Кендек каны тамган җирен олылап яши белүче ватанпәрвәр егетләре булу – бик сирәк авылларга гына эләгә торган бәхет.
1908 елда 858 кеше яшәгән Бузый авылы егерменче елгы ачлыкны бик авырдан кичә. Ярты авыл халкы кырыла. 428 кешенең җан исәбе сугыш елларында тагын да кими – 375 кә кала. Ул елларда авыл бушап калгандай тоелса да, бүгенгесе белән чагыштырсак, әле чәчәк ата. 2017 елгы җанисәптә 65 кеше теркәлсә, хәзерге көндә 28 кеше гомер итә.
Бер еларсың, бер куанырсың бу хәлгә
Өтәк авылы җирлегенә керүче Бузый авылының иң өлкән кешесенә 91 яшь. Бәрәкәтле гомер иясе – Гөлфия апа Адиятуллина. Авылдагы иң яшь кеше – 1976 елгы Айрат Галиев, буйдак. Эре мөгезле терлек юк авылда, кош-корт асрап көн күрәләр. Авыл сөте дә эчәселәре килә билгеле, шундый ук язмышка дучар күрше Өтәшкә авылында бер хуҗалык өч сыер асрый, шуңа йөриләр.
Авылга атнасына икешәр мәртәбә ике кибет килә. Иске генә бинада булса да медпункт эшли. 50 йорты бар, кышын унсигезендә генә ут яна, калганнарында тормыш җәйләрен генә йокысыннан уяна. Ләкин моңа карап кына Бузыйны тезләнгән авыл дип күз алдына китермәгез. Киресенчә, авылның яшәр өмете – терәге бар. Газлы, юллы, шәһәрдәгеләрдән дә матуррак мәчет, имамына дип мәчет ишегалдына махсус йорт салып куйганнар. Зиратлары төзек.
– Авылның бәхете – тирән тамырларында, сеңлем. Чыгышы белән безнең туфрактан яралган бик әйбәт, ипле егетебез бар. Олыгаеп, егәр бетеп килгәндә белдек – Рөстәм Мәһдиев. Үзе Мәскәүдә яши. Бабасы безнең авылныкы. Кайтып төшкән бит беркөнне. Мине чакырып чыгарды да зиратны күрсәтергә сорый. Киттем ияртеп! Тирәсенә ничә метр койма кирәклеген беләсе килә икән. 878 метр, мәйтәм. Мин аны адымлап йөз үлчәгән, үзебез көч белән чистартып, карап торгач, зиратта һәр кабер иясенең кайсы тирәдә ятканлыгын күз йомып та күрсәтәм. Ике көн дә үтмәде, кайтып төштеләр төянеп. Ясап та киттеләр. Ике елга бер тапкыр 700 кг буяу алып кайталар, үзләре буйыйлар. Коймалар яңара, матурлана, – ди үз нигезендә ипле тормыш корган Илдар ага Гыймадиев.
Авылның ветераннар советы рәисе ул. Яшьлегендә бригадир булып эшләгән, гаделлеге хакына бүгенгәчә авыл халкы хөрмәтендә.
– Рөстәм Мәһдиев авылга 4 чакрым юл салдырганчы, юлсыз яшәдек. Аяктан галош, резин итекләр төшмәгән, уңайлыклар тансыклаган кешеләр идек, рәхмәт кенә. 2005 елда мәчетле дә итте. Казаннан укымышлы яшь имам кайтарасы килеп, мәчет белән янәшә йорт та җиткерде, бөтен чыгымнар аның җилкәсендә, – ди Илдар абый.
Кендек каны тамган җирен олылап яши белүче ватанпәрвәр егетләре булу – бик сирәк авылларга гына эләгә торган бәхет. Бетүгә юл ярган кечкенә авылларның кайсында да бер хәл: урамнарын бурьян баскан, йортлары кыегайган. Ә Бузый үз бәхетенә – терәгенә таяна.
7 бүреле авылы
“Яшә генә!” – диясе килә дә. Әгәр дә эш мәсьәләсе сыртын кабартмаса, яшәрлек анысы биредә. Үз-үзен карап торуы өстенә әле Украина җирлегендә хәрби операциядә катнашучы ил егетләренә ай саен ярдәм дә күрсәтә. Күр син үзен – кечкенә дә төш кенә!
– Без мохтаҗлык белмибез. Авыл кешесе дә акыл белән яши, Коръән ашларында кулга җыелган акчаны өйгә алып кайтып китмибез, бер савытка салып дога кылабыз да, мәчеткә куябыз. Җыела бит, мәчет нишләсен. Уку елы башлангач, авыр тормышлы гаиләләрдәге балаларга бирәбез, ай саен хәрби операциягә киткән егетләргә җибәрәбез. Эчәр суга тилмерәләр икән, безнең акчага кое казытканнар бит! Рәхмәт тә язып салганнар, – ди Илдар абый.
Су димәктән, Бузый авылы янәшәсендә генә камышларга төренеп утырган күл бар! Элеккеге бабайлар аны кулдан казыганнар, балчыгын авылның икенче башына ташыганнар дип сөйли, Илдар ага. Ә 1958 елда күл янында гына чишмә тибеп чыккан. Ул күлнең матурлыгы! Аквариум диярсең, суы чиста, төбе күренә, су асты үсемлекләрен махсус зәвыкъле итеп утыртсалар мондый ук гүзәллек биреп үсмәс. Күл төбендә вак балыкларның күплеген күрсәгез... Су коенырга төшкәч, шул балыклар сырып ала – бер дигән пилинг! Курортлардагы кебек акча да түлисе юк.
– Узган ел күлләрне сәламәтләндерү фонды тарафыннан янәшә торган ике күл дә яңартылды. Федераль бюджеттан 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, шуңа ярларын биегәйттеләр, таш түшәделәр, аны сетка белән ныгыттылар. Хәзер язларын суы да ташымаячак. Торбалар яңартылды, ике арасындагы су көйләгеч урнаштырылды, кул суының биеклеген үзебез контрольләп тора алачакбыз. Яз-көз күл өстен аккошлар сырып ала, 80 парга җыелалар, юри килеп саныйм кайчак. Ә җәйләрен урман эчендәге күлгә китеп бала чыгаралар. Үрдәкләр дә күп, – ди Өтәшкә авылы җирлеге башлыгы Андрей Клупов.
Киек кошлар тулган җиргә, йөрәкне әрнетеп, аучылар да сукмак сала. Авылда берсе үз ихатасына 3 ял йорты белән бер мунча салып куйган. Аучылар шунда кунып килеп куна – бизнес.
– Киек кошлар кызгандыра да, нишлисең. Мылтык тавышы йөрәккә тибеп аткан кебек. Аучыларга рәхмәтебез дә зур, кабаннарны да киметәләр. 2007 елда Өтәшкә авылы җирлегендә 7 бүре атканнар иде. Авыл зар елаган еллар ул. Җиңел булмады безгә. Табигать үз байлыгы белән кешеләрне дә сыный, – ди Илдар абый.
Ә күлләре өчен мин куандым. Төбендәге һәр таш күренеп торсын әле! Тирәнлеге бер метр, диләр. Тагын бер метрын дуен тәшкил итә. Ниятләре – күлләрне чистарту программасына эләгү. Анысын да эшләсәләр дә, Бузыйның җир җәннәтенә – ял итү почмагына әвереләсен көт тә тор. Күле тулы балык, табигате искиткеч, йортлары төзек авылга эш алып килүче инвестор гына кирәк.
Автордан: Күршедәге Өтәшкә авылы зиратының исә коймасы кыегайган, караучы юк. Тәрбия күрмәгәч, авылның йөзе үк икенче...
Комментарийлар