16+

“Ә мин кайчан үләм?”

Әллә нинди заманда яшибез, җәмәгать. Үзе рәхәт, үзе җиңел, үзе авыр, үзе хәтәр.

“Ә мин кайчан үләм?”

Әллә нинди заманда яшибез, җәмәгать. Үзе рәхәт, үзе җиңел, үзе авыр, үзе хәтәр.

Һәр заманның үз рәхәте, үз михнәте дигәндәй. Безгә менә шушдые насыйп булган инде.

Без искиткеч информация заманында яшибез, интернет челтәренә бер кереп чумсаң, тиз генә чыгам димә. Ашың кайнап кәстрүлгә ябыша, итең шашлыкка әйләнә. Ә чәйнегең янып чыга, менә әллә ничә чәйнек янып чыгып, син күз төшергәндә капкачын кырын салып утырганнан соң, кычкыра-сызгыра торган чәйнек алдык әле. Ну шәп, малай, тавышын беребез ишетмәсә, икенчебез барыбер ишетә, бабай әйтмешли, үләргә дә ирек бирмәс, башта үзен сүндертмичә.
Тавышыннан килгән әҗәл куркып качарлык. Ярар, чәйнекләр турында сөйләп тору вак мәсьәлә. Мин менә интернет турында сөйли идем бит әле.
Интернеттагы информация турында. Исән-сау булып бер контакт битенә килеп керсәң, безнең авылда әйтелгәнчә, малай җаным мин сиңа әйтим, тиз генә чыктым юк инде. Андагы хәлләр, андагы әхвәлләр.

Тузга язганы да бар, теге борынгы замандагы папирус кәгазенә язылганнары да. Андагы хикәяләр! Кайвакыт укыйсың да, әни әйтмешли, кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә дип куясың.

Интернетта иксез-чиксез рус группаларында инде ул күптин-күп хикәяләр. Син аларга "подписан" да түгел, тик алар синең лентага каяндыр киләләр дә керәләр. Кайсын укыйсың, квйсын укымыйсың, кайсы яртылаш кына, ахырын табып булмый. Әле менә бу арада берсе көн дә күзгә чалына.
Балабызның кан группасы иремнекенә дә, минекенә дә ошамаган, башка төрле, ДНК ясатканнан соң, аның безнең бала түгеллеге беленде, дип язган бер хатын.
Бардыр, дөнья булгач андый хәлләр дә бардыр. Тукай сүзләрен әзрәк кенә үзгәртеп, җирдә ни булмас дисең син, иксез-чиксез җир бит ул дип әйтәсем килә.

Күпләрегезнең ишеткәне бардыр инде, балада атасының кан группасы булырга тиеш дигән ялгыш фикерне. Юк, җәмәгать, төс-кыяфәтен, буй-сынын җиде буын әби-бабайдан алган бала кан группасын да шул җиде буынның берсеннән кабул итеп ала икән. Шактый күп ел элек, “1000 советов” журналының иң соңгы битендә бик тә гыйбрәтле язма укыган идем.
Юк, бу кайвакыт укучыларны җәлеп итәр өчен бармактан суырып алып язган хикәя түгел. Бу өлкән яшьтәге балалар хирургының яшь коллегасына хезмәт юлында исендә калган бер эпизодны бәян итүе.
...Больницага бик авыр авариягә очраган бер кыз баланы китерәләр, әти-әнисе дә, игезәк ир туганы да исән-сау, яралары булса да, хәтәр түгел, элеккеләр әйтмешли, ямавы өстендә төзәлер.

Ә менә кыз баланың хәле бик авыр, бер генә секундны да югалтмыйча кичекмәстән операция ясый башларга кирәк. Операциягә тотынганчы кан запасын барларга. Тик кызганычка каршы, бу минутта больницада кыз баланыкы кебек группадагы кан юк. Әтисе белән әнисенең кан группасы кызларына туры килми, башка төрле. Игезәк туганының кан группасы белән икесенеке бер үк төрле. Һәм врач, башыннан сыйпап, нәкъ олы кешеләр белән киңәшкәндәй итеп, ир балага хәлнең бик катлаулы икәнен, кичекмәстән операция ясамасаң, кыз туганының үлеп китәргә дә мөмкин, операцияне башлар өчен кан кирәклеген һәм менә нәкъ тә игезәк туганының каны гына кыз ярый икәнен аңлата. Ир бала шунда ук риза була һәм башта әнисе янына килеп, "Әни, мин сине бик каты яратам" ди, аннан әтисе янына килеп, "Әти, велосипед өчен рәхмәт сиңа" дип әйтеп, медсестрага ияреп кан ала торган палатага кереп китә. Операция уңышлы тәмамлана, соңрак хирург малайның хәлен белергә палатага керә. Малай тыныч кына ята, әле һаман йокламаган.
Хирург керүгә соравы да әзер: "Ә мин кайчан үләм?"

Хирург баланың юрганын төзәтеп, башыннан сыйпый да: "Әле бик-бик озак яшәгәч", – дип җавап бирә.
Соңыннан гына хирург малайның соравының мәгънәсенә төшенә.
Малай кан биргәннән соң үзе үлеп китәчәк дип уйлаган булган икән.
Менә ни өчен ул кан бирергә кереп киткәндә әти-әнисенә шундый җылы сүзләр әйткән. Бу аның саубуллашуы булган.

Бу язманы укыганыма байтак ел инде, аннан соң укыган күпме хикәя-хикәятләр онытылган. Ә менә бу баш түбәмнән аяк бармакларыма кадәр кайнар дулкын булып үткән, өлкән балалар хирургының яшь коллегасы белән күңел түрендә озак еллар сакланган истәлеге минем дә күңел түремдә урын алды, күп елларга.
...Әйе, информация күп, интернетка килеп кенә кергән чакта бөтенләй югалып та каласың. Кан группасы белән дә шулай ук.
Менә үзебез дә алты туган, төс-кыяфәтләребез дә, буй-сыннарыбыз да, характерларыбыз да төрле һәм кан группаларыбыз да бер төрле түгел.
Икебезнеке әле бөтенләй резус та тискәре, ягъни кире.
Минеке әле дүртенче группа, кире резус.

Мактанып әйтү түгел, минеке шикелле кан планетадагы халыкның 15 процентында гына икән. Мактаныр эш юк, алай-болай кан кирәк булса, мондый канны эзләп табулары зур проблема.
Минем кан группасы әни ягыннан өченче буын туганнарымныкы белән бер төсле. Безнең кан
группаларыбыз да шулай җиде буын әби-бабайдан алынгандыр инде.

Шулай инде, гомер юлында төрле хәлләргә тарыйсың.
Үземнең дә канны алып караганым да, биреп караганым да бар.
Менә, интернеттагы кан группалары турындагы хикәятләрне укыгач туган уй-фикерләремне сезнең белән дә уртаклаштым әле. Сау-сәламәт булыйк, җәмәгать.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аптырасы юк инде, менэ бездэ алты бала устек, 3 кызныкы 4 группа 3 малайныкы 2 группа, этинеке 2 группа, энинеке 3 группа, узебездэ 2 бала малаемнын 4 руппа кызымныкы 3 группа, иптэшеинеке 2 группа минеке 4 группа, менэ шулайда була икэн, малаем тоскэ этисе характер минеке, кызым тоскэ минем энигэ ошаган , чэч тосе минеке, характер этисенеке, бер карасан кызыкта кебек

    Мөһим

    loading