Чапшар авылының асыл егетләренең берсе, күп игелекләр иясе, уңган, булган Шиһабетдинов Вагыйз абыйны Балтач районында белмәгән кеше бар микән.
Туган авылында да аны бик хөрмәт итәләр. Ә менә аның әнисе Рәисә апаны авылдашлары бигрәк тә яраталар иде.
Шиһабетдинова Рәисә апай (аны әле Миңсылу дип тә йөрткәннәр) 1929 елда Чистай районының Гаделшә авылында туа. Аңа 2 яшь булганда әтисе Исмәгыйль үлеп китә.
Рәисә апаның әнисе Бибисара әби икенче тапкыр кияүгә чыга. Бу ире дә Исмәгыйль исемле булып чыга. Рәисә апа авылда башлангыч белем ала. Аның бала чаклары, үсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ерак басуда тары чүбен утаганда аларга Бөек Ватан сугышы башлануы турында килеп әйтәләр. Рәисә апаның үги әтисен дә сугышка алалар. Авылда җиде класс белем алгач, ул 14 яшеннән Казанга чыгып китә. Калада Казан финанс-экономика институтының баскычларын, 7 нче трамвай юлларын салуда катнаша. Менә шунда инде ул Чапшар авылы егете Васил белән таныша. Алар 1951 елларда кавышалар. Гаилә корып Кемерово өлкәсенә чыгып китәләр. Шунда аларның беренче кыз балалары туа һәм вафат була. Чапшарда Васил абыйның әнисе Бибигатифә әби сукырайгач, алар авылга күченеп кайталар.
1954 елда Вагыйз абый, 1958 елда Әнисә, 1961 елда Халидә дөньяга килә. Васил абый бәхет эзләп Карелия якларына чыгып китә.
Рәисә апа үзенә бер вакытта да сүз тидертми, кеше арасын бозып йөрми, бик тәрбияле, тырыш, үз сүзен сүз итә торган, динле, иманлы һәм олы йөрәкле кеше булган. Нәрсәгә тотынса шуны эшли, башкарып чыккан. Ул бер генә минут утырып торырга да яратмаган, эшләгән дә эшләгән. Камыр басып тәмле ризыклар пешергән, токмач кискән, юган, җыйган. Вагыйз абый белән Фирдәүсә апай гел эштә булган. Балалары Вагыйз, Әнисә, Халидәнең балаларын бөтенесен тигез күреп, яратып, кадерләп үстергән.
Инде әйтеп киткәнчә, Рәисә апаның улы Вагыйз абый авыл өчен күп игелекләр эшләгән шәхес. Юлларны, чишмәләрне төзекләндерү, зиратны әйләндереп алу, аны карап тору, авылдашларны соңгы юлга озатуда аларга ярдәм итүне оештыру, күпер төзү, сабантуй мәйданчыгын ясау, анда бәйрәмнәр үткәрү, боларның бөтенесендә дә авылыбызның булдыклы, батыр егете Вагыйз абыйның кулы чагыла. Тикмәгә генә аны авылыбыз старостасы итеп сайламадылар. Авылда мәчет төзү фикерен дә алар Гомәр абыйсы белән икесе күтәреп чыктылар. Гомәр абыйның зур матди ярдәменә таянып, мәчет төзелеше башланып китте. Нигезенә утырып Коръән укып, дога кылынды. Вагыйз абый мәчет төзелешен җитәкләүне үз өстенә алды. Аның улы Раушан да төп булышчысы, хәләл җефете Фирдәүсә апа таянычы булды.
Вагыйз абый хәләл җефете Фирдәүсә апай белән 2 кыз, 1 ул үстереп, тәрбияләп аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә оныкларына куанып, аларны тәрбияләргә булышалар. Алар Рәйсә апаны да кадерләп соңгы юлга озаттылар.
Әнисен хөрмәт иткән, аның ризалыгын алган кеше бәхетле була шул!
Балтач районының хөрмәтле кешесе, Вагыйз абый кебек районыбызның иң өлкән десантчыларының берсе, язучы- журналист Рамазан абый Фәрзиев тә Вагыйз абый турында сокланып сөйли, туган авылы Чапшар, Тимирязев исемендәге колхоз, район өчен күп эшләр башкарган кеше ул, ди.
Бу елның 26 июлендә Вагыйз Васил улына 70 яшь тулды. Исәнлек-саулык, тазалык-байлык, бәхет, шатлыклар, озын гомер Сина Вагыйз абый!
Вагыйз абый хәзер дә авыл өчен кайгыра, яхшылыклар эшли, Тимирязев исемендәге колхозда җитәкче булып эшләгән абруйлы елларын сагынып исенә төшерә!
Зөлфәт Хәйруллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар