Ресторан азыгын ашарга күнеккән элекке министр төрмә шурпасына күчә.
Әлеге гаилә фаҗигасе бөтен дөньяны шаулатты. Суд залыннан барган турыдан-туры трансляцияләрне меңләгән кеше караган. Ә процесс үзе, беренче чиратта, куркыныч реалити-шоуга охшап тора. Ә мин, журналист та, хатын-кыз буларак та күзәттем әлеге процессны.
Икесе дә күренекле гаиләдән
Бәлкем, киләчәктә әлеге вакыйгалар нигезендә, китап язылыр, кино төшерелер. Бүген исә, чынбарлыктагы вакыйгаларны тыңлап, чәчләр үррә тора. Гомерлек төрмә урынына Казахстанның элекке министры Куандык Бишимбаевка шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгу мөмкинлеге белән 24 ел төрмә җәзасы бирелә. Салтанат һәм Куандык читтән караганда, матур пар булган. Ул – 31 яшьлек чибәр кыз, танылган һәм бай гаиләдән. Англиядә белем алган, социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә актив тормыш алып барган, астрология белән мавыккан, телевидениедә алып баручы карьерасы турында хыялланган. Аның никахлы ире 43 яшьлек Куандык Бишимбаев «алтын яшьләр»нең классик вәкиле, аның әтисе күп еллар дәвамында Казахстанның эре югары уку йортларын җитәкләгән. Куандык яхшы белем алган, 5 ел эчендә 3 дипломлы булган – икесен үз илендә, берсен чит илдә - АКШта Джордж Вашингтон университетында. Укуын тәмамлагач, Бишимбаев тиз арада карьера баскычы буенча үрмәли. Тиз арада икътисад һәм сәүдә министры урынбасары кәнәфиенә утыра. Аннары Нурсолтан Назарбаевның ярдәмчесе була. Матбугат вәкилләре аны хәтта беренче Президентның якын кешесе дип атый, аның исеме еш кына телевидениедә телгә алына. 2016 елның маенда Бишимбаевны милли икътисад министры вазифасына билгелиләр. Ләкин ул бу урында озак утырмый. Ярты елдан соң, аны коррупциядә гаеплиләр, суд карары нигезендә аны 10 елга утырталар. Әмма соңрак ачыкланганча, Куандык Бишимбаев нибары ел ярым гына утырган. 2019 елның октябрендә шартлы рәвештә - вакытыннан алда азат ителгән. Ике тапкыр өйләнгән булган, Салтанат аның өченче хатыны.
«Чәченнән тотып йолкыдым»
Соңгы гауга яшь гаиләдә 2023 елның 8 ноябреннән 9 ноябренә каршы төндә килеп чыккан. Салтанат һәм Куандык танышлары белән бергә Дима Билан концертында булалар. Шунда ук араларында бәхәс барлыкка килә, хәтта концертның ахырына кадәр калмыйча, иртәрәк китеп баралар. Хәзер ачыкланганча, алар өйләренә түгел, ә Бишимбаевлар гаиләсенең «Бао» исемле танылган ресторанга килгәннәр. Куандык хатынын биредә кыйный башлый. Ресторан коридорындагы видеокадрлар җинаять эшен тикшерүдә дәлил буларак китерелде. Йодрыкларын уйнатуны VIP-кабинада дәвам итә. Биредә аулак җирдә, хуҗа кеше үзен ерткычларча, вәхшиләрчә тота. Ресторан хезмәткәрләре әлеге гаугага катнашмаган. Күрәсең, хуҗа кешенең холкын бик яхшы белгән алар. Ә бер-ике сәгатьтән соң Бишимбаев хезмәткәрләрнең барысын да өйләренә таратып, бинаны ябарга әмер бирә. Тикшерү бу кабинада ниләр булганын берәмтекләп яңарта алган.
Элекке министрның судтагы үз-үзен тотышы турында аерым әйтеп китәргә була. Ул суд-медицина эксперты белән кызып-кызып бәхәсләште, аны компетентсызлыкта гаепләде. Прокурорның барлык, хәтта иң кире какмаслык дәлилләрен дә кире какты. Мәсәлән, ул хатынын аяклары белән типкәләгән видеоны болай дип аңлатты: «Аның чәченнән тотып йолкыдым, дүрт тапкыр йодрык белән суктым. Ул идәнгә бөгелеп төште. Күрәсең, егылгандыр. Мин аның янбашына 3-4 тапкыр аяк белән типтем. Ачуым чыгып: «Тор, тор», - дип кычкырдым». Хәтта судта шаһитлек иткән Салтанатның дус кызларын бүлдереп тә үз сүзен әйтергә тырышты.
Бишимбаев судка биргән күрсәтмәсендә, VIP-кабинада бернинди кыйнаулар булмавын, алар бары тик шампан шәрабы эчкәннәрен генә сөйли. Диварлардагы кан эзләрен ул кызыл төстәге буяу дип атаган. Ә үзенең күлмәгенең канга буялуы турында ул: “Алсу төстә иде, канга буялмаган”, дип белдерә. Төн дәвамында хатын берничә тапкыр иренең йодрыкларыннан качып китәргә тырыша, ләкин ире аны җибәрми. Ир хатынына: “минем акчама яшисең” дигәч, Салтанат өстендәге киемнәрен салып ташлый.
«Зинһар, сез моны карарга тиеш түгел»
Коточкыч фаҗига төн уртасында башлана: ниндидер бер вакытта Салтанат бәдрәфкә кереп яшеренергә тырыша. Әмма Куандык биредән аны чәченнән йолкып, өстерәп чыгара, шуннан соң да видеокамералар астында коридорда ук кыйнавын дәвам итә. Ресторан буш булганга, аны беркем дә туктата алмый. Тикшерү фикеренчә, ул хатынын бүләкләр һәм сатып алынган киемнәр белән битәрләгән, шуңа күрә ул үзен шулай тоткан.
Салтанатның телефоны тикшерү тарафыннан шунда ук алынса да, Куандык Бишимбаев озак вакыт полиция хезмәткәрләренә үзенең телефонының паролен әйтүдән баш тарта. Ләкин шулай да суд утырышлары ахырына якынлашканда, телефонының паролен әйтергә була. Ачыкланганча, суд эскәмиясендә утыручы ир хатынын мыскыллавын, кыйнавын телефонына видеога төшергән. Моның сәбәбен ул анык кына әйтә алмады. Беренче видеоязманы судья карады, андагы кадрлардан (ә аларның саны 12әү) хәтта ул да шок хәлендә калды, күрәсең. Хатын-кыз хөкемдар хисләрен дә тыя алмыйча, куркудан авызын кулы белән каплады. «Зинһар, сез моны карарга тиеш түгел», - дип киңәш бирде ул мәрхүмәнең абыйсына һәм әнисенә мөрәҗәгать итеп. Җан өшеткеч кадрларны караган присяжный утырышчыларның кайберсенә хәтта ашыгыч ярдәм табибларын чакыртырга туры килде. Җәмәгатьчелеккә бу язмаларны бөтенләй күрсәтмәскә карар ителде. Әмма ишеткән кадәре дә (видеоның тавышы сүндерелми) Казахстанда һәм башка илләрдә бу суд утырышын караган кешеләрдә шок хисе уятты.
24 ел
Инде менә ярты елдан артык турыдан-туры барган суд процессы тәмам. Казахстанның элекке икътисад министры Куандык Бишимбаев хатыны Салтанат Нукенованы газаплап үтергән өчен 24 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарылды. Гаепләнүче аеруча рәхимсез төстә кыйнау һәм үтерү маддәләре буенча гаепле дип танылды. Ул иң югары дәрәҗәдә иминлек чаралары күрелгән төрмәдә җәза срогы үтәчәк.
Җинаять эшенә кагылышлы тагын бер кеше – “Гастроцентр” директоры, элекке министрның туганы Бәхетҗан Байҗанов тоткарланган булган. Ул исә җинаять очрагын яшереп калу омтылышында гаепле дип танылган. Суд аны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Комментарийлар