Чирек гасыр мәгариф системасында, соңгы егерме елдан артык газета- журналларда эшләгәнгә күрә, бик күп кешеләр белән якыннан аралашырга туры килде.
Кызганычка каршы, олыларның гына түгел, хәтта балаларның, урта яшьтәге кешеләрнең хәтере бигүк әйбәт булмавына игътибар иттем.
Урта мәктәптә укыткан чагымда, укучыларымның бер өлешенең грамматика кагыйдәләрен, даталарны истә калдыра, шигырь ятлый алмыйча интегүләре исемдә. Совет чорында тапкырлау таблицасын яттан белү мәҗбүри куелса, бүгенге балалар, хәтта алтыны җидегә тапкырлагач, нинди сан килеп чыгуын, баш миен эшкә җикмичә генә, интернеттан табарга күнеккән. Олылар да кимен куймый, смартфоннарын кулдан төшерми, Моның нәрсәсе начар?- дияргә ашыкмыйк әле, дусларым. Эшләмичә торса, тимер көрәк тә тутыга.
Кайберәүләр, хәтеренең начарлана башлануын сизеп алуга, үзбелдекләнеп көчле дарулар эчәргә, БАДлар кулланырга керешә. Сүз дә юк, табиб билгеләгән таблеткаларның файдасы юк түгелдер. Әмма теләсә кайсы дарудагы химик препаратларның бер органыңа шифа бирсә, икенчесенә зыян салуын беләбез. Сансызланып йөреп, мәкерле Альцгеймер чиренә юлыгудан, картлык маразмыннан интегүдән Аллаһ үзе сакласын!
Өстәлебездән җәй буе яшел суган, укроп, петрушка, сельдерей, шпинат, руккола яфраклары төшмәсен. Аппетитны ачучы, зарарлы бактерияләрне юк итүче сусыл редис, ачы торма, ирләр сәламәтлеген саклаучы шалкан, хәтта яман шеш күзәнәкләренә каршы тора ала торган брокколи, порей суганы, башлы кәбестә, кишер, помидор ашауны гадәткә кертик. Җиләк-җимешкә бай җәйнең кадерен белик. Бакчабыздагы карлыган, чия, балан, кура һәм бакча җиләген, сырганакны кайнатып, киптереп, катырып куйыйк, алмадан, сливадан каклар, соклар ясыйк. Җиләк-җимешләр –төрле чирләргә баш калкытырга ирек бирмәүче, булганнарына каршы көрәшүче искиткеч шәп антиоксидантлар. Караҗиләк һәм күкҗиләк, ежевика, кура җиләге, чия, катырып куелгач та файдалы үзлекләрен югалтмый, аларны ел әйләнәсе рәхәтләнеп кулланып булуы үзе ни тора!
Башыбыз яхшы эшләсен, иртән нәрсә ашаганлыгыбызны, кирәкле әйберебезне кая куйганлыгыбызны, кичекмәстән кемгә шалтыратырга, кирәклеген искә төшерә алмыйча, миңгерәп утырмыйк дисәк, көнгә өч-дүрт данә булса да чикләвек ашарга кирәк икән. Диетологлар фикеренчә, цинкка, магнийга, калийга бай әстерхан чикләвеге, хәтерне яхшырту җәһәтеннән аеруча файдалы. Сүз дә юк, башка төрле чикләвекләр куллану да баш мие, нерв системасы эшчәнлеге, нейроннар активлыгы өчен мөһим. Фосфорга, йодка, туендырылмаган майларга, аеруча Омега-3 кә бай чавыча, акбалык, сөмбаш, тәрәч, селедь кебек майлы диңгез балыклары һәм уылдыкларның, креветка һәм медияләрнең, диңгез суүсеме - ламинариянең, хәтернең генә түгел, тешләрнең, чәчләрнең, тырнакларның, сөякләрнең ныклыгын сакларга булышуы, күз күремен яхшыртуы галимнәр тарафыннан фәнни расланган. Омега-3 кислотасы баш миенең эшчәнлеген активлаштыра, аның мәгълүмат саклаучы һәм нерв җепселләре челтәре аша күз ачып йомганчы тиешле органнарга тапшыручы үтә дә катлаулы нейроннар системасының эшкә яраклылык вакытын озайта.
Шәхсән үзем аш-су әзерләгәндә даими яратып куллана, гаиләбез белән рәхәтен күрә торган тагын бер файдалы продукт бар. Ул - язгы кояш нурларыдай сары куркума порошогы. Аның составындагы куркумин матдәсе баш миенең нейропротекторларын картаеп эштән чыгудан, баш мие тукымасын ялкынсынудан саклый. Андагы капиллярларын даими рәвештә оершалардан чистартуы сәбәпле, кешенең гомерен вакытсыз өзүче яки күп еллар дәвамында хәрәкәтсез, кеше күзенә карап тилмереп ятучы урын хастасына әверелдерүче аяусыз инсульт чирен булдырмый калырга ярдәм итә. Хәтерем әйбәт булсын дисәң, помидор аша, томат согы эч!
Аның составындагы каратиноидлар баш миебезнең күзәнәкләрен ирекле радикаллар һөҗүме аркасында эштән чыгудан саклый. Кем көнгә бер алма ашап куя - шуның хәтере әйбәт. Аның составындагы фитонутриентлар баш миендә яңа күзәнәкләр ясалуга уңай тәэсир итә. Күбебез кара чәй эчәргә күнеккән. Ә яшеле күпкә файдалырак. Составындагы тианин, кофеин кебек аминокислоталар баш миенең когнитив функцияләрен саклап калырга булыша.
Сез имбирь белән дусмы? Әчкелтем тәмле, хуш исле бу сихәтле тамыр кан составын яхшырта, аны кислородка баетырга ярдәм итә. Кан тамырларын чистарта. Бер урынга озак берегеп утырып, катлаулы акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә, зыянлы шартларда җитештерү хезмәте башкаручыларга сәламәтлекләрен саклап калу, хәтерләрен яхшырту максатыннан, имбирлы чәйләр эчәргә киңәш итәләр. Сарымсакның исен өнәмәсәк тә, аның белән дуслашу зарури. Ул баш миенең вак кан тамырларына утырып, аларны тыгылдырырга сәләтле “начар” холестерин эшләп чыгаруга каршы тора икән. Җыеп кына әйткәндә, сау-сәламәт, аек акыллы, яхшы хәтерле килеш, һәр туган көнгә куанып, озак яшисебез килсә, физик яктан актив булырга, рухи дөньябызны даими баетырга, шул исәптән, дөрес тукланырга бурычлыбыз.
Хәмидә Гарипова. Казан.
Фото: .freepik.com
Комментарийлар