16+

Җәй. Кояш. Грипп: җәй көне авыруны ничек җиңәргә?

Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан.

Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан.

Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә 5766 га җиткән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә. Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.

Көз-кыш айларында салкын тиеп авыру ул бер хәл. Ә менә баш өстендә кояш кыздырган вакытта ГРИПП, ОРВИ белән авырсаң ни эшләргә? Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге врач-терапевты Нурдида Мадгасина сүзләренчә, җәй көненә караганда, кышын организмның төрле авыруларга каршы тору сәләте зуррак. Шуңа да җәйге авыру аеруча да кыен кичерелә.

- Кышын иммунитет югарырак була. Организм алдан ук үзен салкынга чыдам булырга, вирусларга каршы торырга әзерли. Ә җәй көне ул киеренке халәттә була. Шуңа да авыруларга тиз бирешә. Аннан соң, җәен, кышын кешегә тәэсир итүче вируслар да төрле. Әйтик, кыш көне тарала торган “чын” ГРИПП салкын һавада гына яшәргә сәләтле, җәйге, коры һавада үлә ул. Ләкин җәй көне башка төрле – халык телендә “эчәк ГРИППы” (эчәк инфекциясе) дип йөртелгәне еш күзәтелә. Ул һава аша түгел, ә көн-күреш предметлары аша күчә. Аның беренче билгеләре дә гади ГРИППныкы кебек. Гомумән, җәй көне бер вакытта берничә төрле вирус эләктерү куркынычы бар. Кайсыдыр аның сиздермичә генә уза. Берничә вирус белән көрәшкән организм авыруны начар кичерә, - ди Нурдида Мадгасина.

Табиб сүзләренчә, эссе, коры һава торышы да авыру кешенең хәлен начарайта. Шуңа да авыруның беренче билгеләре сизелүгә кояштан качарга, күп итеп су эчәргә кирәк.

- Мин өйдә, ышык урында гына утырырга киңәш итәр идем. Җәен кеше организмы суны тиз югалта, ә бу авырган кеше өчен бик куркыныч. Күп итеп су эчеп организмның авыруга каршы сәләтен арттырырга кирәк. Вируска каршы препаратлар, темпуратураны төшерә торган дарулар эчү дә зарури. Гадәттә, без икенчел инфекция киткән очракта гына антибиотик кулланырга киңәш итәбез. Температураны төшерү өчен салкын суда чылатылган җәймә белән төренеп ятсагыз була. Шулай ук тәнне аракы, 9 процентлы уксусны су белән катнаштырып (1:1 исәбе белән) тәнгә ышкысаң яхшы, - ди табиб.
Ә менә авырган вакытта без яратып куллана торган кура җиләге кайнатмасы, яфракларыннан төнәтмә, бал куланырга ярамый икән.       
       
- Кура җиләгендә аспирин күп. Ул канны сыегайта. Авырган очракларда андый әйберне кулланырга ярамый. Бу вакытта кешедә үпкә ялкынсынуы (геморологическая пневмания) барлыкка килергә мөмкин. ГРИПП, салкын тигән вакытта өске сулыш юллары ялкынсына, шуңа күрә бал да ашарга кушмыйлар. Бу очракта бер тапкыр да аллергия белән интекмәгән кешедә дә аллергия башланырга мөмкин. Кайбер кеше йөткерүне бетерү өчен җылы сөтне чәй содасы белән катнаштырып эчә. Мин болай эшләргә киңәш итмәс идем. Кайнар сөткә бераз суган салып төнәтеп эчсәгез яхшырак. Ләкин сөт йөткерүне җиңеләйтми. Моның өчен ромашка, мәтрүшкә, юкә чәчәге, үги ана яфрагы төнәтмәләре кулланырга кирәк. Ә суган белән сарымсак ашау организмның вируска каршы тору мөмкинлеген күбәйтә. Аларны аерым гына, чи килеш ашагыз. Сәламәт булыгыз! - ди Нурдида Мадгасина.      
     

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading