Кемнедер Аллаһ Тәгалә байлык белән сынаса, икенчеләрне мохтаҗлык белән сыный...
Ничек кенә булмасын, ике очракта да ахыр чиктә җавап тотасыбыз бар. Туплаган байлык та, таныш-туганнар да – барысы да кала, бары тик кылган гамәлләре генә адәм баласының мәңгелек йортын билгели...
Язмышлар да төрле, бер кешенеке икенчесенекен кабатламый. Кайвакыт тимер өзәрдәй баһадир асыл егетләрне дә егып сала. Йокысыз төннәрендә бала баккан аналарны да кызганмый ул. Тормыш авырлыклары маңгаеңа килеп бәрелгән чакта, бер сынык ипи алырга да кесәңдә акчаң булмаганда нишләргә соң? Шөкер, Казаныбызда шундый язмыш сынаулары алдында калган кешеләргә өмет канатларын куючы, кайнар ризык белән ач ашказанын гына түгел, өшегән җаннарны да җылытучы «Приют человека» дигән урыннар бар.
Районнарда да мондый нокталар ачыла. Һәр теләгән кеше бу изге эштә үзеннән өлеш кертеп, Аллаһ ризалыгы өчен мохтаҗларга ярдәм итә ала. «Приют человека»га күптән барып, үз күзләрем белән күреп, ярдәм итүдә үземнән әз генә булса да өлеш кертәсе килү монда алып килде. Иптәш кызым Ландыш белән ерак китмәдек, үзебез яшәгән Авиатөзелеш районында, “Рәхмәтулла” мәчете янында урнашкан павильонга юл алдык.
Иртәнге сәгать унда инде унбишләп кеше җыелган иде. Безгә халыкны ашатучы Әлфия апаның әле килеп җитмәгәнлеген әйттеләр. Озак та үтмәде, ике кулына икешәр букча тоткан ак яулыклы татар апае күренде. Җыелган халык белән «Әссәләмәгеләйкүм үә рәхмәтуллахи уә бәрәкәтүхү. Барчагызда исән-саулармы?» дип елмаеп күреште.
Халыкка да җан керде, елмаешып, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сораштылар. Соңыннан Әлфия апа бисмилла әйтеп, ишекне ачарга кереште. «Башкаларны да, үземне дә рәнҗетми генә эшләп кайтырга насыйп булсын» дигән теләкләр тели-тели эчкә үттек. Яше җитмешләрдә булса да Әлфия апаның тизлегенә сокланмый мөмкин түгел. Җәһәт кенә алъяпкычын япты да ипи кисәргә кереште, безгә дә нишлисен аңлатты. Зур цестернада кайнар аш та китерделәр.
- Кайнар ризык “Сәлихҗан” мәчетендә әзерләнә. Рәмис хәзрәт бу эшне үз өстенә алды. Якшәмбедән кала көн саен җылы кайнар ризык килә, шөкер. Ә менә башка ризыклар, чәй, конфет, печенье кебек ризыкларны изге күңелле кешеләр китерә. Сәдәка итеп акча да тапшыралар. Шуларга сатып алам, – дип сөйләде Әлфия апа.
Шул арада берәм-берәм халык керә дә башлады. Һәрберсе рәхмәтләр әйтеп ризыкны ала, ә Әлфия апа аларның һәрберсе белән сөйләшеп, хәлләрен белешә, җаннарын җылытырлык сүзләр белән канатландыра. Савытлы кулларын тартынып кына сузган апаларның күзләренә карап алам. Күз төпләре эчкә баткан, сырлы буразналар булып сузылган җыерчыклы йөзле апа-абыйларның йөрәкләрендә нинди тирән яра икәнлеген белеп булмый шул. «Монда бит төрлесе килә. Язмышка үпкәләгәне дә, тормыш авырлыкларына тирә-юндәгеләрне гаепләүчеләре дә. Ә без барысын да кабул итәргә тиеш. Аек булмаган, исерек хәлдә килгән кешене генә кире бора алабыз. Әле аңа да аңлату эшләре алып барабыз. «Приют человека» бит ул ашату белән генә чикләнми, йортсыз калганнарга эш табарга да ярдәм итә, яшәргә урын бирә.
Физик авыртуны укол, дару белән ничек тә җиңеләйтергә була, ә менә рухи яктан сәламәт булмаучыларга шифа табуы җиңел түгел. Җылы сүз җитми кайберәүләргә, сөйләшеп хәленә керү кирәк. Алар бушанып кала. Икенчеләрен канатландыру кирәк. Ә өченчеләрен бераз шелтәләп алу да файдалы, – ди Әлфия апа, савытларга аш сала-сала. - Менә бу апа үлеп киткән улының кредитын түли. Пенсиясе 7000 мең генә. Җитмәсә, оныгы әбисенең фатирына дәгьва кылып, әбине суд юлларын таптарга мәҗбүр итә. Анда да адвокат ялларга кирәк. Барысына да шул бер пенсиядән өлеш чыгарасы бит. Әле фатирга коммуналь хезмәтләргә дә түлисе бар. Ярый әле суд әби яклы булды, фатирсыз калдырмады, – ди Әлфия апа борчылып. Әҗәтен әле тагын бер ел түлисе бар икән апага.
- Сеңлем, безнең татар халкы бик тыйнак халык бит ул. Сәдака биргәндә дә уңайсызланалар. Менә тагын күптән түгел генә безнең павильонга йөрүче бер абзый турында сөйләми булдыра алмыйм. Ерактан килеп йөри ул. Инвалид. Әле пенсиягә чыкмаган, эшкә дә урнаша алмый. Шунысы гаҗәп, ризыкны болай гына алмый, эшләп ашый. Кыш көне кар көрәсә, хәзер тирә- юньне чистарта, миңа да гел ярдәм итәргә тели, су китерә, – ди Әлфия апа.
Ишектән бер яшь кыз күренгәч Әлфия апаның йөзләре яктырып ук китте, әйтерсең үзенең оныгын яисә кызын очраткан диярсең. «Кызым килеп җитеңме?» – дип каршы алды апабыз, бер карашка гади генә булып тоелган кызны. Баксаң аның язмышы монда йөрүчеләрдән күпкә катлаулырак икән. Кечкенә чагында әтисе кызның күз алдында әнисен үтергән. Бу психологик травмадан баланың акылына зыян килгән...
Хәзер аңа 26 яшь. Ел саен тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану ала. Тик мөстәкыйль ашарга пешерә алмый. «Без әле кызым белән гарәп телен өйрәнә башладык. Тик кайвакыт кәефе генә китә», – ди Әлфия апа елмаеп. Көненә 100-120ләп кешене җылы ризык белән тәэмин итәләр биредә. Күбесе инвалидлар, яисә инвалид бала караучылар. Шикәр авыруы, рак кебек авырулар белән чирләүчеләр дә бар икән. Килүчеләр Авиатөзелеш районыннан гына түгел. Павильонга килүче һәрбер кешене танып, һәрберсенең проблемасын үз күңеле аша үткәрә белә Әлфия апа. Туганыдай борчылып, ярдәм итәргә тырыша. Югыйсә, үзе дә бу тормышта авырлыкларны татыган кеше, язмышы китап язарлык аның.
- Мин үзем Питрәч районыннан. Ательеда туннар тегүче булып эшләдем. Мал-мөлкәтем зурдан иде, бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәдем, шкаф тулы киемем, өстәл тулы ризыгым бар иде. Ирем белән ике бала тәрбияләп үстердек. Ирем узган ел авырып вафат булды. Дингә 55 яшемдә генә соңлап килдем. Аллаһ Тәгаләдән вакыты җиткәндер. Хәтерем дә начар иде. Коръән укырга өйрәнү дә җиңел бирелмәде. Сезгә дә киңәшем, яшь чакта хәтер булганда өйрәнергә кирәк. Башта мәчеткә йөрдем. Аякларым бик нык сызлый иде. Намазны да урын өстендә утырып кына укырга өйрәндем. Дингә килүемдә күршеләрем сәбәпче булды. Алар аш уздырдылар, шунда ашка мине дә чакырдылар. Абыстай мәчеткә чакырды. Ике ел “Салихҗан” мәчетендә укып йөрдем. Аннары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем. Икенче курста укыганда, 2019 елда йортым янып көл булды. Карак керсә – бер әйбереңне, ут керсә, барысын да ала, диләр. Секунд эчендә янды да бетте. Өстемдә калган киемнән урамда калдым. Күршеләрем бүләк иткән Коръән китабын янгын сүндерүче алып чыгып биргәч, телсез калдым. Бу янгын минем өчен чистарыну дип кабул иттем. Янгын белән йорттагы гөнахларым да юылды дип үземне юаттым, тагын да ныграк Аллаһка сыендым. Рамазан ае иде. Мәдрәсәдәге старостабыз Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иткәч, ул квота алу мөмкинлеген аңлатты. Аллаһның рәхмәте, кыска гына вакыт эчендә мөселман кардәшләремнең ярдәме белән мин йортлы булдым. Бу Аллаһның рәхмәте түгелме? Әгәр дә шул чакта «Бу авырлыклар нишләп минем белән булды әле?» – дип елап, дөньяга үпкәләсәм нәрсә булыр иде? Сабырлыкның әҗере – йортлы булдым. Ярдәм итүчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын, – дип рәхмәтләр тели мөслимә. Бүгенге көндә үзе дә якшәмбе көннәрендә мәчеттә дин дәресләре бирә. Тормышта авырлыклар килсә, сәламәтлек бозыла башласа, кайгылар килсә адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә ялвара башлый, дога кыла. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмим», – дигән. Аллаһ Тәгаләне рәхәт чакта да искә алсак иде. Авырлык килүчеләргә үзебезнең байлыгыбыздан да өлеш чыгарсак, безнең малыбыз кимемәс, киресенчә бәрәкәте генә артыр иде. Без еш кына рәхәттә яшәсәк тә, зарланырга, уфтанырга яратабыз. Үзеңнең тугъры юлдан тайпыла башлавыңны сизә башлыйсың икән, бирегә «Приют человека»га килеп бер сәгать булса да ярдәм итеп китү кирәклеген сабак итеп алдым. Тиз арада баш миендәге кирәкмәгән уйлар да юкка чыга. Үзеңнән-үзең оялырлык буласың...
Руфия Мөхетдинова
Комментарийлар