16+

«Всей семьей на выборы» бәйгесендә беренче iPhone 17 җиңгән Алексей Афаныкин: «Телефоным ватылган гына иде...»

«Татарстан Алга» ВКонтакте төркемендә старт алган масштаблы республикакүләм «Всей семьей на выборы» фотобәйгесенең беренче җиңүчесе ачыкланды.

Бәхетле кеше — Алексей Афаныкин. Ул яңа iPhone 17 смартфонына ия булачак. Без Алексей белән элемтәгә кердек.

Алексей тумышы белән Биектау районыннан. Ул хатыны һәм кечкенә баласы белән әле дә шунда яши.
«Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Җиңәрмен дип бер дә уйламаган идем. Әле һаман шок хәлендә үзем. Өстәвенә, күптән түгел генә телефоным да ватылган иде. Бу — чын бәхет эше инде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» — диде Алексей.

Шулай ук әле генә бәйгенең икенче җиңүчесе дә билгеле булды. Ул — Евгений Кондаков. Бәйгедә сез дә катнаша аласыз! Катнашу өчен сайлау участогы янында гаиләгез белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән "ВКонтакте"дагы шәхси сәхифәгезгә урнаштырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading