнлек, йомылу чагылыш таба башлый, - дип сөйләде Степан Криницкий.
Бала чакта уен, мавыгу гына булып кабул ителгән вейп тартуның нәтиҗәсен исә алар өлкәнәйгәч тоячак. Уеннан уймак чыгып, начар гадәт үпкә онкологиясе һәм башка күпсанлы проблемалар чыганагына әверелүе бик ихтимал. Республика клиник онкологик диспансерының беренче торакаль бүлеге онкологы Булат Җиһаншин сүзләренчә, үпкә яман шеше ачыкланган кешеләрнең күбесе – тәмәке тартучылар.

-    Хәзерге вакытта республикада 1600дәп яман шеш очрагы ачыклана. Кызганычка, нибары 30-35 проценты гына 1-2 стадиядә, калганнары 3-4 стадиядәге чир. Үпкә онкологиясенең барлыкка килүенең төп сәбәбе, бу россиякүләм һәм дөньякүләм статистика буенча да, тәмәке тарту, - ди онколог.
Аның сүзләренчә, төп пациентлар ул ир-атлар, эшче һөнәр ияләре. Соңгы вакытта яман авыру 30-40 яшькә кадәрге кешеләрдә ешрак ачыклана башлаган. Гади тәмәке тартканда да, электрон тәмәке, вейплар кулланганда да кеше организмы зур дозада системалы канцерогеннар кабул итә. Алар турыдан-туры яман шеш китереп чыгарырга мөмкин, ди табиб.

Шул ук вакытта үпкә яман шеше тәмәке тартучыларга янаган бердән-бер онкология төре түгел. Бу начар гадәт 16 төрдәге шундый чир сәбәбе булып тора. Авыз куышлыгы, ашказаны, ашкайнату системасы, калын эчәк һ.б. органнар зыян күрергә мөмкин. 

Электрон тәмәкеләрне, вейпларны тулысынча тыю кирәклеге турында соңгы ике елда сөйлиләр. Степан Криницкий сүзләренчә, әгәр дә мондый карар кабул ителсә, без яшәү дәвамлылыгын арттыруга таба зур адым ясаячакбыз. 

-    Узган елда Бөтендөнья cәламәтлек саклау оешмасы уздырган тикшеренү нәтиҗәләре билгеле булды. Анда вейплар һәм шундый төрдәге җиһазларның зыяны авыр металлардан (вольфрам, кургаш аккургаш, марганец, мышьяктан) җитештерелгән спираль булудан килгәнлеге ачыкланган. Европа илләрендә үткәрелгән тикшеренүдә гади тәмәкене вейпка алмаштырган 4,3 миллион кеше алынган. Ачыкланганча, 54 мең кешедә үпкә яман шеше табылган, 6351е үлгән. Бу гади тәмәке тартучыларга караганда ике тапкырга күбрәк. Ягъни без әле генә электрон тәмәкеләрне зыян ягыннан нәрсә икәнен күрә башладык. Алар безгә килеп кергәндә, тискәре нәтиҗәсен тулы күләмдә белми идек. Хәзер менә тикшеренүләрдән моны ачык күрәбез, - ди Степан Криницкий.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading