Бүген Казанда Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” Халыкара конкурсының сайлап алу туры узды.
Бәйге быел унберенче тапкыр үткәрелә һәм анда вокалчылар, музыка уен коралларында уйнаучылар үзләрен сынап карый.
Татарстанда җырчылар, иҗатчылар арасында дистәләгән бәйгеләр, фестивальләр уздырыла. “Татар моңы” шул чираттагы бәйгеләрнең берсенә әверелеп калган иде, гәрчә дистә еллык тарихы булса да. Өстәвенә, жюрины РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор Салават Фәтхетдинов үзе җитәкли. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Эльмира Гыйльфанова, Зәринә Вильданова, Энҗе Шәймурзина, Әдилә Әхмәтова, Ярамир Низаметдинов, “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Азат Кәримов һ.б. артистлар бар.
Конкурсның башкарма директоры, Татарстанның халык артисты Вил Усманов та бәйгенең абруе бик югары түгел, аны тагын да танытырга кирәк дигән фикердә һәм аның бәйгенең дәрәҗәсен күтәрү, үстерү өчен максатлары да зурдан.
Конкурс оештырыла гына башлаганда, номинацияләр башкачарак була. Татарстаннан читтә яшәүчеләр, мисалга, аерым бәяләнгән.
- Русча гына сөйләшкән балаларның ана телендә җырлавы, безне бик сөендерә иде, әлбәттә. Әкренләп алар татар телен дә өйрәнә башлады. Узган ел оештыру комитеты төбәкләр буенча бүленеш булырга тиеш түгел, дигән карар кабул итте. Әмма бездә хәзер халык җырларын башкаручылар, эстрада җырлары башкаручылар аерым билгеләп үтелә. Шулай ук “Академ вокал” номинациясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк, - диде Вил әфәнде.
Аның сүзләренчә, соңгы номинациядә катнашырга теләк белдерүчеләр күп түгел. Әмма булганнары тәҗрибәле. Опера театрларында эшләүчеләр дә бар араларында. Кызганыч, Казандагы сайлап алу турында андыйлар очрамады. Оештыручылар исемлегендә бер катнашучы бу номинациядә чыгыш ясарга гариза биргән булса да, соңрак аның эстрада җырын башкарачагы билгеле булды.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел сайлап алу да кырысрак булачак, ди Вил Усманов.
Тагын бер яңалык—конкурс өч елга бер тапкыр гына уздырылачак. Ә башка елларда ул фестиваль буларак үткәреләчәк.
- Төбәкләрдә безнең конкурста катнашучылар бик күп һәм максатыбыз да Татарстаннан читтә “Татар моңы” исемен күтәрү, дәрәҗәсен арттыру. “Татар моңы” дип әйтүгә, кеше ул концертта чын татар көйләре яңгыравын, чын татар сәнгате белән таныша алуын аңларга тиеш, - ди бәйгенең башкарма директоры.
Ул беренче елларда музыка уен коралларында уйнаучылар аз булуын да билгеләп үтте. Быел исә икенче турга узучылар арасында да 30лап гармунчы-баянчылар, курайда, скрипкада уйнаучылар бар икән. Казан турында исә ике гармунчы көч сынашты.
- Чын мәгънәсендә матур итеп, чын татарча уйный икән, шул җитә, - ди Вил әфәнде.
Аның сүзләренчә, чит төбәкләрдә катнашучылар дистәләгән булырга мөмкин. Ә менә үзебезнең Татарстаныбызда “Татар моңы”нда катнашырга атлыгып торучылар сирәгәйгән.
- Халкы шактый гына татар милләтеннән булган районнарда катнашучыларның саны аз булган районнар бар. 17-35 яшькә кадәр башкаручылар иң активлар санала, гадәттә. Әмма күпчелек мәдәни чараларда олы яшьтәгеләр, яисә балалар катнаша. Ә нәкъ безгә кирәкле яшьтәгеләр белән эшләүчеләр бик юк. Әлеге мәсьәләне күтәреп, хәл итәргә кирәк. Авылларда кеше кимеде. Андый чара уздырганда пенсия яшендәгеләр яисә укучы балалар катнаша. Әмма шәһәр җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә халык бар бит. Анда да бәйге яшь категориясендәгеләр аз катнашу борчу тудыра, - ди Вил Усманов.
Казанда исә катнашучыларның күбесе 30 яшькә кадәр иде. Егетләр һәм кызлар саны чама белән тигез.
Моннан 10 еллар чамасы элек, хәтерләсәгез, “Йолдызлар фабрикасы” аша артист булырга теләүчеләр өчен кастинглар оештырыла иде. Шундыйларның берсенә мине репортаж язарга җибәрделәр. Әле дә хәтерлим, Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узды ул. Андагы халыкның күплеге! Ни кызганыч, бүген катнашырга теләүчеләр 20 ләп кенә иде.
- Алдагы елларда катнашучылар саны күбрәк иде. Хәзер бәйгегә бераз салкынрак караш. Тик без бу карашны үзгәртәчәкбез. Фестивальләр уздырып, зур-зур концертлар бирәчәкбез. Катнашмаучылар бу гамәлләре өчен үкенәчәк әле, - дип зур өметләр баглый халык артисты.
Шуны да әйтми булмый, катнашучыларның күбесе ныклап әзерләнгән. Дөрес, йомшак кына әйткәндә, бөтенләй дә сәхнәгә чыгармаслыклары да юк түгел. Монысын инде жюри хәл итә.
Жюри дигәннән, җырчы һәм баянчыларны бүген Вил Усмановтан тыш, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина да тыңлады.
- Халык җырлары бетә, диләр. Әмма яшьләр арасында халык җырларын бик яхшы башкаручы, өметле яшьләр бар, - дигән фикердә ул.
Катнашучылар үзләре кемдер җиңәр өчен, икенче берәүләре катнашып, үзләрен сынау өчен генә килгән.
Мисал өчен Казаннан Алия Заһидуллина “Җиңү түгел, иң мөһиме – катнашу” дигән девиз белән килгән.
- Минем музыкаль белемем юк, әмма бик тә җырларга яратам. Халык җырларын башкарырга өйрәнәсем килә. Бәйгегә дә шуның өчен килдем, - ди 27 яшьлек Алия.
Сайлап алу турында иң беренчеләрдән чыгыш ясаган Сәрия Мәрданова исә бәйгедә катнашуының иң куркыткан өлеше жюриның реакциясе дигән фикердә.
- Вил Усманов башын тотып, тыңлап утыра. Шул вакытта синең хакта ул яхшы фикердәме, әллә инде нишләп йөри бу бала, дип уйлавымы - белмәссең. Иң куркытканы шул,- ди җырчы кыз.
Бәйгенең сайлап алу турлары 15 мартка кадәр барачак.
“Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.
Конкурсның максаты — татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Комментарийлар