Гәҗит көне Татарлар яшәгән төбәкләрдә татарча газеталарны уку үзенә күрә бер сөенеч инде ул. Фәнил Мусинның соңлап кына булса да, журналистикага аяк басуы юктан гына булмаган диясе килә. Без килгәндә дә гәҗит көне иде. Матбугатта эшләүчеләр моның ни икәнен яхшы белә.
– “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) 1932 елны чыга башлый. Ул вакытны 1940 елга кадәр “Удар колхозчы” дип атала. 1941 елны “Коммунизм” дигән исем бирелә. Шул вакытта татарча аерым, русча аерым басма булып чыга башлый. 1991 елны “Безнең заман” дип берләшә. 2019 елдан баш мөхәррир булып эшлим. Аңа кадәр 12 баш мөхәррир булган. 40 яшькә кадәр журналистиканы белгән кеше түгел идем. Газета атнасына бер тапкыр чыга, элек 3 тапкыр чыккан, – дип сөйли Фәнил Мусин.
Чагыштырмача яшь мөхәррир буларак ул курыкмыйча “Якташлар” газетасы чыгарырга да алына. Бүген мөстәкыйль, Мари Иле Республикасының татарлар газетасының 24 саны басылып чыккан. Тиражы да күп түгел, аны 200ләп кеше генә алдыра.
– Бу эшне ике ел элек Бөтендөнья Татар конгрессы җыйган журналистлар форумнарында булып, Ульян якларында татар газеталарының чыкканын күргәч, ник бездә Марида юк дип сорау биреп башлап җибәрдем. Халык күтәреп алды. Иң беренче 9 санны бушка тараттым. Аннан подпискага эшләгәч, журнал форматында ясадым, төсле иттем, – дип сөйли мөхәррир.
- Һәр авылның тарихы үзенчәлекле. Әмма Мазарбашы феномены бар. Бер авылда тупланган житештерү үзәге монда гына. Байларны да кара байлар дигәннәр. Эш белән баеган алар. Көпчәк, ат заводлары, 4 умач фабрикасы булган. Янәшәдә – Куян авылы. Аларны ак байлар дигәннәр. Сәүдә белән баеганнар, – дип сөйли төбәк тарихын өйрәнүче Наил Бариев.
Элек авылда 3 мәхәлллә була. Әмма авыл 1829 елны шушы таш мәчет салынгач кына, дини үзәк буларак таныла. Совет чорында монда ашлык складлары, колхоз идарәсе дә урнаша. Тегү цехы да була, электростанция авылга ут та биреп тора моннан. Ни генә күрми ул. 1990 еллар азагында мәчеткә ай яңадан куела.
Гайнан Кормаш мәктәбе Куян мәктәбе җәлилчеләрнең берсе булган Гайнан Кормаш исемен йөртә. Мәктәптә геройга багышланган мәктәп музее почмагы бар. Билгеле булганча, 1937-1938 елларда Гайнан Кормаш шушы мәктәптә физика һәм математика укыткан. Музейда аны белгән, ул укыткан кешеләрнең җылы истәлекләре саклана. Мәктәптә чагыштырмача татар телле язулар да күзгә ташланды. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Бүген мәктәпне тәмамлаган 17 егет хәрби операциядә катнаша. Аларны күреп-белеп торсыннар дип, һәрберсенә “Патриот партасы” ясалган.
Борчулар да юк түгел Марий Эл республикасында 675 332 кеше, 90 милләт гомер кичерә. Республикада 43 400 татар яши. Шуларның 26 898ы – шәһәрләрдә, 16 502се авылларда гомер кичерә. Без барып күргән Бәрәңге районында 22 татар авылы булган, шулардан 11е бетеп юкка чыккан. Бүген районда 7730 татар яши.
Юкка чыккан татар авыллары башка районнарда да бар. Мари-Төрәк районында, мәсәлән, 25 татар авылының 7се юкка чыккан. Калган 18 авылының 5сендә керәшен татарлары гомер кичерә, 3 авылда катнаш халык, шулай ук тататарлар да яши. Барлыгы 4231 татар бар.
Морки районында 3 татар авылы бар. Йошкар-Олада – 10639, Волжск шәһәрендә – 7358, Медведево районында – 2160, Звенигово районында – 1954 татар гомер кичерә.
Республикада 30 мәчет эшләп килә. 19 мәктәптә татар теле укытыла. Кызганыч, мәктәпләрдә татар теле атнага бер-ике тапкыр гына керә. Татар авыллары тарихын өйрәнгән, югалган татар авылларын да видеога төшереп калган Мәүлизә ханым Гомәрованың мирасы зур. Ул дистә еллар дәвамында республикада татарлар өчен тапшырулар әзерләгән журналист кеше. Аның чыгышында чыннан да республикада телгә бәйле шактый мәсьәләләр күтәрелде.
– 11 меңгә якын татар яшәгән Йошкар-Ола шәһәре мәктәпләрендә бер татар классы, балалар бакчаларында бер татар төркеме дә юк. Бу эшне оештыруны Республиканың Милли-мәдәни мөхтәрияте үз өстенә алса, яхшы булыр иде. Республиканың татар мәдәният үзәге, республикада урнашкан татар авылларына күбрәк игътибар бирсен иде. Мари-Төрәк, Бәрәңге, Морки районнарында авария хәлендә булган мәдәният йортларына матди ярдәм күрсәтеп, төзекләндерер дигән өмет бар. Киләчәктә мәдәният йортларыбыз, милли киемнәр, милли уен кораллары белән тулылансын иде. Без Бөтендөнья Татар Конгрессының һәрвакыт ярдәмен тоеп яшибез. Татар дип җан атып эшләгән конгресс хезмәткәрләренә олы хөрмәтем, чиксез рәхмәтем. Шулай да Татарстанның капка төбендә яшәгән татарларыгыз, сезнең игътибар үзәгендә булса иде, – дип сөйли ул. – Бик кызганыч республикада 18 татар авылы бетеп юкка чыккан. Кайбер авыллар урынында буш басу, урман эчендә калганнары да бар. Мари-Төрәк, Бәрәңге районнарындагы беткән берәр авылның зиратлары урман эчендә калып, чүплеккә әйләнгән. 16 беткән авылның зиратлары уратып алынган, тәртипләп тотыла, – дип сөйли Мәүлизә ханым татар авыллары турында фильмнар тарихын күрсәтеп.
Үз милләттәшләрең яныңда башкарган эшләр турында куанып та сөйләргә, борчуларыңны яшермичә әйтергә мөмкин. Эчкерсез, тыйнак, әмма битараф булмаулары белән ошады бәрәңгелеләр. Без әле кабат бирегә киләчәкбез. Шуңа да саубуллашмыйча гына китәбез.
Комментарийлар