16+

“Яулыгыңнан таныйм сине” бәйгесенә йомгак ясалды

Авылларга сәфәргә чыкканда ак яулыклы әбиләргә сокланып китәсең. Алардан сүз белән аңлатып булмый торган җылылык бөркелә. Г.Камал театрында “Акчарлак” газетасы “Яулыгыңнан таныйм сине” бәйгесенә йомгак ясады.

“Яулыгыңнан таныйм сине” бәйгесенә йомгак ясалды

Авылларга сәфәргә чыкканда ак яулыклы әбиләргә сокланып китәсең. Алардан сүз белән аңлатып булмый торган җылылык бөркелә. Г.Камал театрында “Акчарлак” газетасы “Яулыгыңнан таныйм сине” бәйгесенә йомгак ясады.

Катнашучылар яулык белән бәйле хатирәләре белән уртаклашып, хатлар җибәргән. Барлыгы 300 дән артык хат эшкәртелгән. Катнашучыларның язмалары газета битләрендә урын алган.
- Әби-бабайлар да хәзер бизнесменга әйләнеп бетте. Оныкларга күңел җылысын кем җиткерер? Шушы язмалар ярдәмендә кешеләрнең күңелендә җылылыкны уятасыбыз килә. Күпләр депрессиягә бирелә, халык та усалланды. Машинада утырып баручыларны гына карагыз, берсе дә елмаймый. Бу бәйгене оештырып, үзебез дә “җылындык”, - диде Рузилә Сафина. 

Бәйге тәмамланса да, “Акчарлак” газетасының хатлар бүлеге мөхаррире Эльмира Флүннең кулында бер кочак хат иде.  
- Хатлар - бүгенге белән үткәнне тоташтыра. Катнашучылар татар халкының тарихын яулыкка бәйләп аңлатып бирә алганнар. Кайбер хатларны укыганда елыйсың, көләсең. Бәйге куйган максатларга иреште: каләм чорланды, гореф-гадәтләр, тарих искә төште, - диде ул.

Катнашучыларның күбесе үзләре килеп җитә алмаган. Алар урынына бүләкне якын туганнары алды. Беренче урын иясе Халисә Гилмуллина да, җитди сәбапләр аркасында тантанага килә алмаган.
- Әниебез, мәкаләләр даими язып тора. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Авылыбызның ак яулыклы абыстае да әле. Бу бәйгедә катнашып, әбисенең тарихын сөйләде: Әнинең әбисен урлап алып киткәннәр. Ул ирен кабул итә алмаган. Ире аңа яулык бүләк иткән. Кырда эшләгәндә әбинең тормыш иптәше аны яулыктан танып алган. Шулай аларның мәхәббәте яңарып киткән. Балалары булмаган, бу хәлдән соң, балалары туган. Могҗизага тиң тарих минем күңелемә кереп калды, - дип  әйтте Балтач районыннан Илсөяр Ногманова.

Ә быел 79 яшен тутыручы Рәхилә Маликова чарага үзе килгән. Буш кул белән дә түгел әле. Ул тамашачыларга үзе язган шигырен бүләк итте.
- Кызык өчен катнашкан идем. Бернәрсәгә дә өметләнмәдем. Хатны җибәреп, бастырып чыгарганын көтү дә рәхәт бит. Мин яулык белән бәйле тарих түгел, шигырь язып җибәргән идем. Яулык - тәртипкә өйрәтә. Әти-әниләр ашарга утырганда, пешергәндә, чәч төшмәсен өчен яулык бәйләргә куша иделәр. Яулык - тәрбиянең бер өлеше, - диде Рәхилә ханым.

Яулык бәйләгән әби-апалар арасында Сәйдә абыстай Аппакова да бар иде.
- Без монда дәрес алырга җыелдык. Бүгенге белән үткәнне чагыштырып, тормышыбызның кадерен белергә өйрәнәбез. Әтиебезнең сүзе искә төшә: “Балалар, мулла һәм абыстайның вазыйфасы бәлеш ашау гына түгел. Туган илгә, ана теленә, гореф-гадәтләргә, дингә хезмәт итү”, - диде. Алар бөтенесе бер йомгак. Әгәр шушы йомгактан берсен генә тартып алсак та, ул сүтелә. Гореф-гадәтләребезне югалтсак, динебезне саектырдык дигән сүз, - дип әйтте ул.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм яулыклар тапшырылды.
1 урын - Халисә Гилмуллина
2 урын - Нәзирә Газизова
3 урын - Сания Низамова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading