Хезмәт иясе сайлаган һәр һөнәр мактауга лаек. Әмма арада икеләтә хөрмәткә лаек булганнары да бар.
Гади хат ташучыны соңгылары исемлегенә кертер идем.
Ни өченме? Үзем эшләп карадым, бөтен нечкәлекләренә төшендем – җаныма, үзәгемә үтте авырлыгы, шуңа беләм. Хат ташучы һөнәренә беркайда да укытмыйлар, бу эштә эшләр өчен махсус белем кирәкми, кесәңдә мәктәп аттестаты булса да җитә. Хәтта өлгерешең, ягъни эчендәге билгеләреңә кадәр эш бирүчегә барыбер. Читтән карап торганда барысы да гади генә кебек: килгән хатларны, газета-журналларны өләшәсе дә бетте кебек. Ләкин акча белән эш итәсе! Илдә яшәүче халыкның өчтән бер өлеше үз акчасын почта хезмәте аша “йөртә”. Пенсия, субсидия, дисеңме, билгеле бер адресатка акча җибәрүләр... Тураган белми, ашаган белә, дигәндәй, эшләп карагач гына бу хезмәт кешеләренең берничә һөнәргә ия булырга тиешлеген аңлыйсың.
Хөкем ителсәң – эшли алмыйсың
Икенче эшкә урнашу теләге миндә һич кайчан сүнмәде. Бушрак чакларымда өстәмә акча эшләргә яратуым, кеше эзләгәннәрен ишеткәч, элемтә бүлегенә китерде. Участок зур гына, 700ләп шәхси йорт керә, шуның берсе күп фатирлы йорт әле. “Өлгерерсезме икән?” – дигәч тә сер бирмәдем, улым да бар бит әле, булышыр, дидем. Эшкә урнашыр өчен иң мөһиме, хөкем ителмәгән булуың шарт икән, түләнмәгән кредитларың булса да алалар, анысы. Гаризама бер атна үткәч кенә җавап килде, почта тарихында сирәк күзәтелә торган күренеш: бүлектә 11 хат ташучы, арада югары белемле хат ташучы – мин!
Участогым ярты еллап хат ташучысыз торган. Миңа кадәрлесе биш еллап хезмәт иткән, халык сабырлыгына күрә яратса да, мәгәр үзе туйган, торт пешерергә кергән. Аларның хезмәт хакы 100 мең сумнан башлана, эше бик авыр булса да 20 меңлек эш хакын калдырып китүенә үкенмидер кебек ул миңа. Бер өем газета-журналлар тоттыргач, имәнепләр киттем. Февраль ае иде бу. Почта бүлеге җитәкчесе хезмәттәшләре белән атнасына бер мәртәбә чыгып почта өләшкәннәр, 8 урам, көрт ерып йөрисе, капка төпләрендә кар тавы, аяк асты җитмәсә тайгак...
Иң күп укый торган участок дип алдан ук кисәткәннәр иде, иртән эшкә сугылган саен сүгендем, соң шуның кадәр укымасагыз, дим, өчәр сумка газетаны машинама алып чыгып куям да үз эшемә йөгерәм. Кайткач, урамлап, йорт саен бүләм, күтәргесез сигез сумканы күтәреп чыгып китәм... Ярый әле улым да ярдәм итә. Бер генә атнага җитте түземлек. Аяксыз калам, дип гариза язарга киттем. Ул урамнарның озынлыгын әйтәсеңме, әче таңнан газета көткән халыкның мырлап каршы торуына уңай сүз табасымы... Гаризамны кабул итмәделәр, эшлә генә, кайчан җаең була шунда тарат, тик китмә, болай да озак эзләп эшләргә кеше таптык, авырга туры килсә участокның яртысын бүлеп бирәбез дигәч, калдым. Урамнар кимеде – 4кә калды. Эшли торгач, озынлыклары да кыскара төште кебек. Халык та ияләшә башлады.
Хат ташучыга психолог булырга кирәк. Төрле кеше бар, замана катлаулана барган саен холык-фигыльләре дә кырысланган, йомылган. Тормышларының арулануы да капкаларын көннәр буена да бер ачылмаслык иткән, йозак өстенә йозак элгәннәр. Иң гаҗәпләндергәне – икешәр катлы биек йортларда гомер итсәләр дә, затлы капкаларына эләргә дип куш уч кадәрле генә почта тартмасы алырга акчалары җитмәгән. Бу урамнар башында һәр йортның почта тартмасы тора – үзәкләштерелгән, әмма узган елгы карлар аларны күмеп киткән, хат ташучы да булмагач, берәү дә чыгып ачмаган. Кайберәүләр, әзрәк түзсәң, язгы якта алар ачыла, ди, икенчеләр – дәшмиләр. Өйгә кадәр китереп бирүнең тәмен сизгәннәр. Ләкин шыплап ябылган тимер капканың кайсы җиренә кыстырасы икән аны?
Ә халыкның зары... Ачуым килде әле, капка төбенә атып киткәнсез, кар арасыннан табып кердем, ди бер апа. 80 яшеннән күптән узган, акыл кермәгән, дисәм – үпкәләр. Әмма капкасында газета яисә квитанция сыярлык та ярык юк, капка бикле. Дөрес, атып китмәдем, булдыра алганча кыстырдым, кышкы әче җилгә каршы тора алмаган уч төбеннән кечерәк язу кисәге карга төшеп буталмыйча нишләсен? Икенче берсе шалтыратып квитанция таптыра. Квитанцияләрне коммуналь хезмәтләрнеке белән телефонныкы берничә көн аермасы белән килә, бергә таратасы. Ә газныкы ай ахырында. Мәйтәм, капкагыз да, почта тартмагыз да юк, ишегалды шыр боз, алай да йөк машинасы басып тора, шуның фәлән җиренә кыстырдым, дим. “Анда рәшәткә ише әйбергә шланга эленгән, шунда кыстырырга кирәк иде”, – ди бу. Ә мин каян белим? Чыгып кисәттеме? Кызып кителде, сөйләшү нәтиҗәсе булып гомуми кулланыштагы үзәк почта тартмасын ачтырткан бит әрсез ханым, трактор чакырткан, үзе барып чистартып бетергән. Шалтырата, тавышы сөенечле, булыр әле капкасы да, акчасын җиткерә алмыйм ди, аклана.
Таяк та ике башлы, кемнеңдер куанычы икенчеләр йортына таш булып барып төшмәсенме?! Тартмалар ачылгач, минем аякка да ял, газета-хатларны шунда гына сала башлаган идем, урам башындагы абзый почтага килеп кара тавыш чыгарган. Газеталарны таратмыйм, имеш. Яла яксалар ярсыйсың, өемдә бер газета да калмый, киттем моңа. Тартма тулы газеталар, алдым да капкасын кактым. Бикле инде. Заманча домофон, озак көттереп кенә чыкты. Элек судья булып эшләгән, үз кубызына биетергә яратучы адәм, үзәк тартмаларны танымый, имеш. Юк, абзый, бөтен кеше куллана торган тартмаларга салам, дип каты гына әйттем моңа. Әрләшергә исәбе булса да, сүзне кыска тоттым. Бер атналык бер кочак гәҗитен кулына тоттыргач та озак сүгенде. Тагын бер атна килеп алмады әле, шуннан бу да “колхозга” керде.
Нинди урам диярсең, әллә сүз берләшкәннәр, күршесе үк “бунт” күтәрде, капкамда нәни генә ярык бар, шуңа кыстыргач, җил дә очырмый иде, нигә квитанция юк, ди. Сез шул шалтыратудан соң ярыкның кайдалыгын күз алдына китерәсезме? Аны мин дә күрмим, барып карагач та тапмадым.
Нәрсә дип шалтыратсалар да сабырлыгыңны учка кысып көйлисе, аңлашасы. Ә менә пенсия биргәндә тыңларга туры килгән зарларына төпле киңәш бирәсе, аек акыл белән уйланырлык итеп җавап табасы. Беркайда да укымаган кешегә психология буенча белемне каян аласы?
Сатучы да буласың
Хат ташучы әле товар да сата. Аны пенсия өләшкәндә алып чыгасы. Сыек май, чәй – иң үтә торган товар. Консерва белән конфетлар да ярыйсы гына сатыла. Ләкин, психолог сыйфатларыңны эшкә җигеп, ачыклыгыңны, юмарт телеңне төп корал итеп, кергән бер йортка 200 сумлык та товар сатмасаң – планың үтәлми. Тик товар сатар өчен чегән булып чарланасы бар, аны артык тыйнак кешеләр эшли дә алмый шикелле.
Участок халкы бик әйбәт. Зарлана алмыйм. Эшләсен генә дип, товарымны да күпләп алдылар. Ярты ставкада эшләп, бер айга 16шар мең сумлык товар саткан айларым булды. Булсынга эшләгән хат ташучыларга рәхмәтем зур, ә менә аларның да көн үтсенгә йөрүчесе бар. Тулы ставкага эшләп тә кайсыбер хат ташучылар икешәр меңлек тә сатмыйлар. Аның каравы аларның хезмәт хакын кисәләр. Эш күләмнәре аз дип исәпләнә, ай саен хисап тапшырасы, көнлек язып барасы: күпме хат, газета, пенсия өләштең, товар саттың – теркисе. Менә шул кәгазь кемнең күпме эшләгәнен ачып бирә. Иң гаҗәбе, 46 мең сум пенсия алган кеше ник бер товарыңны алсын, хәлеңә дә керми хәтта.
Бар, йөрмә әле, дип кенә җибәрә. Әйтерсең лә син эт типкәсендәге, кирәксез кеше. Ә менә 19500 сум тирәсе пенсия алучы синнән, кирәкмәсә дә, берәр меңлек товар алып кала. Аннан бөлми дә ул, әмма хәлеңә керә белә! Ләкин күтәренеп йөрергә кимсендерә инде. Нишлисең – план! Элемтә бүлегенә ул 130 мең сум дип куелган. Һәр ташучы 10 мең сумлык кына сатса да үтәп була, хәтта сетевой дип йөртелгән премиягә дә чыгар идең, тик күңел биреп эшләүченең тырышлыгына кайтып кала...
Пенсия артыннан субсидияләр китә. Пенсиясен банк картасына күчерүчеләр дә субсидияне акчалата көтә, анысын да күчерәсе генә дә... Монысында товар сата алмыйсың инде. Беренче айда үзем буталганмын, бер урамдагы апаның субсидиясен күршесенә кертеп биргәнмен. Исемнәре дә охшашрак, адресларын карап җиткермәгәнмен. Чыкты тавыш! Почтага барып таптырса – бирелгән, тик имзасы икенче. Киттем йорт саен эзләнеп. Күрше әби хафага төшкән, нигә пенсиямне әз китерде, кемнеке икән дип төннәр буе йокламадым, ди, бичара. Әкияттә кунакта, дип үземнең гаепле икәнлегемне аңлаттым да, рәтләдем бу борчуны. Акча эше шул ул, укысаң да авырга туры килә, укымаган кешеләргә ни чара?
Товарлары кыйммәт анысы. Халыкның авырсынып алуын да аңлыйм. Кибет киштәләре тулы чак, кытлык юк бит, мәгәр почта тармагы ныгысын өчен кирәк бугай ул сатулар. Иминият дигәннәрен дә шул нисбәттән дип аңлыйсы килә. Аена берничә кешене иминиятләштерергә тиешсең. Аны кем дә эзләми, үз акчасын куя да вәссәлам. Ләкин мондый ук корбаннарга барырга кирәкме икән?
Ташладым...
Кайда да хезмәт структурасы кешелек холкына береккән. Мин эшләгән участокта почта башлыгының төпле ханым булуы – хезмәткәрләрнең бәхете. Көннәр буена нинди генә гозерләрне ишетми ул, кемгәдер газета килми, кемгәдер квитанция, барысына да ул гаепле. Түзә бит. Нигә кирәктер мондый ”пычрак” эш аңа. Беренче ике елны көн дә утырып елый идем. Хәзер күнектем, ди. Берсе әнә: “Почта тартмасы карлы, ник анда салдыгыз, юешләнә бит квитанция”, – дип шалтырата. Мин барып чистартып бириммени, ди мескенем. Мәскәүдә хат ташучыларның хезмәт хакы 45 мең сум дип ышандырсалар да, бездә ул күпкә түбән, 9 500 иде минеке.
Атнага я ике, я өч көн генә эшлисе иде үземә. Газетага яздыру кампаниясен дә куәтендә алып чыктым, ике атна эчендә 100 мең сумлык яздырттым. Шул акчаның 4 проценты хезмәт хакыма кушып бирелде, 4 000 сум бит ул, күңелле инде акча яугач. Эше авыр түгел, әмма халыкның сабырсыз холкына ярыйсы, түзәсе яман. Арада үчлеләр бар, үзара берләшеп, әллә нинди яла ягалар. Эшләре юктыр инде, эшле кешенең эш кешесе белән булышырга вакыты юк аның.
Ә хат ташучыларның күп төрле һөнәргә ия булып та, бер белемсез һөнәр ияләре булып саналуына җаным әрни минем. Аларга булган мөнәсәбәт тә үзәкне өзә. Почтадан кеше китә диләр. Китә, түзүе авыр, мин дә киттем бит менә...
Комментарийлар