16+

Холкым бик тыныч булганга күрә, куркуның ни икәнлеген дә белмим

“Яшем җитте кырыкка, эшләр китте шырыкка”... 45-50 яшьлек, аннан өлкәнрәк таныш-белешләрем белән аралашканда, әлеге әйтемне шактый еш ишетәм.

Холкым бик тыныч булганга күрә, куркуның ни икәнлеген дә белмим

“Яшем җитте кырыкка, эшләр китте шырыкка”... 45-50 яшьлек, аннан өлкәнрәк таныш-белешләрем белән аралашканда, әлеге әйтемне шактый еш ишетәм.

Бер карганда алар хаклы кебек: гомернең иң матур, кызыклы, шау- шулы, максатчан, үзгәрешләргә бай еллары артта калган, балалар үсеп җитеп, үз оясын корган, тормыш-көнкүреш көйләнгән, ир-хатын арасындагы хисләр кайнарлыгы сүрелгән, яшәеш бертөрлегә, үзара мөнәсәбәтләр эчпошыргычка әверелгән. Климакс дигән котылгысыз физиологик халәт  капканы кагуга, дегет чиләге сыман шуңа тагылып килгән  чирләр баш калкыта: әле йөрәк кага, кан басымы уйнарга керешә, кеше юктан гына кызып китүчәнгә әйләнә, йә булмаса, үз эченә бикләнеп, шикчел йә битараф бәндәгә әверелә.

Бу яшькә җиткән хатын-кызлар, учлап дару ашап, ыңгырашып-сыктап йөрергә керешкәч, утыз ел  бергә яшәгән тормыш тоткаларының кайберләре яңа хисләр, маҗаралар эзләп, яшь тай сыман күзләрен алартып, тояк уйнатып,  ихатадан читкә чыгып чабарга, ят басудагы “уҗым”га  керергә  күп сорамый. “Карт пәри”ләрнең бүселеп чыккан юан корсагы белән пеләше ялтыраган башына, майлы күзләренә, матур сүзләренә  кызыгучы юк, әлбәттә, замананың шомарып беткән чая кыз-кыркы яки азау ярган  “азгынбикәләре” шул ахмак “папик”ларны ничек тә тизрәк чишендереп калырга, акча янчыкларын юкартырга, моңарчы  азапланып тапкан малын  бишкуллап саварга керешә.

Малы юкларының кайберләре мәчет сукмагына таба борылып, Аллаһ йортында күңеленә дәва таба һәм кара афәтләрдән котылып кала. Кызганычка, җитмеш ел дәвамында дәһри итеп тәрбияләнгән буын вәкилләренең бер өлеше, тормыш мәгънәсен, барыр юлын югалта, тоннель ахырында яктылык күренмәүне сылтау итеп, шешәгә ябыша, ахырда бар нәрсәдән өметен өзеп, үз-үзенә кул сала. Пенсия яшенә җитеп килгәндә, күнегелгән эшеңне, тормыш йөген бергә җигелеп тарткан, күп авырлыкларны бергә кичкән,  моңарчы бер-береңне күз карашыннан аңлаган  тиң ярыңны югалтудан Ходай үзе сакласын, дияргә генә кала.  

Әгәр проблеманың төбенәрәк төшеп, аек акыл белән уйлап карасаң, яшең иллегә җиткәндә, аннан артып киткәндә, тормышны тамырдан  үзгәртү, яңа һөнәр үзләштерү, моңа зарурият туганда, эш табу, яшәү урынын алыштырып, янәдән  аякка басу, тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкин хәл икән бит! Шәхсән үземә дә тормышның бу сынавын кичәргә туры килде. Миңа 45 яшь тулганда,  ирем үлеп, ике балам белән тол калдым. Йортыбыз  төзелеп бетмәгән, үзәккә үткән акчасызлык заманы - 1997 ел иде ул. Хәсрәтемнән урынга егылдым, дүрт ай хастаханә ятагында аунадым, балаларыма терәк булырга кирәклеген  аңлау гына янәдән аякка бастырды бугай мине ул чакта.  

Безнең урамга газ, телефон, су кертәләр, моңа шактый зур күләмдә акчалар кирәк, ә минем  студент улыма атна буе Казанда яшәп торырга  биреп җибәрлек  200 тәңкәм дә  юк, бурычка кемгә сорап керергә белмим. Җиренә җиткереп, алны-ялны белми эшләсәм дә, яклаучысыз калуымнан файдаланып, моңарчы миннән күп игелекләр күргән мәнсез җитәкчем  күрәләтә нахакка рәнҗетүдән тәм тапты. Ул чакта түккән күз яшьләремне бергә җыйсаң, Кабан күленнән ким булмас иде, мөгаен. Аллаһка туктаусыз ялваруларым, укыган догаларым, гөрләп торган иҗатым, эшемне, кешеләрне ихластан  яратуым, чамадан тыш  үҗәтлегем, гаиләдән килгән тырышлыгым коткарып калды бугай ул чакта...

Илаһымның рәхмәте белән тора-бара тормышлар җайланды. Бәхетемә, язмышымда  яңа юл ачылып, тәвәккәлләп, Казанга күчендем. Бүгенге  тормыш терәгем, мәрхәмәтле, әдәпле Рәисем очрап,  аның белән  гаилә кору бәхетенә тиендем. Иллегә җитеп килгәндә нульлән башлап яңа тормыш учагы тергезүе җиңел димәс идем. Көне-төне эшләп, тырышып-тырмашып, хәләл акчабызга фатир, машина, дача сатып алдык, хәлдән килгәнчә балаларга  булыштык. Кадер-хөрмәттә яшәлгән 24 елым 24 көн кебек тә тоелмады. 

Чирек гасыр дәвамында  педагог һөнәрен башкарган, бу өлкәдә карьера ясап, әлеге эшнең нечкәлекләрен тирәнтен  үзләштергән, күпмедер үрләр яулаган, дәрәҗәләргә ирешкәннән соң, янәдән башка һөнәр үзләштерүемне  бәлки кемдер ахмаклыкка санар. Ә минем үзем өчен бик кызыклы тоелды ул. Яшь чакта КДУ да  укып алган журналист дипломымның кирәге чыкты, гомер буе мәкаләләр, очерклар, хикәя, шигырьләр  язудан туктамадым.

Яшел Үзән районында яшәгәндә,10 ел рәттән ”Елның иң яхшы хәбәрчесе”,  Халык талантларының Бөтенроссия бәйгесе лауреаты  исеменә лаек булдым, төрле ижади бәйгеләрдә җиңү яулап, Журналистлар съездына делегат итеп сайландым. Кайбыч Укучылар йортын җитәкләгәндә, “Таңчулпан” әдәби иҗат берләшмәсен оештырып, район балаларының  иҗатын республикага танытуга ирештем. Ул елларда  безнекеләр республиканың “Алтын каләм” бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулады. Бу юлларны мактануга саный күрмәгез тагын, сүз уңаеннан гына әйтеп уздым. 

“Шәһри Казан ”газетасында фән һәм мәгариф бүлеге мөхәррире булып эшләгән елларым - үзе якты хатирә. Татарстанның мәгариф министры Фарис Харисов шул чордагы хезмәтемә югары бәя биреп, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде. “Известия Татарстана”, “Татарстан” журналларында тырышып  хезмәт куйган елларымда, Татарстанны гына түгел, Идел буе Федераль округын аркылысын буйга урадым. Яңа вазыйфам кызыклы кешеләр, кабатланмас шәхесләр белән очраштырды. Пенсия чыккач та кул кушырып ятмадым. Мавыктыргыч  эшләр  белән мәшгульмен. Ун елдан артык Хөкүмәтнең ике басмасын  тәрҗемә иттем.

Берничә  гәҗиткә мәкаләләр, хикәяләр  язам, әдәби иҗат белән шөгыльләнәм. Шигырьләр китабым басылып чыккан иде, проза әсәрләреннән торганын нәшриятка бирергә әзерлим, бакчачылык белән рәхәтләнеп шөгыльләнәм. Мин хәзер бер хакыйкатьне аңладым. Тормышта төрле хәлләр була, гаиләләр  таркала, эштән кыскартулары  мөмкин, сәламәтлекнең какшаган чаклары  булып куйгалый. Әмма үз-үзеңнән кул селтәп, тормыш төбенә төшәргә ярамый! Аны тамырдан  үзгәртү, башны югары тотып, тәвәккәлләп  яңа сукмактан атлап китү бары тик үзеңнән генә тора!  

Бу темага мәкалә язарга утыруым очраклы хәл түгел, Интернетта бик кызыклы язмага тап булуым сәбәпче.  Мин анда гыйбрәтле язмыш кичергән берничә ханымның олыгайган көндә тормыш рәвешен кинәттән үзгәртеп, үз максатларына ирешүе турында укып шаккаттым. Америкалы Анна Мэри Мозес балачактан рәсем ясарга яратса да, тормышы авыр булу сәбәпле, яшьли максатына ирешә алмый. Биш баласы белән ялгыз калган хатын, фермада эшләп, гаиләсен туйдырырга мәҗбүр була. Нибары 76 яшендә генә кулына мольберт,  пумалачык ала, ә 80  яшендә беренче шәхси  күргәзмәсен ача. 89 да рәссам буларак илкүләм таныла, АКШ  президенты Гарри Трумен аңа дәүләт премиясе тапшыра. Мозес әбекәй 101 яшенә чаклы яши, ул әлегәчә Америка рәсем сәнгатендә примитивизм  юнәлешенә нигез салган  йолдыз санала. “Тормыш юлыма әйләнеп карагач, мин аны тәмамланган бер көнлек эш кебек кабул итәм һәм аның нәтиҗәсеннән канәгатьмен. Тормышны ничек итеп корсак, ул шундый,” - дип язып калдыра Анна Мэри.

Иҗаты күпләребезгә таныш Дарья Донцова (Агриппина Васильева) беренче китабын 47 яшендә бастырып чыгара. МГУ журфагын тәмамлаган сәләтле ханым кайда гына эшләми: француз теленнән тәрҗемәче, «Вечерняя Москва» хәбәрчесе. Ә 47 яшендә ул рак диагнозы белән хастаханәгә килеп эләгә. Чире турында уйламас өчен, палатага кәгазь, каләм сорап ала һәм хастаханә койкасына аркасын сөяп,  үз гомерендә беренче мәртәбә  детектив роман язарга керешә. Яман чирне җиңүе өстенә, ул бүгенге көндә Россиядә иң актив иҗат итүче, иң күп тираж белән басылучы танылган язучыга әверелә. “Кешеләр ничек китап яза икән соң?” - дип уйлап утырдым. Шул чакта кулларым үзеннән – үзе ”Я много раз выходила замуж”, – дип язып куйды. Шуннан соң туктый алмыйча яздым да яздым”, - дип искә ала Агриппина ул көннәрне.

Бөекбританиядә шәфкать туташы булып эшләгән  алты бала анасы, унбер оныгының дәү әнисе Кей Д’Арси гомере буе актриса булырга хыяллана. Аның хыялы 67яшендә тормышка аша. Башта үз илендә бу юнәлештә эшләп чирканчык алгач, Лос-Анджелеска – Голливудны буйсындырырга китә. Актерлар мәктәбендә укый, кастингларда катнаша, хәтта таякларда Филлипин сугышы алымын  үзләштерә. 80 яшьлек  Кей  «Агент 88» сериалында үз гомерендә беренче баш рольдә уйный! “Һәркем үз хыялын тормышка ашыра ала. Тәвәккәлләргә генә кирәк.Мин моны 70 яшемдә аңладым, ”- ди Кей Д’Арси.

Уфада яшәүче Сания Сәгыйтованың  дөнья күрәсе, илләр гизәсе килә. Пенсиягә чыккач, испан телен үзләштереп, кесәсендә акчасы юк килеш, автостоп белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткәндә, аңа инде 69 яшь була. Ул 40 илне исән-имин әйләнеп чыга, кая барса да, кешеләр белән уртак тел тапкан әбекәйне  ашаталар, йокларга урын бирәләр.“Табиблар миндә бик күп авырулар тапкан иде. Әгәр шул чирләрем турында гына уйлап, бер урында утырсам, әллә кайчан үлгән булыр идем. Чирне иркәли башласаң, ул оятсызланып башыңа менеп утырырга да күп сорамый, ә минем моңа вакытым да, теләгем дә юк, рәхәтләнеп дөнья күреп йөрим, - дип елмая сәяхәтче Сания ханым. 

 2012 елда   Канадалы 76 яшьлек Айда Хербертны, йога буенча иң карт  инструктор булганга,  Гиннессның Рекордлар китабына керткәннәр. Ул спортның бу төре белән 50 яшьтә генә шөгыльләнә башлый, ә 75 кә җиткәч, башкаларны өйрәтергә керешә. Укучыларына 50-90 яшь икән. ”Хәрәкәтләнү өчен, синең  ничә яшьтә булуың мөһим түгел. Аны һәркем булдыра ала. Бары тик моны аңларга гына кирәк,” - ди әбекәй. 

 85яшьлек  британияле Дорис арканга бәйләнгән хәлдә текә  кыядан төшүче спортчыларны күреп, таң кала һәм спортның бу төре белән  шөгыльләнергә карар кыла. 16 ел дәвамында  ул шактый   зур уңышларга  ирешә. Дөньяның иң карт альпинисты  Лонг Дорис, үзенә  101 яшь тулгач,  94 метрдан исән – имин төшеп,шәхси  рекордын кабаттан раслый. Ул юкка гына тамаша күрсәтми, халыктан җыелган акчаны игелекле гамәлгә -  хоспис  төзүгә туплый.  “Холкым бик тыныч булганга күрә, куркуның ни икәнлеген дә белмим,” – ди йөзьяшәр карчык. 

Менә шундый гыйбрәтле хәлләр булып ята дөньяда. Нәтиҗәсен һәркем үзе ясар дип өметләнәм.

Хәмидә Гарипова. Казан.

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading