16+

Җәйге ОРВИ һәм грипптан дәвалану кышкыдан аерыламы?

Артык кайнар, салкын су, чәй эчәргә киңәш ителми. Иң яхшысы җылымса су эчәргә кирәк.

Артык кайнар, салкын су, чәй эчәргә киңәш ителми. Иң яхшысы җылымса су эчәргә кирәк.

Җәй көне күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Аеруча карлыган, гөлҗимеш, караҗиләк (черника) С витаминына бай. Алар организмның вирусларга каршы торучанлыгын көчәйтә.

Авырган вакытта кайнар бәрәңге парында төренеп утырырга яратсагыз да, көндез кайнар компресслар, ингаляцияләр ясарга киңәш ителми. Аларны кичке якка калдырыгыз. Җәй көне организмга болай да эссе. Температурасы югары булган кешегә туңган очракта да юрган белән төренмәскә кушалар. Аякны җылы суда тоту, горчица куюның да файдасына караганда, зыяны күбрәк булачак.

Күп кеше диңгездә ял вакытында авырый башлый. Моңа климат алмашынуы да, кондиционерлар да сәбәп була ала. Бу вакытта диңгезгә кермәскә, кояш астында ятмаска кирәк. Диңгез суы белән тамак-борынны чайкау да дөрес әйбер түгел. Иң яхшысы – яр буенда диңгез һавасын сулап йөрү.

Салкын тигән очракта, антибиотик эчәргә ярамый. Антибиотикны бактерияләргә каршы кулланалар. Ә ОРВИ, ГРИПП вирус аркасында килеп чыга.

Борын суламаса, кан тамырларын тарайта торган «Тизин» кебек даруларны кулланмаска тырышыгыз. Эссе көндә алар йөрәккә зыян салырга мөмкин.

Температура булмаса, иртәнге һәм кичке якларда урамга чыгып саф һава сулап керергә була.

ОРВИ, ГРИПП очраклары арткан чорда, үзегез белән ала миләүшә (лаванда), әрем, ак чыршы (пихта) аромомае сыланган кулъяулык йөртегез. Янәшәгездә утырган кеше йөткерә, төчкерә башласа, авыз-борыныгызны кулъяулык белән каплагыз.

 

Җәй. Кояш. Грипп: җәй көне авыруны ничек җиңәргә?

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading